Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Без тарихта эзлебез!

25.06: Без тарихта эзлебез!

Без тарихта эзлебез!Изге Болгар җыены елдан-ел күбрәк мөселманнарны җәлеп итә.

Бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән җирдә ата-бабаларыбыз рухына дога кылу һәм тарихыбызны, рухи мирасыбызны торгызу максатыннан оештырылган Изге Болгар җыенында быел да катнашу насыйп булды. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте оештырган сәфәргә ике заманча автобуста 110 кеше чыктык. 12 июньдә Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетендә ястү намазыннан соң юлга кузгалдык.


13 июньдә иртә белән нурлы Казанга килеп җиттек һәм кунакханәгә урнаштык. Бераз ял итеп, төшке аш ашаганнан соң Казанның истәлекле урыннары белән таныштык. Кремль, Кол Шәриф һәм Мәрҗани мә­чет­ләрен, Иске татар бистәсен карадык, фотога төштек.
14 июньдә татар халкының дини, мәдәни һәм изге тарихи җире Болгарга килеп җиттек. Әле бик иртә булуга карамастан, машина кую урыннары тулы, юлда җиңел автомобильләр һәм автобуслар агымы... Татар­станның Спас районындагы борынгы Болгар шәһәрчегендә үткәрелүче Изге Болгар җыены елдан-ел күбрәк мөселман­нарны җәлеп итә. Татарстан, Баш­кортстан, Чувашстан, Марий Эл, Удмурт республикаларыннан, Чиләбе, Самара, Ульяновск, Ырынбур, Киров өлкә­ләре, Пермь крае һәм башка тө­бәк­ләрдән, чит илләрдә яшәү­че меңләгән милләттәш­ебез бирегә җыела. Казанда алтынчы тапкыр оештырылган Бөтен­русия татар дин әһелләре форумында катнашкан имамнар килде.
Тарихка күз салсак, татар халкының күренекле дин әһел­ләре элекке заманнарда ук Болгар җиренә килеп догалар укыган, бөек галимнәребез дә анда барган. Күренекле татар мәгъ­рифәтчесе, дин галиме, реформатор, фәлсәфәче һәм тарихчы Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани­нең ким дигәндә ике тапкыр Бол­гарга килүе, язма калдыруы мәгълүм. Ул монда Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм­нең сахабәләренең каберен эзләгән. “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабында Мәрҗани хәзрәтләре үзе турында болай дип яза: “1287 елда (милади белән 1870) мин үз гаиләм белән Болгарны кабат зиярәт кылдым һәм аның манарасы башына менгәч, минем башка шундый уйлар килде: “Бу манарага беркем дә күтә­рел­мәгән, аннан беркайчан да азан әйтмәгән, анда бервакыт та тәкбир әйтү ишетелмәгән кебек. Болгарда бервакытта да мөселманнар яшәмәгән, алар аның урамнарыннан үтмә­гән кебек. Юк, болар барысы да булган, тик вакыт кына элек­кене үз вакыйгалары белән җуеп бетергән. Мосафирларда сагыш хисләре уяткан гүзәл Болгарга Аллаһ тынычлык әйләсен”.
Шулай ук сигезенче мөфти, мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең май аенда Болгарга килеп, шушы изге урыннарны зиярәт иткәнлеге мәгъ­лүм.
Быелгы җыен ике вакыйга белән тарихта калачак. Беренчесе, Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасы алдыннан Ак мәчеттә, “Русия мөселман­нарының социаль доктринасы” кабул ителде. Мөһим килешүгә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗет­дин, Русия мөфтиләре шурасы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хәзрәт Бердиев кул куйды. Чарада Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңне­ханов, Дәүләт киңәшчесе, тари­хи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
2013 елның 22 октябрендә ил Президенты Владимир Путин Уфада дини оешмалар башлыклары белән очрашуда Ислам дөньясында күзәтелгән радикаль идеологияләргә каршы Русия мөселманнары өчен бердәм социаль доктрина булдыру мөһимлеге турында әйткән иде. Документ Ислам гыйлеме, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Вячеслав Полосин рәислегендәге эшче төркем тарафыннан әзерләнгән. Русия төбәкләрендә аның буенча фикер алышулар булды, Җыенда социаль тәгълимат киң җәмә­гать­челеккә тәкъдим ителде.
