Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Халыкчан күңелле, заманча карашлы

12.07: Халыкчан күңелле, заманча карашлы

Халыкчан күңелле, заманча карашлы Яшьлек – кеше гомеренең иң гүзәл, иң матур чагы. Чыннан да, күпме хыялларны тормышка ашырасы, алга куйган максатларга ирешәсе бар. Әлбәттә, боларның һәркайсы тырышлык таләп итә, әмма яшьлеккә гадәти булган активлык, позитивлык һәр башлангычны җиңел генә кабул итеп, аны ахырына кадәр җиткерү дә ярдәм итә.

Уфа шәһәрендә яшәүче Кадрия Исламова да үзенең активлыгы, талантлы булуы белән сокландыра. 18 яшьлек кыз әлеге вакытта Уфа сәнгать училищесының вокал сәнгате бүлекчәсендә 3нче курста укый. Кыз әти-әнисенең тәүге баласы булып Уфа шәһәрендә туган. Берникадәр вакыттан соң гаилә Себер якларына күчеп киткән.
Кадриянең әнисе дә сән­гать­кә гашыйк кеше. Надым шәһәренең Приозерная поселогында яшәгәндә Зөһрә апа урындагы хорда җырлый башлый. 5 яшьлек Кадрия һәм аның 3 яшьлек сеңлесе Фирузаны да һәрвакыт үзе белән йөрткән, чөнки кызларның әтисе һәрвакыт эштә булганлыктан, бала­ларның үзләрен генә өйдә калдырмаган. Әни­сенең чыгыш ясаганын күреп, кыз да сәхнә артында һәрвакыт аңа кушылып җырларга гадәтләнгән. Бервакыт гармунчы моны күреп калып, кызны үзе янына чакырып, җырлатып карый. Кечкенә Кадриянең халык җырын башкаруы шунда ук күпләрне таң калдыра.
– Гаиләмдә җырчылар күп дип әйтә алмыйм, шулай да ике картәтием дә уен коралларында уйный иде. Музыкага мәхәббәт, бәлки, алардан, әниемнән күчкәндер, – ди Кадрия.
Кадрия мәктәптә укыганда да бик актив була. Рәсем төшерергә дә, кул эшләре башкарырга да ярата ул. “Артист тормышы бик катлаулы. Әти-әниең бу һөнәрне сайлавыңа каршы килмәдеме?” – дигән сорауга ул болай җавап бирә:
– Җырчы һөнәренә алар каршы булмады. Әмма 9нчы сыйныфны тәмамлап, берүземне Себер­дән Уфага укырга җи­бәрергә икеләнделәр. Теләгемә каршы төшмәгәннәре өчен аларга рәхмәтлемен, чөнки мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм, – ди ул.
Беренче курсны тәмамла­ганда укытучылары кызның бик көчле тавышын күреп, аны академия вокалы бүлекчәсенә укырга күчерә. Монда кыз талантын ачар өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр тудырыла.
Күптән түгел Кадрия Стәр­летамак шәһәрендә үткән “Чәчәк ат, төягем Башкортстан” җыр конкурсында 2нче урынга лаек булды. Моннан тыш, кыз шәһәрдә үткән башка чараларда да актив катнаша. Шулай ук ул рес­публиканың “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе, “Сәхибҗа­мал”, “Берлек” иҗтимагый оешмалары оештырган чараларда да еш чыгыш ясый. Кызның нәкъ шундый чараларда катнашуы очраклы түгел, чөнки ул күбрәк халык җырларын башкарырга ярата.
– Бәләкәй чагымда җырлау­дан тыш, халык биюләре түгәрәкләренә йөри идем. Миңа үзебезнең гореф-гадәтләр, халык көйләре, биюләре аеруча ошый. Авылда яшәүче карт­әнидән төрле тарихи вакыйгалар турында сөйләтергә яратам. Элекке кул эшләре белән дә кызыксынам. Мәсәлән, элек яшь кызлар бирнәгә үзләренең кул эшләрен әзерләгән. Мин дә бүген шушы эш белән мәшгуль. Чиккән сөлгеләр, мендәр тышлыклары, яңа туган сабыйга кирәк-ярак – боларның барысын да зур кызыксыну белән эшлим, – ди кыз.
Кадрия бәйләгән уенчыклар, киемнәргә сокланмый мөмкин түгел. Элекке кул эшләрен заманча башкару бу шөгыльгә заманча сулыш биреп кенә калмый, гореф-гадәтләребезнең югалмавына да зур этәргеч булып тора.
– Хыялым – Казандагы сән­гать институтына укырга керү. Уку миңа авыр түгел, училищеда да бары тик “бишле” билгеләренә генә укыйм. Бик күп җырчыларны үстергән институтта да белем алу авыр булмас, дип уйлыйм, – ди ул.
Киләчәккә шундый матур хыяллар белән яшәүче кызга бары тик уңышлар гына телисе килә.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



Малай өстенә стена җимерелгән...
Сегодня, 11:45 :: Җәмгыять
Малай өстенә стена җимерелгән...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»