20.03: Башкортстан көчле Президент – көчле Русия өчен тавыш бирде!

19 мартта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә Русия Президенты сайлауларының Башкортстан буенча йомгаклары белән таныштырды.
18 мартта үткән Русия Президентын сайлауда сигез кандидат: Бабурин Сергей Николаевич (“Русия гомум халык берлеге”), Грудинин Павел Николаевич (КПРФ), Жириновский Владимир Вольфович (ЛДПР), Путин Владимир Владимирович (үзен-үзе күрсәткән), Собчак Ксения Анатольевна (“Гражданлык инициативасы”), Сурайкин Максим Александрович (“Русия коммунистлары”), Титов Борис Юрьевич (“Үсеш партиясе”), Явлинский Григорий Алексеевич (“Яблоко”) көч сынашты.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов:
– Илдә бу мөһим чара оешканлык белән үтте. Якынча нәтиҗәләр буенча сайлауларда халыкның 67 проценты катнашты, республикада исә бу күрсәткеч – 75,4 процент.
Бу гражданнарның әлеге сайлауларга зур әһәмият бирүен, ил тормышында актив катнашуын күрсәтә.
Сайлауларда гамәлдәге Президент Владимир Путин җиңү яулады. Башкортстанда аның өчен 77,7 процент тавыш бирелгән. Республика халкы шушы рәвешле Владимир Владимировичның сәясәтен, соңгы алты елдагы эшчәнлеген ныклы хуплавын белдерде.
Кыскасы, Башкортстанда сайлаулар янә бер тапкыр җәмгыятьнең бердәм булуын раслады. Владимир Путин өчен тавыш биргән 1 миллион 780 мең кеше хәзер яңа карарлар, киләчәккә яңа адымнар һәм яңача икътисади үсеш көтә.

— Тавыш бирүдә республика сайлаучыларының 75,45 проценты (2297834 кеше) катнашты. Бакалы, Кырмыскалы, Салават, Тәтешле, Чакмагыш һәм Шаран районнары халкының — 90 проценттан артыгы, Салават районында 92,11 процент сайлаучы сайлау участокларына килде, — диде Хәйдәр Вәлиев. – Протоколларны тикшергәннән соң, шуны әйтергә мөмкин: гамәлдәге ил җитәкчесе Владимир Путин өчен республика сайлаучыларының 77,69 проценты тавыш бирде. Павел Грудинин — 12,09, Владимир Жириновский – 5,03, Ксения Собчак — 1,26, Сергей Бабурин — 0,69, Максим Сурайкин — 0,89, Борис Титов – 0,69, Григорий Явлинский 0,84 процент тавыш җыйды.
Башкортстанда Русия Президентын сайлауларда участокларда 11993 күзәтүче эшләгән. Европа Хәвефсезлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ), шулай ук, БДБ илләре күзәтүчеләр миссиясенә кергән Дания, АКШ, Финляндия, Италия, Төркия, Швеция, Швейцария, Польша, Казахстан һәм Белоруссиядән күзәтүчеләр булган. Сәяси кампания барышын 104 киң мәгълүмат чарасыннан 250 журналист яктырткан.
Сайлау кампаниясе башланганнан алып республика Үзәк сайлау комиссиясе 80 мөрәҗәгать кабул иткән. Аларның 34е — мәгълүмат бирү һәм агитациягә, 9ы тавыш бирү тәртибенә аңлатма бирүгә кагылышлы. Сайлау көнне 16 мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар сайлаучылар исемлеге, агитация тәртибен бозу, урында тавыш бирү, тавыш бирү участогына күзәтүчене кертүгә кагылышлы. Интернет челтәрендә законнан тыш агитация алып баруга кагылышлы 9 мөрәҗәгать буенча хокук саклау органнары административ протокол төзегән.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, 18 мартта узган Президент сайлауларында илнең бүгенге җитәкчесе Владимир Путин үзенең карьерасында рекордлы күләмдә тавыш җыйган – аның өчен 56 миллион граждан тавыш биргән.
19 март иртәсенә Русиядә бюллетеньнәрнең 99,80 проценты эшкәртелгән. Владимир Путин өчен тавыш бирүчеләр – 76,67 процент тәшкил итә, Павел Грудинин – 11,79, Владимир Жириновский – 5,66, Ксения Собчак – 1,67, Григорий Явлинский – 1,04, Борис Титов – 0,76, Максим Сурайкин – 0,68, Сергей Бабурин 0,65 процент тавыш җыйган.
Новости русской версии сайта

23.04.2018 :: Общество

Яңа номер

Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF

Рубрикалар
Материаллар архивы
- Апрель 2018 (439)
Март 2018 (543)
Февраль 2018 (471)
Январь 2018 (380)
Декабрь 2017 (472)
Ноябрь 2017 (392)

«Республика Башкортостан»
otc appetite suppressant