Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Башкортстан балын дөньякүләм киңрәк таныту зарур!

27.08: Башкортстан балын дөньякүләм киңрәк таныту зарур!

Башкортстан балын дөньякүләм киңрәк таныту зарур!Умартачыларның халыкара федерациясе ассоциациясе президенты Жиль Ратиа шундый фикердә.

Умартачылык үсеше, бал җитештерү буенча илдә генә түгел, дөньяда да Башкортстанга тиңнәр юк. Бездә куәтләрне арттырудан тыш, продукция­нең сыйфатын яхшыртуга, тармакны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә дә игътибар зур. Кичә “Акбузат” ипподромында үткән “Заман умартачы­лы­гы: фән, гамәли эш һәм инновацияләр” темасына түгәрәк өстәл һәм фәнни-гамәли конференция дә шушы максатка хезмәт итә. Аның эшендә рес­пуб­лика галимнәреннән тыш, ил төбәкләрен­нән, чит илләрдән дә кунаклар катнашуы да күп нәрсә ту­рында сөйли. Алар шунда ук оештырыл­ган ярминкәдә тәкъдим ителгән балдан җитеште­релгән 200дән артык продукция белән таныша алды.


Башкортстан балын дөньякүләм киңрәк таныту зарур!– Мондый чарага чакырганнары өчен оештыручыларга, республика җитәкчелегенә рәхмәтлемен, – диде Жиль Ратиа әфәнде. – Башкортстанны дөньяның башка илләре белән умартачылык юнәлешендәге хезмәт­тәшлеген яңа дәрәҗәгә чыгарырга тырышачакмын. Димәк, төбәктә җитештерелүче умартачылык про­дукциясенә халыкара базарда игътибар тагын да артачак. Дөньяда, барыннан да бигрәк, продукциянең сыйфатына игътибар итәләр. Сездә сыйфат дәрәҗәсенә игътибар һәм контроль зур булуы ачык күренә. Димәк, Башкортстан балын кайда да теләп һәм чират торып алачаклар.
Дәрәҗәле кунак ярминкәгә чыгарылган продукцияләр белән танышып, аларның сыйфатын да, тышкы бизәлешен дә югары бәһаләде.
Бүгенге көндә умартачыларны нинди мәсьәләләр борчый? Башкортстан балына дөнья базарында ихтыяҗ зурмы?
– Көнбатыш Европадан һәм башка илләрдән бал кортларының йогышлы чирләре үтеп керүенә чик кую мөһим, – диде бу хакта Башкортстанның Умартачылык һәм апитерапия буенча гыйльми-тикшеренү үзәге җитәкчесе Әмир Ишемгулов. Ә инде Башкортстан балының сыйфатына килгәндә, ул күптән дөньяга танылып өлгерде. Бүген АКШ, Япония, Франция, Кувейт, Мисыр, Кытай, Казахстан, Монголия һәм Германия безнең умартачылык продукциясен, бал кортларын даими сатып ала. Алай гына түгел, бездә аз яки бөтенләй җитештерелмәгән продукцияне сатып алырга теләк белдерүче чит илләр дә бар.
Тармакны үсешендәге мөһим мәсьәләләр фәнни-гамәли конференциядә дә үзәккә чыгарылды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Урлашырга өйрәтмә!
Сегодня, 16:11 :: Җәмгыять
Урлашырга өйрәтмә!
Бер-беребезне саклыйк...
Сегодня, 14:34 :: Җәмгыять
Бер-беребезне саклыйк...
Сабый фатирда бикләнеп калган
Сегодня, 12:02 :: Җәмгыять
Сабый фатирда бикләнеп калган
Коега егылып төшкән!
Сегодня, 10:52 :: Җәмгыять
Коега егылып төшкән!
Без – бер гаилә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Без – бер гаилә
Якты рухларына баш иик
Вчера, 15:14 :: Җәмгыять
Якты рухларына баш иик
Комбайны да бар!..
20-06-2017 :: Җәмгыять
Комбайны да бар!..
Без - бер гаилә
20-06-2017 :: Җәмгыять
Без - бер гаилә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»