Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Удмурт чибәре Тәтешледә яши

Удмурт чибәре Тәтешледә яши Шушы көннәрдә Пермь крае Олы Гондырь авылында “Чеберина-2018” — удмурт гүзәлләре төбәкара бәйгесе үтте. Әлеге титул өчен Башкортстан һәм Пермь краеннан сигез кыз көч сынашты. Бәйгедә алар музыкаль, бию сәләтләрен күрсәтте, интеллектуаль алышка чыкты, милли киемнәрдә һәм кичке күлмәктә сәхнәдән үтте, үзләре әзерләгән милли ризыклар тәкъдим итте. Шулай ук, бәйгедә туган телне белүгә карата бирем бар иде.

Кызларның барысы да үз туган телләрендә иркен сөйләшә, барысы да яхшы укый икән. Моннан тыш, алар үзләренең искиткеч талантлы булуларын раслады – кайсы орчык кебек бөтерелеп биеде, кайсы искиткеч моңлы тавышы белән җыр сузды. Кыскасы, жюрига сылулар арасыннан иң-иңен сайлап алу бер дә җиңелдән булмады. Барлык конкурс шартларын да югары балларга үтеп, бәйгедә Тәтешле районының Вязовка авылыннан Мариалина Нуриәхмәтова җиңеп чыкты һәм “Чеберина-2018” титулын яулады!

27.04.2018 (№ 49 (25203)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»