Кызыл таң » Яңалыклар » 11-08-2017: Баласын - ...курьер аша

Баласын - ...курьер аша

Баласын - ...курьер ашаКытайдагы Фучжоу шәһәренең Фуцзянь провинциясендәге бер хатын курьер аша балалар приютына посылка җибәрергә уйлаган.

Курьер пластик тартманың селкенеп торуын һәм аннан тавыш килүен сизгән. Ләкин хатын тартманы ачарга рөхсәт итмәгән.

Курьер полициягә мөрәҗәгать иткән һәм тартма эчендә яңа туган бала булуы ачыкланган.

Берничә көн генә элек дөньяга килгән кыз бала дәваханәгә җибәрелгән. Медиклар белдерүенчә, әлеге вакытта аның хәле тотрыклы.

Баланың әнисе, әлбәттә, кулга алынган.

Кире күчергәБасып чыгарырга