Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кытайлылар белми кулланмас

28.04: Кытайлылар белми кулланмас

Кытайлылар белми кулланмасӘ бездә кымыз җитештерү потенциалы ни сәбәпле нибары 10 процентка гына файдаланыла?

Башкортстанда кымыз җитештерүне арттыру проблемалары нәрсәдән гыйбарәт? Дәвалау-савыктыру, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә аны сату күләме ни сәбәпле үсми? Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бишенче ел рәттән үткәрелүче конференциядә бу сорауларга төгәл җавап эзлиләр. Узган ел йомгаклары буенча кымыз җитештерү аннан алдагы ел күрсәткеченнән начар түгел. Барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 2325 тонна шифалы эчемлек җитештерелгән. Шәхси хуҗалыкларда кымыз эшләү 2013 ел дәрәҗәсендә сакланса, аграр предприятиеләрдә 25 процентка кимегән, фермерларда әлеге натураль продуктны җитештерү 22 процентка арткан.


Шул ук вакытта, Башкортстан үзенең табигый мөмкинлекләре белән елкычылыкны гына түгел, кымыз җитештерүне дә яңа биеклеккә күтәрергә сәләтле. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада савым бияләре саны 53 мең баштан арта. Аларның һәркайсыннан елына уртача 600 литр сөт савып алына. Ә республикада җитештерелгән кымызның тулай күләме 3 мең тоннага да җитми иде. Билгеле, соңгы 2-3 елда “боз кузгалды”. Башкортстанның үзе өчен күрсәткеч канәгатьләнерлек булмаса да, республика әлеге шифалы эчемлекне җитештерү буенча Русиядә лидер булып тора. Ягъни, илдә җитештерелгән кымызның 80 проценты — безнең өлеш. Әлегә тармак мөмкинлегенең нибары 10 проценты гына файдаланыла. Кымыз җитештерүне арттыру елкы асраучылар хезмәтенә генә бәйлеме? Шифалы эчемлекне республика бренды дәрәҗәсенә күтәрү өчен нинди чаралар күрү таләп ителә? Конференциядә һәм аннан соңгы эзләнүләрдә без шушы сорауга җавап табарга тырыштык.

Кымызның дәвалау үзенчә­лекләренә ия шифалы эчемлек икәне бөтен дөньяда мәгълүм. Кытайда аны ике мең еллар элек үк файдалана башлаганнар. Евросоюз илләрендә кымыз башка исем белән йөртелсә дә, аның тәмен һәм си­хәтен яхшы беләләр. Алга киткән ил­ләрдә натураль продуктның бәясе дә, аңа ихтыяҗ да зур. Алар кымызны, нигездә, туңдырып саклый һәм куллана, ә Русиядә сакланышын тәэмин итү өчен аны порошок хәленә китерәләр.

Үзебездәге натураль продуктның кадерен беләбезме? Кымыз җитеш­терүне арттыруга комачаулаган бер генә сәбәп тә юк кебек. Төп бәла — аңа ихтыяҗ аз, ни өчендер кешеләр шифалы ризыкка битараф. Биш дистә еллар элек кымыз республикадагы барлык дәвалау-савыктыру учреждение­ләрендә менюга кертелгән булса, хәзер андый­ларның саны бишкә дә тулмый. 7-8 ел элек һәр хуҗалыкның диярлек үз кымызчылары бар иде. Хәтта авыл кешеләре җәйге чорда аны иркен сатып алалды. Билгеле, аграр реформалар башлангач, хуҗалыкларга елкычы­лыкның файдасы кимегәч, тармак сүрелде. Дөресрәге, ихтыяҗ кимеде. Шунысы куанычлы, Башкортстанда ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып кымыз җитештерүне дәртләндерү буенча җитди чаралар күрелә башлады.

— Республикада елкычылык тармагы үсешенә ярдәм итү һәм кымыз җитештерүне яңа дәрәҗәгә күтәрү максатында министрлык тарафыннан программа кабул ителде. Аны федераль ведомство хуплады һәм арытаба тормышка ашыру өчен ил һәм респуб­лика казнасыннан 2011 елда 49 миллион сум акча бүленде. Бу акча сөт елкычылыгын үстерүгә тотынылган чыгымнарның бер өлешен компен­сацияләргә ярдәм итте. Җитеш­терелгән һәр литр бия сөте өчен эре аграр пред­приятиеләр генә түгел, фермерлар да субсидия алды. Дәүләт киләчәктә дә мондый ярдәмне туктат­мая­чак, — диде авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин.
Күренүенчә, республикада кымыз җитештерүчеләр үз проблемала­ры белән язмыш кочагында кал­маган. Аннары, бу шөгыль табышлы булуын да истән чыгарырга ярамый.

Саннар телендә. Һәр бия елына уртача 600-700 литр сөт бирә. Бу — 60 мең сум керем дигән сүз. Сыер сөтенең литрын 18-20 сум дип исәп­ләгәндә, кымызның хакы өч тапкыр кыйммәтрәк.