Русия мөселманнары өчен әлеге рәсми документ илнең барлык мөселманнары ихтыяҗ­ларын тәкъдим итүнең үтемле чарасы булачак. Доктрина ярдә­мендә, илебездә яшәүче теләсә кайсы дин һәм милләт вәкиленә Исламның төп принциплары һәм бәхәс уята торган трактовкалары аңлаешлы булачак. Документ җәмгыятьтәге әхлак һәм сәламәт яшәү рәвеше, гаилә һәм балалар, ватанпәрвәрлек, экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләрен, шулай ук, дәүләт һәм дәүләт хезмәтенә, Русия законнарына, башка дин вәкил­ләренә мөнәсәбәт кебек мәсьә­ләләрне үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында соңгы елларда Болгар музей-тыюлыгының танымаслык булып үзгәрүе, аның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турында әйтте. Ул моны Татарстанның беренче Президенты, тарихчылар, археологлар, халык тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган уртак җиңү дип атады. “Кул куелган килешү — җитди адым, документ позициябезне системага сала. Без кемнең, Исламда булып, Коръән буенча яшәвен, кемнең аны үзенчә аңлап, явызлык тарафдары булуын төгәл аерырга тиеш. Ислам — игелек, ярату һәм хөрмәт дине”, — диде Рөстәм Миңне­ханов.
— Изге Болгар җыены бер­ничә ел зурлап үткәрелә. Исламны рәсми кабул иткән урында оештырыла торган әлеге чара халкыбызның бердәмлеген һәм рухи байлыгын елдан-ел ныгыта. “Русия мөселманнары доктринасы”н кабул итү — тарихи вакыйга, — диде Минтимер Шәймиев.
Икенчесе, Русия мөселман­нары Үзәк диния нәзарәте рәи­се, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Пәй­гам­бәребез Мө­хәм­мәт салләл­лаһу галәйһи вә сәлләмнең бер сакал бөрте­ген Болгарга бүләк итте. Мөсел­ман­­нар өчен мөба­рәк ядкарь хәзер Ак мәчеттә сакланачак. Ул мәчет рәвешендә эшләнгән тартмачыкка урнаштырылган. Уфадан Болгарга аны махсус сак астында Русия мөсел­маннары Үзәк диния нәзарәте Хакимияте җитәкчесе Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин алып килде. Анда ядкарь Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә тапшырылды. Баш мөфти Пәйгам­бәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм­нең 42нче буын оныгы Абдерраззак Әс-Саиди белән берлектә ядкарьне Рөстәм Миңнехановка тапшырды.
Төньяк Кавказ мөселман­нарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хәзрәт Бердиев сүзләренә караганда, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе исән чакта чәч бөртекләрен таратып, аларның бәрәкәт китерәчәген әйтеп калдырган. “Бу ядкарь Татарстанга, Русиягә бәрәкәт китерсен. Русия мөсел­маннары берләшсен, ә дәүләт җитәкчеләре моңа этәр­геч бирсен”, — диде Исмәгыйль хаҗи.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм­нең ике сакал бөртеге Уфадагы Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтендә сакланачак.
Мөселманнар өчен мөбарәк ядкарьләрнең Уфага ничек һәм кайчан килү тарихына күз салыйк. Истанбулның дистәләгән мәчет, мавзолей һәм музейларында Ислам ядкарьләре саклана. Солтан Сәлим ибн Баязит заманында гарәп җирләре сугыштан соң төрекләр кулына төшә. Шул вакыт Мисыр хәли­фәсендә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең таягы, мисвәге, башмагы, чәч һәм сакал бөртекләре әманәт булып сакланган була. 1517 елда җиңү­че төрекләр, ганимәт малларын төяп, шулай ук Пәйгам­бәрнең бу мирасын да Истанбулга алып кайта. Ядкарь­ләрне көмеш сандыкка салып, Солтан мәчетенең хәзинәләр бүлегенә куялар. Аларны тик Мәүлид бәй­рәмендә генә халыкка күрсә­тәләр. Бу истәлекләрне “Мөэван Мөбарәк” дип йөртәләр. Пәйгам­бәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сакал төкләрен һәм чәчләрен сәхабә­ләре җыеп барганнар. Истан­булның Солтан Сәлим, Сөләй­манн Кануни, Фатих Солтан Мехмәт һәм Әюп Солтан мавзолейларында бу ядькарьләрне күрергә мөмкин.
