Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Шәхси үрнәгендә тәрбияли

30.06: Шәхси үрнәгендә тәрбияли

Шәхси үрнәгендә тәрбиялиКушнаренко педагогия колледжында күренекле кешеләр белән очрашу күптән инде матур традициягә әверелгән. Колледж танылган укытучылар, язучылар, фән эшлеклеләре, җәмәгать эшләрен оештыручылар белән тыгыз элемтәдә яши. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Кадрия Ходайгулова да — уку йортында еш кунак. Ару-талу белмәс бу ханым 40 елдан артык халык мәгарифе өлкәсендә эшләгән. Ул — БАССРның мәгариф отличнигы, педагогия ветераны, республика Мәгариф министрлыгының бихисап грамоталары иясе. 2009 елның гыйнварыннан бирле Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Кушнаренко район оешмасын җитәкли. Республикабызның Балтач районында туып-үскән Кадрия Фәтхел кызы көчле рухлы, уңган, ярдәмчел булуы белән яше-картының хөрмәтен яулаган.


Кушнаренко педколледжында физик сәламәтлеге чикле студентлар да белем ала. Ел саен уку йортына мондый категориядәге 5-6 яшүсмер укырга килә. Алар район инвалидлар оешмасына әгъза булып керә. Уку дәверендә инвалидлар җәмгыяте белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар, республика күләмендә үткә­рел­гән спартакиадаларда, ярышларда, турслётларда Мактау грамоталарына лаек була, бадминтон, йөгерү, ату, гер күтәрү, өстәл теннисы, зур теннис ярышларында бик теләп катнаша. Студентларның шундый тулыканлы тормыш белән яшәвен­дә район инвалидлар оеш­масының өлеше бәяләп бетергесез.
Шунысы да мактауга лаек: оешманың эшчәнлек нәти­җәлә­ре һәркемнең күз алдында, район гәзите битләрендә, урындагы телевидение тапшыруларында яктыртылып бара, бүләкләр, дипломнар белән билгеләнә. Педколледж спортзалында оешма әгъза­ларының даими күнекмәләре үтә. Физкультура укытучылары сәламәт­лекләре чикле балалар белән аерым программа буенча шөгыльләнә. Колледж директоры Венер Әхмәров оешма эшләренә зур игътибар бирә, һәр мәсьәләдә ярдәм итүне үзенең изге бурычы дип исәпли. “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрү өчен дә бүлмәләр тәгаенләнгән.
Педколледжда өченче буын ке­шеләре өчен халык университеты укулары да оештырылган. Бу укуларны укытучылар үткәрә. Кадрия Фәт­хел кызы да беренчеләрдән булып физкультура, психология, инглиз теле, информатика дәресләренә йөри башлаган. Әлеге укуларга йөрүчеләр арасында хаклы ялдагы табиблар, бухгалтерлар, укытучылар, гому­мән, өлкән яшьтәге төрле һөнәр ияләре бар. Әлбәттә, инва­лидларның бу укуларда катнашуында Кадрия Фәтхел кызының шәхси үрнәге, һәркемгә әлеге матур башлангычта ярдәм кулы сузарга әзер торуы зур роль уйный.
Кушнаренко педагогия колледжы Кадрия Фәтхел кызына ныклы сә­ламәтлек, авыр язмышлы кешеләр мәнфәгатен яклауда арытаба да уңышлар тели һәм алдагы көннәрдә дә изге хезмәттәшлек җеплә­ренең өзел­мәячәгенә ышана.





Басып чыгарырга



Армиягә китә егетләр
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Армиягә китә егетләр
Бавырсагы телеңне йотарлык!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Бавырсагы телеңне йотарлык!
Кабак  утыртыргамы?
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Кабак утыртыргамы?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»