Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кырмыскалы – икмәкле төбәк

29.10: Кырмыскалы – икмәкле төбәк

Кырмыскалы – икмәкле төбәкКырмыскалы — республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче районнарның берсе. Соңгы елларда биредә авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе артуы дәвам итә. Кече һәм урта малтабарлыкны үстерүдә, төзелеш тармагында зур эшләр башкарылды. Узган елда, мәсәлән, тулай аграр җитештерү күләме 2,5 миллиард сумга якынлашты. Сәнәгатьтә җитештерү һәм төрле хезмәтләр күрсәтү күләме, шулай ук, 2 миллиард сумга җитте. Кырмыскалылылар быел, һәр гектардан уртача 22,4 центнер уңыш алып, ашлыкның тулай җыемын 84 мең тоннага җиткерде.
Башкортстанда районның үз бренды булган продукцияләре дә аз түгел. Республика сәүдә нокталарында “Бозаяз алмалары” байтак еллар дәвамында сатып алучылар тарафыннан зур бәя алды. Ә инде “Кырмыскалы икмәге”нең һәр көнне тирә-як шәһәрләргә һәм районнарга дистәләрчә тонналап озатылуы гаҗәп тоелмый. Икмәк комбинаты продукциясен башкалабыз Уфада да һәрвакыт көтеп алалар.
Кырмыскалылылар ирешкән уңышларның сере нәрсәдә? Соңгы елларда биредә нинди матур үзгәрешләр булган? “Кызыл таң”ның күчмә редакциясе журналистлары күптән түгел уңган һәм кунакчыл, булдыклы халык яшәүче шушы төбәктә булып, очрашулардан якты тәэссоратлар белән кайтты.


— Тәмле икмәкнең сере – эшче­ләребезнең аңа мөнә­сәбәте, эш шартлары, колмак, тәҗрибәле оста куллар һәм биредәге һава үзе, — дип шаярта икмәк комбинаты директоры Альфира Богданова.
Составы гап-гади: он, су, колмак чүпрәсе, тоз. Альфира Идрис кызы әй­түенчә, рецепт бер үк булырга мөм­кин, тик күп нәрсә әзерләү техноло­гиясенә бәйле.
Чыннан да, алар җитеш­тергән продукцияне күпләр кибет киштәсен­нән эзләп ала. Комбинат узган елда “Кырмыскалы икмәге” товар билгесе алган. Район кулланучылар җәм­гыяте карамагындагы пред­приятие куәт­ләрне, продукция төрләрен арттыру, яңа технологияләр кертү буенча актив эшли. 90нчы елларда нигез салынган икмәк комби­на­тының яңа бинасын төзү 2011 елда дәвам итә. Бер елдан сафка кертелгән объект 24 миллион сумга төшә.
Бик күп тәкъдимнәрне өйрәнгән-нән, күргәзмәләрдә булганнан соң, икмәк пешерү өчен традицион кирпеч мичләр салдырырга карар итәләр һәм отылмыйлар. Мондый мичтә пешкән икмәк хуш исле һәм тәмле була. Тагын бер елдан печенье һәм прәннек җитеш­терү цехы эшли башлый. Кырмыскалы икмәк комбинатында тәүлегенә 14 тонна икмәк һәм 800 килограмм кондитер эш­лән­мәләре җитештерелә. Продукция төре исә 15тән 95кә җиткән. Тагын крендель җитеш­терү җиһазы сатып алырга ниятлиләр. Яңа цехлар сафка кер­телгәч, 30 өстәмә эш урыны ачылган. Бүген коллективта 131 кеше хезмәт сала.
Комбинат продукциясен респуб­ликаның 20дән артык районына озата. Уфада – 380, Стәрлетамакта — 80, Кырмыс-калының үзендә 200 сәүдә ноктасы бар. Аларга продукцияне 13 машина илтә.
— Күрше төбәкләрдән килгән коллегаларга цехларны күрсәтеп, тәҗ­рибә уртаклашканнан соң да аларның про­дукциясенең тәме башкача килеп чыга, — ди җитәкче.
Димәк, Кырмыскалы ик­мәге­нең тәме – онытылмас, аны пешерү неч­кәлекләре барыбызга да сер булып калсын.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балалар ялы - дәүләт игътибарында
Сегодня, 14:56 :: Җәмгыять
Балалар ялы - дәүләт игътибарында
Аларга ышанабыз бит!
Сегодня, 12:35 :: Җәмгыять
Аларга ышанабыз бит!
Уфада рекорд куелырмы?
Вчера, 13:28 :: Җәмгыять
Уфада рекорд куелырмы?
Уфада крематорий төзелерме?
Вчера, 11:27 :: Җәмгыять
Уфада крематорий төзелерме?
“Чүп машинасы”
Вчера, 10:47 :: Җәмгыять
“Чүп машинасы”
Дуслык канатында яз килә!
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Дуслык канатында яз килә!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»