Диния нәзарәтенең бишенче мөфтие Мөхәммәдьяр хәзрәт Солтанов 1893 елның февра­лендә Уфадан 5 кешелек делегация җитәкчесе сыйфатында хаҗ сәфәренә юллана. Алар 9 мартта Истанбул шәһәренә барып җитә. 19 мартта мөфтине төрек солтаны Габделхәмид II кабул итә, ул Русия мөселман­нарының хәле турында сораша. Солтан мөфти Мөхәммәдьяр хәзрәтне Төркиянең II дәрәҗә “Госмания” ордены белән бүләк­ли. Солтан Габделхәмид II Русия мөселманнарына Пәйгам­бәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әманә­теннән өлеш чыгарырга боерык бирә. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сакал төкләрен балавызга утыртып катырганнар, гаять зур ихтирам һәм пөхтәлек белән ясалган, эче ефәктән, тышы перламутрдан эшләнгән кыйммәтле сандыкка салынган бу бүләкне мөфти Мөхәммәдъяр хәзрәт Солтановка тапшыралар. Уфада бу тарихи истәлекле бүләк утта янмый торган сандыкка салып саклана.
Мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлевның вафатыннан соң вакытлыча СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселман­нары Диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкаручы казый, президиум әгъзасы Мөхәммәт хәзрәт Тугызбаев 1951 елның февралендә үткән пленумдагы чыгышында бу ядкарь хакында искә алып үтә: “...Муфти Султанов Мухамедяр в 1893 году съездил в Мекку на паломничество, был в Стамбуле, повидался с султаном Габдулхамидом, от которого получил в подарок мусульманам России — “Мои мубарак” (волосы пророка Мухаммеда)”.
Изге Болгар җыенының бәйрәм программасы Истәлек билгесе янында Татарстанның Яшел Үзән районы имам-мөх­тәсибе Абдулхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуы белән башланды. Икенче ел җыен көнендә Болгарда “Иман моңы” Халыкара фестивале концерты үтә. Бәйрәм сәхнә­сендә борынгы мөнәҗәт­ләр һәм халык җырлары яңгырады.
Бу көнне Болгар шә­һәр­че­гендә Русиянең дини китап нәшриятлары күргәзмә-ярмин­кәсе, хә­ләл азык-төлек, кием-салым ярминкәләре гөр­ләде, “Болгар һөнәрче­леге үзәге” ачылды. “Ке­че манара” янында Баш мөфти Тәлгать хәз­рәт Таҗетдиннең “Тәүбә мәрә­симе”н тыңладык, сәфәргә килгән төр­кеме­без белән бергәләп өйлә намазы укыдык. Тәүлек әйләнә­сенә Коръән Кә­рим укыла башлаган Ак мәчеттә булдык.
Бирегә нинди максат бел­ән килгәнен аңламау­чылар­ны, ялгыш гамәл­ләр кылучыларны “Болгардагы мәчет манаралары, ташлар тирәли те­ләк­ләр теләп әйләнү, алар­ны үбү hәм башка шундый гамәлләр шәригате­безгә каршы килә hәм зур гөнаhлардан санала. Таш арасына акча кыстыру, куеп калдыру да ялгыш гамәл, бу акчаларны мохтаҗларга, авыруларга сәдака итеп бирсәк дөрес булыр”, дип искәртте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары.
Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече манара, Кара пулат, Ак пулат кебек борынгы архитектура һәйкәлләре, Истә­лек билгесе бинасында ачылган Коръән музее белән таныштык, Болгар цивилизациясе музеенда булып, бай тарихыбызны искә төшердек, татар халкы турында күбрәк мәгълүмат тупладык, бабаларыбыз рухына багышлап догалар укыдык.
Изге Болгар җыены Ак мәчеттә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗет­диннең Ислам динен үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш керткән бер төркем мөэмин-мөселманга нәзарәтнең бүләкләрен тапшыруы белән тәмамланды. Бүләк­ләнүчеләр арасында безнең белән сәфәр кылучы, күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә мәкаләсе дөнья күргән Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылы мәчете имам-хатыйбы Вакыйф хаҗи Таһиров булуы аеруча куанычлы. 25 ел дәвамында армый-талмый динебез Исламга хезмәт итүче ихтирамга лаек Вакыйф Таһир улын “Әл-Игътисам” (“Бердәмлек”) медале белән бүләкләнүе уңаеннан ихлас котладык.
15 июньдә иртәнге дүрткә Уфага кайтып җиттек. Изге Болгар җыенында катнашучылар сәфәрне оештыручы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте хезмәткәрләре Ислам хәзрәт Зиев, Гали хәзрәт Камалов һәм Роза ханым Тимергалинага ихлас рәхмәтләрен әйтеп хушлаштылар.

Уфа — Казан — Болгар — Уфа.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Матур әниләр мода күрсәтәчәк
Сегодня, 14:55 :: Җәмгыять
Матур әниләр мода күрсәтәчәк
Изгелеккә юллар киң
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Изгелеккә юллар киң
Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»