Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Эшлекле гамәлләр” дәвам итә

25.06: “Эшлекле гамәлләр” дәвам итә

“Эшлекле гамәлләр” дәвам итә“Бердәм Русия” партиясенең халык башлангычларын тормышка ашыруда ярдәм итүче яңа проекты уңышлы эшләп килә. Аның кысаларында чираттагы очрашу Уфа районының Черкассы һәм Кызыл Яр авылларында узды. Җыен хакында билгеле булгач, әлеге авыл Советына керүче башка торак пунктларда яшәүчеләр дә анда катнашырга теләк белдергән. Утырышта “Бердәм Русия” активистлары, район һәм авыл Советы депутатлары проект ярдәме белән хәл итү мөмкинлеге булган мәсьәләләрне тикшерде.

Халык тәүдә көнүзәк һәм киң таралган проблемаларны күтәреп чыкты. Черкассыда авыл­ны су белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Эссе көннәрдә халык эчәр суга да интегә.
Тагын бер проблема — фельдшер-акушерлык пунктларын заманча җиһазлан­дыру, дарулар һәм белгечләр белән тәэмин итү.
Яшьләр белән бәйле мәсьә­ләләр дә авыл халкын борчуга сала. Мәсәлән, урындагы клуб дистәләгән еллар эшләми. Аны тергезү өчен акча таләп ителә.
Кызыл Ярда да хәл ителәсе мәсьәләләр җитәрлек. Алар арасында — биш авылдан 239 бала укыган урта мәктәп­нең нигезен ремонтлау, балалар бакчасының тәрәзәләрен алмаштыру, мәдәният йор­тының актлар залын җылылык белән тәэмин итү, авыл янындагы чүплекне җыештыру.
— Мәктәп 70нче елларда төзелгән. Капиталь ремонт соңгы тапкыр 2001 елда эшләнде. Бүген вак-төяк ремонт эшләрен башкара алабыз. Нигезне яңарту үзебезнең көчтән генә килми, — ди мәктәп директоры Гүзәл Зөбәерова.
Көнүзәк проблемаларны хәл итәргә авыл халкы үзе дә әзер. Моның өчен кемдер финанс яктан ярдәм итәчәк, ә икенчеләр эшне башкарачак.
— Уфа районында ике җыен узды. Халыкның аларда теләп катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Көнүзәк мәсьәлә­ләрне хәл итүгә бүгеннән үк алыначакбыз, — диде “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Шәмсетдинова.
“Эшлекле гамәлләр”нең эшче төркеме 1 июльгә кадәр республиканың һәр муниципалитетында халыктан тәкъдим­нәр кабул итүне дәвам итә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»