Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Батырлык көн дә кирәк

26.12: Батырлык көн дә кирәк

Батырлык көн дә кирәкРусия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы оештырылуга 25 ел тула. Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 22нче отряды 21 ел дәвамында башкалабыз Уфаны янгыннардан һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклауны тәэмин итә. Хезмәтен лейтенант званиесендә каравыл начальнигыннан башлаган һәм Русиядәге иң зур гарнизоннарның берсенең җитәкчесе булу дәрәҗәсенә ирешкән эчке хезмәт полковнигы Рәсим Абдуллинның кул астындагы отряд составына 17 подразделение керә. Алар – шәһәр районнарында янгын хәвефсезлеген тәэмин итүче частьлар, шулай ук ярдәмче бүлекчәләр, ә су объектларында махсус “Стерегущий” катеры.

Батырлык көн дә кирәкОтрядтагы меңнән артык янгын сүндерүченең көндәлек эше – фидакарь хезмәт һәм үзеңне даими рәвештә хәвефкә дучар итү. Подразделение тарихында янгын сүндерүчеләрнең батырлык күрсәтү очраклары бихисап.

Башкаладагы 9 катлы йортларның берсендә чыккан һәм берьюлы ике фатирны ялмап алган янгында үсмер кызның гомерен саклап калалар. Хәвефле зонадан эчке баскычтан – 15, янгын сүндерүчеләрнең автоматик баскычыннан тагын 4 кешене коткаралар, шуларның икесе балалар була. Һөнәр осталыгы өчен смена җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Андрей Бобков “Янгын сүндерүдә күрсәткән батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Тагын бер очракта шәһәр фатирларының берсендә төтенгә агуланган инвалид ирне коткара. Хәлиткеч мизгелдә батырларча эш иткән өчен каравыл начальнигы, өлкән лейтенант Вилдан Зарипов, янгын сүндерүче, старшина Геннадий Светлаков та шундый медаль белән бүләкләнә. Тугыз катлы йортларның берсендә чыккан янгында кизү торучы каравыл 6 кешене коткара, шуларның өчесе 1-3 яшьлек сабыйлар була. Батырлык өчен янгын сүндерүчеләр район хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек була.

Уфа гарнизоны янгын сүндерү­дә генә катнашмый, башка гадәттән тыш хәлләрдә дә ярдәмгә килә. Шулай бервакыт кизү торучы каравыл язгы ташу чорында, көймәләре әйләнеп, суга төшкән 6 егетне коткарырга җибәрелә. Икенче очракта алар Затон юлындагы автомобиль һәлакәтен­нән соң машиналардан чыга алмаучы җәрәхәтләнгән пассажирларга ярдәм итә, ишекләр гидравлик кайчы ярдәмендә генә ачыла.

Янгын сүндерү һәм коткару эшләрендә махсус техника ярдәмгә килә. 22нче отрядта бүген 80нән артык автомобиль, 30 метрга күтәрелүче (ә бу якынча 9 катлы йорт биеклеге) – ун, 14-18 катларга җитүче алты махсус баскыч бар.

22нче отрядның көчле дә, җитез дә янгын сүндерүчеләре – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе беренчелегендә спортның 18 төре буенча лидер. Янгын сүндерү, гамәли һәм коткару спорты буенча җыелма команданың нигезен нәкъ менә алар тәшкил итә. Сергей Афанасьев, Денис Вәлиев, Вячеслав Маркин халыкара ярышларда Русия исемен яклый. Сергей Афанасьев янгын сүндерү-гамәли спорт буенча бик күп дөнья рекордлары куйган. Якташлары­бызның күпсанлы ярышларда уңышлы чыгышлары нәтиҗәсендә республика командасы рейтингта икенче урыннан беренчегә күтә­релгән. Денис Вәлиев белән Эрнест Шәяхмәтов та дөнья чемпионатында рекорд куюга иреш­кәннәр.

— Коткаручылар, янгын сүндерүчеләр хезмәтенең һәр көне, һәр сәгате хәвеф белән бәйле. Үз вазыйфасын гомерен куркыныч астына куеп башкарган бу кешеләрнең күңеле һәрвакыт саф булып кала, шунысы әһәмиятле, — ди 22нче отряд начальнигы Рәсим Абдуллин.

Гомерен хәвефле хезмәткә багышлаган коткаручыларга, янгын сүндерүчеләргә рух ныклыгы, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез.





Басып чыгарырга



Армиягә китә егетләр
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Армиягә китә егетләр
Бавырсагы телеңне йотарлык!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Бавырсагы телеңне йотарлык!
Кабак  утыртыргамы?
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Кабак утыртыргамы?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»