Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Чишмәләргә суга төштем, өянкеме көянтәң?”

30.10: “Чишмәләргә суга төштем, өянкеме көянтәң?”

“Чишмәләргә суга төштем, өянкеме көянтәң?”Туган төбәктә еш булырга туры килә. Кайткан саен уңай үзгәрешләр күрү күңелгә кинәнеч бирә, җитеш, мул тормышта яшәүче якташларым белән горурлану хисе уята. Тик бер нәрсә күңелне кыра: Туймазыга терәлеп диярлек утыручы авылымда су тәэминаты катлаулы мәсьәләгә әверелеп бара. Җәен, куллану күләме кискен артып, челтәрдә басым кимү нәтиҗәсендә авыл очына су килеп җитми, ә уртада агып утыра. Кышын туңып, файдасызга әверелгән колонканың базына су тулып ташып, ул якында урнашкан капка төбе, хәтта ихата тоташ бозлавык булганда исә хәвеф-хәтәр килеп чыгасын көт тә тор. Моңа һич гаҗәпләнәсе түгел, утыз елга якын хезмәт иткән суүткәргечтән тагын нәрсә көтәсең?

Су тәэминаты төбәк, республика, ил күләмендә генә түгел, бөтен Җир шарында һәрвакыт җитди һәм четерекле мәсьәлә булып торган һәм бүген дә шулай. Аны төрле чорларда төрлечә хәл итәргә омтылганнар. Редакциягә килгән хатларның берсе шул турыда сөйли:
“Революциягә кадәр безнең төбәктә Өсән елгасы буена утырган авыллар суны шуннан эчкәннәр. Картларның, аның суы искиткеч чиста була торган иде, дип сөйләве хәтердә. Ерак чишмәгә йөрү түгел, аның үзен авылга китерү кеше­ләрнең буй җитмәс хыялы булган. Утызынчы елларда Тукмак-Каранда авыл Советы рәисе Хәмит Галләмов, моны чынга ашырачагына ышанып, эшкә тотынган. Моңа башта шикләнеп, хәтта көлеп караган авылдашлары да соңрак башлангычны күтәреп алган. Ничек итсәләр иткәннәр, киң генә чокыр аша имән такталарны кыршау белән беркетеп ялгый-ялгый (мичкә кебек) ясалган торба сузып, чишмә суын авылга китергәннәр. Шул су белән колхозның яшелчә бакчасы сугарылган. Кыяр-помидор, башка яшел­чәләр белән беррәттән, карбыз-кавын да үстерел­гән. Кавын исе авылга тарала иде, дип сөйлиләр. Суны баштагы мәлдә Өсән­нән ат белән ташыган тырыш халык менә шулай башын эшләткән.
Авыл Советы рәисе булып 30 елдан артык эшләү дәверендә миңа да бу эштә катнашырга туры килде. Дарвино авылы халкы урамга су кертүне сорады. Торба табуны колхоз үз өстенә алды. Скважина борауланды. 800 метр озынлыгындагы траншеяне һәр хуҗалык үз территориясе чикләрендә үзе казый дип сөйлә­шенде. Башка чыгымнарга халыктан акча җыелды. Бер җәйдә эш тәмамланды. Үз чишмә­сеннән Ардатовка авылы халкы да сулы булды. Аны бүген дә кулланалар. Шул ук чишмәдән Кәкребаш авы­лының бер урамына колхоз исәбенә суүткәргеч тө­зелде. Аблай авылына Тукмак-Каран чишмәсеннән су насос белән китерелде. Исмаилда ике скважина борауланды, суүт­кәргеч төзел­де, алар хәзер кулланылмый. Кәкре­башта колхоз үз исәбенә скважина корып, суүткәргеч төзи башлаган иде, суы тәмсез булу сә­бәпле, эшләр туктатылды. Әмма бу авылда су зур проблема булмады. Урамнарда, һәр ихатада диярлек коелар булды, 3 метрдан су чыга иде. Бу авылларда бүген ха­лыкның күпчелеге үзенә су чыгарган.
Хезмәтләндерү оешмасы бер генә булганда суүткәргечләрне озаграк куллану мөмкин булыр иде, әлбәттә.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Урлашырга өйрәтмә!
Сегодня, 16:11 :: Җәмгыять
Урлашырга өйрәтмә!
Бер-беребезне саклыйк...
Сегодня, 14:34 :: Җәмгыять
Бер-беребезне саклыйк...
Сабый фатирда бикләнеп калган
Сегодня, 12:02 :: Җәмгыять
Сабый фатирда бикләнеп калган
Коега егылып төшкән!
Сегодня, 10:52 :: Җәмгыять
Коега егылып төшкән!
Без – бер гаилә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Без – бер гаилә
Якты рухларына баш иик
Вчера, 15:14 :: Җәмгыять
Якты рухларына баш иик
Комбайны да бар!..
20-06-2017 :: Җәмгыять
Комбайны да бар!..
Без - бер гаилә
20-06-2017 :: Җәмгыять
Без - бер гаилә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»