Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җилдән туена, кояштан сыйлана!

28.10: Җилдән туена, кояштан сыйлана!

Җилдән туена, кояштан сыйлана!Уфада үтүче XV Русия энергетика форумында тагын нинди техника могҗизаларын күрергә мөмкин?

Арзан энергетика эшләп чыгару, энергияне сакчыл тотыну мәсьәләләренә дөнья күләмендә игътибар артканнан-арта бара. Чөнки шул рәвешле байтак акчаны янда калдырырга, экологиягә зыян салуны күптапкыр киметергә мөмкин. Бу юнәлештәге казанышлардан предприятиеләр дә, халык та, табигать тә ота. Шуңа күрә Уфада оештырылган форум җәмгыятьтә зур кызыксыну уятып, республика тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсенә әверелде.


— Энергетика — бик мөһим тема, —диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов форумны ачу тантанасында. – Бу хакта бик күп сөйләргә мөмкин. Әлбәттә, сүз энергияне нәтиҗәле тотыну, аның яңа чыганаклары турында бара. Аларга илнең һәм икътисадның ихтыяҗы зур. Бүген старт алган күргәзмә энергия мәсьәләсен яңача хәл итү юлларын билгеләүдә мөһим чара булып тора.

Чарада “ШОС һәм БРИКС энергетикасы” һәм “Энергияне сакчыл тотыну. Яктылык техникасы. Кабель” халыкара күргәзмәләре дә оештырылды. Русиянең 17 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән компанияләр 120 экспонат тәкъдим итте. Биредәге һәр җиһаз, һәр технология игътибарга лаек. Күргәзмәдә Башкортстан компанияләре дә лаеклы урын били. Кайберләре белән якыннан таныштык. Әйтик, “БАШЭЛ” җәмгыяте су, эретелгән шикәр һәм башка сыекчаларны куучы насос җыйган. Ул, электр энергиясен күпчелек предприятиеләрдә кулланылучы шундый ук насос белән чагыштырганда, 30 процентка азрак сарыф итә.

Күргәзмәдә җәмәгатьчелек игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителүче югары технологияләр дә күп. Шуларның берсе — Уфада “ГСИ СНЭМА” җәмгыятендә уйлап табылган “МОБУС” күчмә элемтә комплексы.

— Җиһаз кояш һәм җил энергиясен файдаланып, бер сәгать эчендә эшли башлый, — диде “МОБУС” турында җәмгыятьнең автоматлаштыру чараларын төзекләндерү мәйданчыгы җитәкчесе Александр Кекин. – Аның ярдәмендә Интернетка тоташырга, кесә телефоныннан сөйләшергә, ерак араларга мәгълүмат тапшырырга мөмкин. Корылма хәрбиләр һәм коткаручылар тарафыннан кеше үтә алмаслык урыннарда файдаланыла ала. Шулай ук радиомаяк буларак та хезмәт итәргә мөмкин.

Күргәзмәдән тыш, форумда 17 эшлекле чара каралган. Эшлекле программа сигез секциядән тора. Катнашучылар көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикер алыша. Уфадагы форумның шушы үзенчәлеге аның дәрәҗәсен тагын да арттыра, әһәмиятен күтәрә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Урлашырга өйрәтмә!
Сегодня, 16:11 :: Җәмгыять
Урлашырга өйрәтмә!
Бер-беребезне саклыйк...
Сегодня, 14:34 :: Җәмгыять
Бер-беребезне саклыйк...
Сабый фатирда бикләнеп калган
Сегодня, 12:02 :: Җәмгыять
Сабый фатирда бикләнеп калган
Коега егылып төшкән!
Сегодня, 10:52 :: Җәмгыять
Коега егылып төшкән!
Без – бер гаилә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Без – бер гаилә
Якты рухларына баш иик
Вчера, 15:14 :: Җәмгыять
Якты рухларына баш иик
Комбайны да бар!..
20-06-2017 :: Җәмгыять
Комбайны да бар!..
Без - бер гаилә
20-06-2017 :: Җәмгыять
Без - бер гаилә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»