Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алар безне сакласын, без аларны яклыйк

29.08: Алар безне сакласын, без аларны яклыйк

Алар безне сакласын, без аларны яклыйк“Полиция турында” Законга кертеләсе төзәтмәләр хокук сакчыларының вәкаләтләрен арттыруны күздә тота.

Республиканың Иҗтимагый палатасы “Полиция турында” Федераль законга кертергә тәкъдим ителгән берничә үзгәрешне хуплады. Тыңлауларда Башкортстанның Кеше хокуклары буенча вәкиле Рим Каюмов, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, министрлыкның хокукый бүлеге вәкилләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, хокук саклау органнары ветераннары, экспертлар катнашты.


Иҗтимагый палатаның законнар, гражданнарның хокукларын, сүз иреген яклау һәм коммерциядән тыш оешмалар белән үзара бәйләнеш комиссиясе рәисе Дмитрий Казанцев аңлатуынча, Башкортстан — әлеге мәсьәлә буенча алдан укулар үткәрергә әзер булуы турында белдергән беренче төбәк. Бу гражданнар иминлегенә юнәлтелгән документның мөһимлеген аңлау белән бәйле.
— Закон проекты, бер яктан, хокук сакчыларының вәкаләтләрен киңәйтсә, икенче яктан, законлы мәнфәгатьләрен яклауда гражданнарның үзләренең мөмкинлекләрен арттыра, — ди Дмитрий Казанцев.
Шушыңа җентеклерәк тукталыйк. Әле законда тыныч халыкның гомеренә куркыныч янаса, полицейский корал куллана алмый иде. Бу норма искерде, дип исәпли кайбер депутатлар һәм ул төзәтеләчәк. Законга кертеләсе төзәтмәләр ябып тотылучыларны (заложникларны) азат итү, терактны булдырмау яисә мөһим объектларга һәм дәүләт учреждениеләренә кораллы һөҗүмне кайтару өчен кирәк булса, яисә җинаятьченең полицейскийларга карата ут ачарга җыенуына шик туу белән хокук сакчыларына халык күпләп йөргән урыннарда да беренче булып кисәтүсез ут ачарга рөхсәт итә. АКШта, әйтик, нормалар катгый — анда чикләүләр юк, полицейский аз гына шик туса да ата ала. Ә бездә моның өчен нигез кирәк. Чөнки аннары тикшерү үткәреләчәк, хезмәткәрнең коралны нигезсез куллануы ачыкланса, җәза биреләчәк, кайбер очракта җинаять җәзасы. Шуңа күрә безнең илдә хокук сакчылары гомерләренә куркыныч янаса да, закон бозудан куркып, табель коралын кулланмый һәм еш кына үзләре корбан була.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Матур әниләр мода күрсәтәчәк
Сегодня, 14:55 :: Җәмгыять
Матур әниләр мода күрсәтәчәк
Изгелеккә юллар киң
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Изгелеккә юллар киң
Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»