Кызыл таң » Яңалыклар » 10-08-2017: “Ел эшкуары-2017” кем булыр?

“Ел эшкуары-2017” кем булыр?

“Ел эшкуары-2017” кем булыр?
“Ел эшкуары-2017” республика конкурсы башланды. Бәйге Башкортстан Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән оештырыла, ул 2005 елдан үткәрелә.


Чараны оештыручылар – Башкортстан Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе, республика Сәүдә-сәнәгать палатасы, Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды.
Конкурста шәхси эшкуарлар, крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре, акционерлар, юридик берәмлекләр һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары катнаша ала. Үз бизнесын үстерүгә зур өлеш кертүче кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре “Ел эшкуары” исеменә түбәндәге номинацияләр буенча лаек була ала: “Җитештерү өлкәсендә (кече предприятие) иң яхшы ел эшкуары”, “Җитештерү өлкәсендә (урта предприятие) иң яхшы ел эшкуары”, “Авыл хуҗалыгында иң яхшы ел эшкуары”, “Сәүдә өлкәсендә иң яхшы ел эшкуары”, “Эчке туризм өлкәсендә иң яхшы ел эшкуары”, “Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы”.
“Ел эшкуары-2017” конкурсында катнашу өчен гаризалар республика Эшкуарлык оешмалары ассоциациясендә кабул ителә. Адресы: Уфа шәһәре, Индустриаль шоссе урамы, 44/1, 6нчы павильон. Тулырак мәгълүмат www.aop-rb.ru сайтында.

Кире күчергәБасып чыгарырга