Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Эчмә, әни!

30.07: Эчмә, әни!

Эчмә, әни!“Изгелек” приютында шулай дип аталган фәһемле чара узды.

Чара хәзерге заманның иң борчулы проблемалары — эчкечелек, наркомания, авыр тормыш хәлендәге балалар язмышына кагылды. Чарада имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, нарколог Ринат Галимов, балалар хокуклары буенча вәкил Гөлнара Хәбибуллина, халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәге директоры урынбасары Әлфия Вәлиева, “Изгелек” приютының бүлек мөдире Гөлназ Бричкина, социаль хезмәт белгече Алина Вәлиәхмәтова һәм өлкән тәрбияче Гөлчәчәк Сәйфуллина катнашты.


Наркология белгече Ринат Галимов чыгышында нәкъ шушы гыйбарәне күз уңында тотты.
— Даими рәвештә исерткеч эчемлекләр кулланган гаиләдә­ге балалар бер­никадәр вакыттан үзләре дә шушы юлга басмыйча калмый. Бала туу, туган көн, Яңа ел кебек бәйрәмнәрне өстәл артында, алкоголь тулы табында үткәрү гадәткә керде. Балалар шуны күреп, белеп үсә. Аларда начар гадәтләр формалашуга иң беренче чиратта мәктәп тә, җәмгыять тә түгел, ә нәкъ гаиләдәге тәрбия этәргеч була. Монда геннар да зур әһәмияткә ия. Эчкече аналарның балалары зәгыйфь, ихтыярсыз, йомшак характерлы була. Шул ук вакытта аларга агрессивлык та хас, мондый сабыйлар тиз кызып китә, аралашырга яратмый, — ди табиб-нарколог.
Аның сүзләренчә, хатын-кызның эчә башлавы баштагы мәлдә сизелми. Ул начар гадәткә акрынлап ияләшә. Ә инде “яшел елан” белән ныклап дуслашкан гүзәл затларны дәвалавы бик авыр. Йөкле хатын-кызның алкоголь куллануы аеруча хәвефле. Ул үз организмыннан тыш сабыена да зур зарар сала.
Мәүлемҗан хәзрәт чыгышын киң мәгълүмат чаралары, полиция, хокук саклау органнары вәкилләренә мөрәҗәга­тьтән башлады:
— Миңа шәһәрдәшләр еш кына бер сорау бирә: “Наркотиклар, законсыз алкоголь эчемлекләре сату нокталары турында гәзитләрдә күп языла, ә чынбарлыкта шул урыннарны ачыклап, аларны юкка чыгару эше ни дәрәҗәдә соң? Бу сөйләүләр, язулар буш сүз генә булып каламы?” Шушы сорауга җавап итеп мин сөйләшүләр­дән катгый чараларга күчәргә вакыт дим. Бу юнәлештә тәүлегенә 24 сәгать буе эшләргә кирәк. Чөнки наркомания, эчкечелек кебек начар гамәлләрне башкача бетереп булмый. Һәрберебез бер генә кешене булса да бу сазлыктан чыгарсак, зур савап булачак.
Шәһәрнең дин вәкиле чарага чакырылган ата-аналарга да теләкләрен җиткерде.
— Сез балаларыгыз, дәү­ләт каршында бурычлы. Бү­генгә кадәр дөрес яшәмәсә­гез дә, гомерегезнең калган өле­шен лаеклы үткәрә аласыз. Аңга килегез, изге Рамазан аен­да тәүбә итегез! Һәм сез тирә-якның, үзе­гезнең, кеше­ләр­нең никадәр гүзәл булуын күрерсез. Мәүлемҗан хәзрәт сабыйларга тәм-томнар, күч­тәнәчләр дә алып килгән. Изге айда изге гамәл кылу бигрәк тә саваплы гамәл. Үзенең чыгышында ул “Изгелек” приютына даими килүен, балалар һәм аларның тәрбия­челәре алдында еш чыгыш ясавын да ассызыклап үтте. Нәтиҗәсе генә була күрсен.

Эчмә, әни!Балалар хокуклары буенча белгеч Гөлнара Хәбибуллина сүзләренчә, эчкечелек сәбәп­ләренең берсе — эшсезлек.
— Өйдә утырган, беркайда эшләмәгән хатын-кыз күп очракта җиңелчә кәеф күтәрү максатында исерткеч куллана. Һәм “яшел елан” колына әверелүен сизми дә кала. Эчкече ата-ананың баласы да шул юлга баса. Мисал өчен бер күңелсез хәлне бәян итәм. 1 сентябрьдә 1нче сыйныф укучылары бәй­рәмне билгеләп үтмәкче була. Ничек итеп дисезме? Бер стакан көмешкә белән! Башка кермәле хәл түгел, әмма бу балалар үскән мохит шундый, димәк. Көмеш­кәне нәни балаларга сатучылар да уйга калдыра… Алкоголь белән дус гаиләдә тәр­бияләнүче балалар үсә төшкәч тагын да җитдирәк проблемалар тудыра. Алар мәктәптә начар укый, дәрес­ләрне еш калдыра, тың­лаусыз була. Мондый балалар өйгә кунарга кайтмыйча, урамда йөрүне кулай күрә, тәртип­сезлекләр кыла. Ата-аналары аларны кайгыртмый, полициягә хәбәр итми. Нәтиҗәдә, балалар приютка эләгә. Без авыр хәлдә калучыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, әмма аларга иң беренче чиратта әниләренең кайгыртучанлыгы, җылысы, мә­хәб­бәте кирәк, — ди белгеч.
Гөлнара Хәбибуллина чарада катнашкан әниләргә мөрәҗәгать итте: “Сезнең яшәү урыныгыз, туганнарыгыз, ярдәм сорар кешеләрегез бар. Әмма күпчелегегезнең даими эш урыны юк. Нигә шулай булуын аңлата аласызмы?” Тик белгечнең соравы җавапсыз калганга, ул үзе сәбәпне ачып салды:
— Җавабыгыз юк, чөнки гаеп үзегездә. Яңа эш урынында хезмәт хакы яки аванс алу белән сез янә шул аракыга тотынасыз. Эш бирү­челәргә, әлбәттә, эчәргә яратучы хезмәткәр кирәкми.
Чараның ахырында кунаклар Р. Быковның “Я сюда больше никогда не вернусь” фильмын карады. Эчкечелек афәтенең чын йөзен күр­сәткән әсәр аналарга тәэсир иткәндер дип өметләнәсе кала. Чөнки соңгы арада исерткеч кулланып, балаларга кул күтәрү, аларны җәрәхәтләү очраклары ешая.
“Эчмә, әни!” чарасын оештырган “Изгелек” приюты хезмәткәрләренә зур ихтирам белдерәсе килә. Бу кешеләр балалар, үсмерләр күңеленә изгелек салу, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү өчен бар тырышлыгын куя.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Амалиягә тиңнәр юк
Вчера, 15:32 :: Җәмгыять
Амалиягә тиңнәр юк
Карчыкларның каргышы төшкере!
Вчера, 12:30 :: Җәмгыять
Карчыкларның каргышы төшкере!
Эчендә җаны бармы икән?!
Вчера, 10:00 :: Җәмгыять
Эчендә җаны бармы икән?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»