Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Закон да бар, таләп тә бар, үтәүчесе генә юк...

28.10: Закон да бар, таләп тә бар, үтәүчесе генә юк...

Закон да бар, таләп тә бар, үтәүчесе генә юк...Тәмәке тартучыларны “авызлыкларга” телибез икән, контрольне бермәбер көчәйтергә кирәк.

Агымдагы елның 14 ок­тябреннән Русия тер­ри­ториясендә ачык һавада һәм бина эчендә тәмәке тарту өчен махсус урыннар бүлү һәм аларны җиһазлау турында таләпләр үз көченә керде. Алар 2013 елның 1 июленнән гамәлдә булган “Гражданнар сә­ламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту нәтиҗә­ләреннән саклау турында” 15нче санлы Федераль законны тулыландырды.


Мәгълүм булуынча, әлеге законга ярашлы, барлык белем бирү һәм социаль учреж­дениеләрдә, дәваханәләрдә, мәдәният, спорт объектларында, стадионнарда, пляжларда, паркларда, балалар мәйдан­чык­ларында, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында, автозаправкалау стан­цияләрендә, вокзалларда, аэропортларда, метрога, само­летка кергән җирдә, дәүләт власте органнары урнашкан биналарда, эш урын­нарында, күп­фатирлы йорт­лар­ның лифт­ла­рында һәм подъезд­ла­рында тәмәке тарту катгый тыела. Тәмәке тартырга бары тик ачык һа­вада моның өчен махсус бүленгән урыннарда, бина эчендә исә вентиляция сис­темасы белән җиһаз­лан­ды­рылган аерым бүлмәләрдә генә рөхсәт ителә.

Янә килеп, яңа таләпләргә ярашлы, ачык һавадагы тәмәке тарту урын­нарында “Тәмәке тарту урыны” билгесе, төпчекләр өчен савыт куелырга һәм караңгы вакытта ул яктыртылырга тиеш. Ябык биналардагы тәмәке тарту урыннарында болардан тыш янгын сүндерү корылмасы һәм төтен чыкмаслык ишек урнаштыру таләбе дә куела. Яңа таләпләр, шулай ук, көнкүреш хезмәте күрсәтү, сәүдә, җәмәгать туклануы биналарында, базарларда, стационар булмаган сәүдә объектларында да тәмәке тартуны чикли.

Законны бозган өчен җитди штрафлар да каралган. Мәсәлән, җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен физик берәмлеккә 1000-1500 сум, самолетта көйрәтсә — 20-50 мең сум штраф салына ала. Балаларга тәмәке саткан өчен вазыйфалы кешеләргә 8-10 мең сум, юридик берәмлекләргә — 80-90 мең сум күләмендә штрафлар каралган. Тәмәке тарту өчен урыннар бүлү һәм аларны җиһазлау турында таләпләрне санламау исә вазыйфалы кешеләр кесәсенә — 20-30 мең сумга, юридик берәмлекләргә 50-80 мең сумга сугачак.

Әйтергә кирәк, илдә тәмәке тартуга бәйле таләпләрнең бермәбер катыландырылуы очраклы түгел. Чөнки бик күп бәлаләргә нәкъ әлеге начар гадәт сәбәпче булып тора. Мәсәлән, медицина хезмәткәрләре тәмәке тартуга каршы законның һәм яңа таләпләрнең үз көченә керүе илдә көйрәтүчеләр санын 40-50 процентка кыскарту, шул рәвешле әлеге начар гадәт сәбәпче булган үлемнәр санын елына 150 меңгә киметү мөмкинлеге бирер, дип өметләнә. Статистика күрсәтүенчә, тәмәке тарту сәбәпле, ел саен 400 мең чамасы кеше гомере белән хушлаша икән. Шуңа да тартучылар санын киметү, аеруча яшьләрне бу начар гадәттән курчалау көн таләбе булып тора.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»