Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Тиңнәр арасында тиң булыйк!”

27.06: “Тиңнәр арасында тиң булыйк!”

“Тиңнәр арасында тиң булыйк!”Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына ун гына көн калып бара. Аңа әзерлек кысаларында “Кызыл таң” нәшрияты үз укучыларына төрле мәгълүматка бай материаллар тәкъдим итеп килде. Узган айларда ШОС оешмасында әгъза булып торучы дәүләтләр хакында әзерләнгән махсус сәхифәләрдә без гәзит укучыларны Казахстан, Кытай, Кыргызстан һәм Таҗикстан белән таныштырдык, бу илләрнең Башкортстанда яшәүче һәм укучы вәкилләрен чакырып, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрдек. ШОС дәүләтләре белән таныштыруны тәмамлап, бүген без кояшлы Үзбәкстан турында сәхифә тәкъдим итәбез.

ҮЗБӘКСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ Урта Азиянең урта өлешендә, Сырдәрья белән Амудәрья елгалары арасында урнашкан. Ул Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Әфганстан белән чиктәш. Чик буеның озынлыгы — 6 мең 221 чакрым. Территориясенең мәйданы — 447 мең 900 квадрат километр, шуның өчтән ике өлешен — далалар һәм чүлләр, калганын таулар, үзәннәр һәм оазислар били. Үзбәкстан составында Каракалпак Республикасы да бар, ул ил территориясенең 37 процентын алып тора.
Үзбәкстан 1991 елдан үзаллы хокукый демократик республика дип атала, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге әгъзасы. Башкаласы Ташкентта 2,5 миллионнан артык кеше яши, ул — бу төбәктә метрополитен булган бердәнбер шәһәр. Дәүләт теле булып үзбәк теле исәпләнә, халыкның 80 проценты урыс телен төрле дәрәҗәдә үзләштергән. Инглиз телен мәҗбүри өйрәнү дәүләтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, шуңа үткән уку елында аны өйрәнү мотлак рәвештә 1нче сыйныфтан ук кертелгән. Үзбәкстан 1993 елда кириллицадан латин язмасына күчте.
Икътисади куәте ягыннан Үзбәкстанны дөньяда алдагы дистә елларда иң тиз үсешәчәк илләр исәбенә кертәләр. Табигый ресурслар байлыгы да шуңа ишарәли. Алтын запаслары буенча ил дөньяда — 4нче, бакыр буенча — 10нчы, уран буенча — 11нче. Соңгысының разведкаланган һәм бәяләнгән запасы 185,8 мең тонна тәшкил итә. Республиканың минерал-чимал базасы куәтле, аның ресурслары 3,5 триллион доллар белән бәяләнә. “Узбекнефтегаз” компаниясе табигый газ чыгару буенча дөньяда 11нче урында. Үзбәкстанның авыл хуҗалыгы машиналары, самолетлар, лицензия буенча “Дэу” һәм “Шевроле” автомобильләре җитештерү тәҗрибәсе бар. Эчке тулай продукт күләмендә авыл хуҗалыгының өлеше 38 процент тәшкил итә, төрле хезмәтләр күрсәтү — 36, сәнәгать җитештерүе — 26 процент. Юкка гына “ак алтын” дип йөртелмәгән мамык җитештерү буенча ил дөньяда — 6нчы, аны экспортлау буенча 3нче урында. Авыл хуҗалыгында, мамыктан тыш, иң мөһим продуктлар булып яшелчә-җимеш һәм бөртеклеләр (бодай, дөге һәм кукуруз) исәпләнә.
Русия белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 2011 елда 6 миллиард 688,3 миллион доллар тәшкил итте. Русия анда машиналар, корылма һәм җиһазлар, транспорт, металл, агач материаллары, целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре экспортласа, Үзбәкстаннан безгә, шулай ук, машиналар, җиһазлар, транспорт, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималлары, текстиль һәм аяк киемнәре китерелә. Бу ил Русиянең гомум товар әйләнешендә БДБ илләре арасында 4нче урынны били. Үзбәкстанның төп сәүдә партнерлары — Русия (29,2 процент), Кытай (9,5), Казахстан (8,3), Көньяк Корея (7,4), Төркия (4,4).
Илдә, 2014 ел башындагы мәгълүматларга ярашлы, 30 миллионнан артык кеше яши, аларның 49 проценты авылларда. Төп милләт вәкилләре барча халыкның 78 процентын (18 миллион 959 мең) тәшкил итә, урыслар — 5,5, таҗиклар һәм казахлар — 5әр, каракалпаклар 2 процент. Татарларның бу бүленештәге күрсәткече 1,5 процент, ягъни 324 мең кеше, ә 1989 елгы җанисәп вакытында 568 мең (кайбер чыганаклар буенча — 700 мең тирәсе) булган. Үзбәкстанның һәр төбәгендә диярлек Татар милли-мәдәни үзәкләре эшләп килә. 2000 елгы мәгълүматларга караганда, илдә 3 мең 707 башкорт яшәгән, әле Ташкент шәһәрендә Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Иҗтимагый-мәдәни үзәк эшли. Халыкның 93 проценты Ислам диненең Хәнәфи мәзһәбе сөнниләре, 4 проценты — христианнар, калганнары башка төр дин һәм дини агымнар тарафдарлары. Илдә 2050 мәчет һәм мәдрәсә, дини уку йортлары һәм Ислам үзәкләре эшли. Мәчетләргә бик күп халык, аеруча яшьләр, теләп йөри.
Бүген Башкортстанда, төрле чыганакларга караганда, 2300 үзбәк яши, Республика Дуслык йорты каршында аларның Милли-мәдәни үзәге эшләп килә.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изгелеккә юллар киң
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Изгелеккә юллар киң
Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»