Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Рәхмәтле көн

30.10: Рәхмәтле көн

Рәхмәтле көнАвылның күрке, нуры булачак ул. Халкын берләштерүче. Күңеле төшкәннәргә — дәрт өләшүче, ярсыганнарны — тынычландыручы, дөньяның мәңгелеге һәм гомернең бер мизгел генә булуы хакында кисәтүче. Бу таләпләрнең барысына җавап кайтарачак ул — Изге йорт.

Рәхмәтле көнСтәрлебаш районының Хәлекәй авылында яңа мәчет ачылды. Заманында бу авылда өч мәхәллә булган. Һәм, ниһа-ять, тагын бер Аллаһ йорты балкып-калкып чыкты. Мәчеткә “Фатыйма” исеме кушылды. Авыл халкына канат куйган бу олы бәйрәмгә юл башын күзәтә китсәң, “йомгак очы”нда Наилә Гыйззәтуллина исеменә юлыгасың. Изге ният башында торучы Наилә ханым — бик гади кеше. Ул — район язучылар оешмасы рәисе, пенсия фондының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе. Авыл халкының азан моңнарына сусавын тоемлап, мәчет төзү уе белән яна башлый. Көннәрдән бер көнне Наилә Кадыйр кызы колхоз рәисе Харис Халиковка бара да мәчет төзү мөмкинлеген ачыклый. Харис Рәис улы кушкуллап риза була. Менә шуннан “тәгәр­мәч” әйләнеп китә дә инде.
Башта, әлбәттә, урын сайлыйлар. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров берничә тапкыр халык белән очрашуга килеп, изге йортка урын сайлана. Ике ел буе мәчет төзүгә күп көч салына. Һәм чүп үләне генә үсеп утырган җирдә әкият­тәгедәй матур бина үсеп чыга. Аерма бер генә — әкияттә мо­ның өчен тылсымлы сүз дә җи­тәр иде, ә Хәлекәйдә йө­зәр­ләгән кешенең кул көче, күңел җы­лысы түгелгән. Әйтик, кемдер юлны тәртипкә китергән, колхоз плитәләр, нигез ташы биргән, авыл халкы иганә җыйган. Быелгы Сабантуйдан соң эш бигрәк тә тизләтелгән.
Наилә Кадыйр кызы рәхмәт­ләрен әйтеп бетерә алмый.
— Депутатыбыз Илдус Гомәровка (ул мәчет түбәсенә калай, тимердән ихата биргән), Бәдгытдин Хәмзинга (түбәне ябарга акча бүлгән), тәрәзә куючыларга (бу да бушлай), финанс ярдәме күрсәткән элекке депутат Халит Бикмө­хәммә­товка, ут үткәрергә ярдәм­ләш­кән Бакый авылы егете Фәзит Фаткуллинга, юл-төзе­леш ида­рә­сенә, подстанция хез­мәткәрләренә, документация белән ярдәм итүчеләргә, манарага микрофоннар куйган “Башинформсвязь” җитәкче­сенә зу-у-у-ур рәхмәт, — дип тезә ул. — Бертуган абыем Фәнил Зәйнуллин көн-төн мәчет төзү белән шөгыльләнде, балта ос­тасы булды. Аннары туганнарым, хезмәттәшләрем, авыл­дашларым, сәүдә пред­приятиеләре — барысы да ярдәмләште, барысына да рәхмәтлемен!
Зур бәйрәмгә авылдашлар гына түгел, чыгышлары белән шушы авылдан булганнар һәм зур кунаклар җыелган иде. Тантана башланыр алдыннан алар урамда, мәчет каршында шатлык уртаклашты. Рәкыя Хөсәенова, әйтик, чыгышы белән Хәлекәй авылыннан. Җиде якын кешесе бу якта җирләнгән. “Туганнарымны искә алып, мәчеткә куанып килдем, — ди апа. Беренче булып бер мең сум хәер салучы да нәкъ Рәкыя апа булган икән.
Фәридә Сабитованың да нәсел тамырлары шушы авылга береккән. Ул да сөенә: “Мәчет булгач, авыл сүнми. Кеше тәртипкә утыра”, — ди.
