Кызыл таң » Яңалыклар » 11-08-2017: Туймазыга Ватан сугышы батырының җәсәде кайтарылды

Туймазыга Ватан сугышы батырының җәсәде кайтарылды

Туймазыга Ватан сугышы батырының җәсәде кайтарылдыТула өлкәсендә эзләүләр үткәрүче отряд әгъзалары быел яз Харис Нәбиулла улы Нәбиуллинның җәсәден таба. Аның янында шәхси әйберләре, медальоны була.

22 июньдә Тула өлкәсе губернаторы, Русия Герое Алексей Дюмин катнашлыгында рядовой Харис Нәбиуллинның җәсәде туган җиренә кайтарып җирләү өчен тапшырыла.

Туймазыга Ватан сугышы батырының җәсәде кайтарылды


“Халык батырлыгы” базасы мәгълүматлары буенча 1907 елгы Харис Нәбиуллин 1941 елның 22 августында Кандра хәрби комиссариаты тарафыннан Туймазы районының Үрнәк авылыннан хәрби хезмәткә чакырылган. 82нче укчылар дивизиясе составында Читага озатылган. Арытаба гамәлдәге армиядә булган. 1942 елда хәбәрсез югалган.

Батырны туган төбәгендә җирләү тантанасында Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов катнашты һәм Ватан сугышы чоры тарихын бөртекләп тергезүгә зур көч салучы эзләнүчеләргә рәхмәт белдерде.

Туймазы яшьләре дә эзләнү хәрәкәтенә актив кушылды. Хатмулла Солтанов исемендәге отрядта 645 егет һәм кыз исәпләнә. 7 ел дәвамында алар берләшкән отрядлар составында эзләнү эшләре алып бара. Экспедицияләрдә табылган ядкәрләр район һәм республикадагы төрле дәрәҗәдәге музейларга тапшырыла.

Кире күчергәБасып чыгарырга