Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Уңай бәя бирелде

29.10: Уңай бәя бирелде

Уңай бәя бирелдеУфа үзәгендә калкып чыккан “Хилтон” кунакханәсендә эшләр оешкан төстә бара.
Мәгълүм булуынча, 2015 елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтәчәк. Чарага әзерлек кысаларында Уфа аэропорты төзекләндерелә. 2013-17 елларда бу максатка 9 миллиард 400 миллион сум акча бүлү планлаштырыла. Шуның 7,5 миллиард сумы – федераль бюджеттан. Югары уку йортларын төзекләндерүгә 150 миллион сум акча юнәлтелә. Чара кысаларында башкалабызга бик күп дәрәҗәле кунаклар килүе көтелә. Билгеле, аларны тиешле шартларга җавап бирүче яшәү урыннары белән тәэмин итү зарур. Дүрт кунакханә ел ахырында ишекләрен ачачак. 2015 елның апреленә кадәр янә өч кунакханә эшли башлаячак. Нәтиҗәдә, номерлар фонды 3700гә җитәчәк. Әйткәндәй, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов объектлардагы эшләрне 2015 елның маена тәмамлау бурычы куйды. Кунаклар килүгә объектлар әзер булырмы? Шушы сорауга җавап эзләп, Уфа үзәгендә төзелүче “Hampton by Hilton Ufa” (“Хилтон”) кунакханәсе төзелеше белән таныштык.


— Диварларны күтәреп, тәрәзәләр куйдык, — диде участок җитәкчесе Рөстәм Султакаев. — Әлеге вакытта бина эчендә дә, тышта да төзекләндерү эшләре дәвам итә. Асфальт түшибез, бордюрлар урнаштырабыз. Сынатмыйча, объектны тиешле вакытта файдалануга тапшыра­чакбыз.
— Кунакханә террито­рия­сенә 500 бордюр урнаштырылачак, — диде участок мастеры Вадим Фәйзуллин. — 2000 квадрат метрга ком-таш катнашмасы, вак таш һәм асфальт түши­без. Мөһим эшкә 20 белгеч, биш берәмлек техника җәлеп ителгән. Төзек­ләндерү эшләре вакытында тәмам­ланачак.
Әйткәндәй, 6500 квадрат метрлы “Хилтон” кунакханә­сендә 160тан артык номер булачак. Биредәге фитнес-үзәк, лобби-бар, конференц-зона тәүлек әйләнәсенә эшләячәк.
* * *
Кичә Уфага Русия Пре­зиденты ярдәмчесе, илебезнең Шанхай хезмәттәшлек оеш­масында һәм БРИКС берләш­мәсендә рәислек итүен әзерләү һәм тәэмин итү буенча оештыру комитеты рәисе Юрий Ушаков, Президент советнигы, комитет секретариаты җитәкчесе Антон Кобяков, Президентның Протокол идарәсе начальнигы Владимир Китаев килде. Югары кунаклар Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларында файдаланылачак объектлардагы эшләр бары­шыннан канәгать калды һәм республика җитәкчелегенең бу юнәлештәге эшен уңай бәяләде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балалар ялы - дәүләт игътибарында
Сегодня, 14:56 :: Җәмгыять
Балалар ялы - дәүләт игътибарында
Аларга ышанабыз бит!
Сегодня, 12:35 :: Җәмгыять
Аларга ышанабыз бит!
Уфада рекорд куелырмы?
Вчера, 13:28 :: Җәмгыять
Уфада рекорд куелырмы?
Уфада крематорий төзелерме?
Вчера, 11:27 :: Җәмгыять
Уфада крематорий төзелерме?
“Чүп машинасы”
Вчера, 10:47 :: Җәмгыять
“Чүп машинасы”
Дуслык канатында яз килә!
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Дуслык канатында яз килә!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»