Уфадан туган авылы халкын тәбрикләргә Ләлә Гыйззә­туллина кайткан. Шигъри кү­ңелле ханым авылына яратып эндәшә: “Исәнмесез, Хә­лекәй авылым, балачакта үткән юлларым! Олыгайгач та сезне килеп күрү насыйп булды. Бу мәчет үзенә тартты. Рәхмәт авылдашларга, безнең кебек өлкән кешеләргә бәйрәм ясаган өчен!”
Бүген дә Хәлекәй авылында яшәүче Тәнзилә Яушева дини бәйрәмнәр узганда хәер салырга күрше Әмир авылына барып йөрүләрен сөйләде, ва­кыйганың әһәмиятен бил­ге­ләде.
Хәлекәйлеләрнең шатлыгын уртаклашырга Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рузалия Хисмәтуллина да килгән. Ул мәчет ачылуның авылдашлар өчен генә түгел, бөтен Башкортстан өчен олы бәйрәм булуын әйтте. Мәчет-нең авыл бизәге булып, авылга нур сибеп торуын, уңыш, бәхет теләде, бүләкләр тапшырды.
Кызыл тасма киселү белән бәйрәмнең мул табынлы өле­ше башланды. Корбан итеп чалынган иттән ризыклар өләшенде. Сыйлардан өстәлләр сыгылып торды, дип әйтү дөрес булыр. Табын әзерләүгә эшкуарлар Айдар Фархшатов, Рөстәм Бурангулов белән Эдик Юмадилов зур өлеш керткән, алар исеменә күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
Гомумән, бу көнне “Рәх­мәтле көн” дип атап булыр иде. Әйтик, Наилә Гыйз­зәтуллина белән Бәдгытдин Хәмзинга Диния нәзарәте тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Колхоз рәисе Харис Халиков, алда әйтелгән кеше­ләр­дән тыш, мәчет төзүдә катнашкан Халит Бик­мөхәммәтовка, Илшат Гомә­ровка, Таһир Фаткуллинга, Му­са Нагумановка, Ришат Төх­вә­туллинга, Айдар Сәхибгә­рәевка, Миңнегаян Фәйрузовка, тагын да күпләр­гә рәхмәт белдерде.
Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, бирегә җыел­ган бөтен мөселман халкын котлап, шулай ук, рәхмәтен бел­дерде, мәчеткә юллар өзелмәвен теләде.
— Авылдашлар бирегә килеп, бакыйлыкка күчкән туганнарын искә төшереп, исән­нәренә сәламәтлек, бәхет те­­ләп, дога укып дөнья көт­сеннәр. Бүләгебез итеп келәмне җәеп куйдык, — диде район җитәкчесе.
Халит Бикмөхәммәтов үзе килә алмаса да, җылы сүзе килде. Ул мәчетнең ярты ел өчен электрга тотынылачак чыгымнарын капларга вәгъдә иткән.
Әйтергә кирәк, авылда башлангыч мәктәп кенә булуга карамастан, мәчет ачылуга яшьләр дә күп килгән иде. Күп еллар укытучы, мәктәп директоры бу­лып эшләгән, бүген Карагыш авылы Советы башлыгы Роберт Туктаров мәчетнең тәр­бияви әһәмиятен ассызыклады.
Бу көнне Хәлекәй авылы азан тавышы­на моңланды. Стәр­­летамак шә­һәреннән Ри­шат хәзрәт Рәфыйков, Баш­корт­стан мөселманнары Диния нә­зарәте рәисе урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов, башка муллалар дога укыды. Азан тавы­шыннан күкләр яктырып, авыл нурланып киткәндәй булды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тимур да "бур" булгач...
Сегодня, 09:36 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
Сегодня, 08:42 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
Вчера, 15:11 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр
Ах, кыяры, помидоры!
Вчера, 13:56 :: Җәмгыять
Ах, кыяры, помидоры!
“Азия чигендә”
12-08-2017 :: Җәмгыять
“Азия чигендә”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

94 (25098)

от 15 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»