Кайсы районда кымызны күбрәк җитештерәләр, дигән сорау куйганда, әлбәттә, әбҗә­лиллеләргә тиңнәр юк. Узган ел район буенча 5790 центнерга җиткән ул. Биредә бу шөгыльгә ныклап тотынганнар. “Казмаш” җәмгыяте, мәсәлән, көн саен 700 литр кымыз җи­теш­терә ала. Алар кымыз сату өчен махсус кибет һәм кафеларны җәлеп итәргә әзерләнә. Бәләбәй районында натураль продукт 4147 центнер җитеш­терелгән, 2013 ел белән чагыштырганда үсеш 121 процент тәшкил итә. Учалы районы хуҗалыкларында сихәтле эчем­лек җитештерү 19,3 процентка үскән. Кымыз осталары үз продукциясен Чиләбе шә­һәре һәм өлкәсендәге шифа­ханә учреждениеләренә сата.

Узган ел республиканың 40 райо­нында кымыз җитештерү белән шөгыльләнсәләр, кал­ганнарында бу эш бөтенләй оештырылмаган. Алар исәбен­дә Илеш, Чакмагыш, Кушнаренко, Благовар, Дуван районнары да бар. Ә бит кайчан гына алар бу юнәлештә лидерлар исемлегендә иде. Кымыз җитештерүче 40 районның 14енең генә даими кулланучылары бар. Алар, нигездә, урын­дагы ял йортлары белән хез­мәттәшлек итә.

— Кымыз җитештерүне арттыру турында сүз алып барабыз икән, аны сәүдә чел­тәрләренә илтү һәм анда саклау проблемаларын да истән чыгармаска тиешбез, — диде конферен­ция­дәге чыгышында “Уфимская” дәүләт завод-конюшнясы директоры Рөстәм Сәетов. — Кымызны еш кына авыл хуҗалыгы продукциясе сатуга махсуслашкан фирма кибетләре дә кабул итәр­гә те­ләми. Калганнарында ките­рел­гән кымыз сәгатьләр буе ярдәм­че хуҗалык биналарында ятар­га мәҗбүр. Мондый хәлдән соң, билгеле, аның сый­фаты турында сүз алып бару да урынсыз.

Рөстәм Сәетов, шулай ук, милли эчемлекнең сәүдә нокталарында үз урынын алалмауга зур борчылу белдерде. Җитәкче фикеренчә, кымыз­ның кеше организмына ника­дәр файдалы икәнен аңлатучы реклама җитешми. Реклама дигәннән, авыл аша узган зур юл буйларында, бигрәк тә җәй көн­нәрендә кымыз сатучылар ишәя. Алар-ның нинди савытка тутырылуы да бил­гесез. Ихата шартларындагы мондый бизнес, әлбәттә, табыш китерә торгандыр. Тәменә дә дәгъва булмас. Әмма ГОСТ таләп­лә­реннән ерак торган бу эчем­лекнең шикле булуын истән чы­гар­маска кирәк. Ә бәлки, мондый сәүдә­гәр­нең эшчәнле­ге­нә төрле дәрә­җәдә­ге контрольлек итү­че орган­нарның игътибарын кө­чәйтергә вакыттыр?

Бу мәсьәләдә “119нчы Уфа ат заводы” җәмгыятенең башкаручы директоры Александр Кимның фикере игътибарга лаек.

— Сыйфатлы кымыз беркайчан да арзан булмый. Әгәр дәүләт моңа кадәр булган ярдәмен туктатмаса, безнең ялган кымызчылар белән кө­рәшергә көчебез җитәчәк. Сәүдә базарында билгесез җитештерүчеләрнең арзан кымыз сатуы, гомумән, Башкортстан кымызы дигән данны төшерә. Фальсификат белән бергәләп көрәшергә кирәк. Минемчә, җитештерүчеләргә кулланучылар белән турыдан-туры элемтәгә керү отышлырак. Миңа бик гаҗәп тоела: теге яки бу тендерны үткәндә читтә калабыз, ә Мәскәүдә ях­шы кымыз кирәк булганда һәрвакыт безгә мөрәҗәгать итәләр, — диде Александр Алексеевич.

Әйткәндәй, республикада кымыз җитештерүне арттыруда дәвалау-савыктыру уч­реж­дениеләре белән генә чикләнү үзен аклыймы? Яңа регла­мент­ка ярашлы, 2012 елдан аны дәвалау өчен файдалы бул­ган медикаментлар исем­легенә керттеләр. Аңа кадәр ул шифалы эчемлек буларак кына тәкъдим ителә иде.

Шул ук вакытта.
Галимнәр фикеренчә, Ру­сиядә имчәк бала яшендәге 130 мең сабыйны ясалма тукландыру өчен ел саен 20 миллион тонна бия сө­те кирәк. Эш шунда, бары тик бия сөте генә үзенең составы буенча ана сөте­нә тиң. Анда ке­шегә ки­рәкле алыштыргысыз 20 аминокис­ло­та­ның 17се бар.

Әлбәттә, республикада кымыз җитештерүне арттыру проб­лемасының җитеш­те­рүчеләргә генә бәйле булмавын танырга кирәк. Безнең карашка, ихтыяҗны үстерергә этәргеч бирүче чараларга игътибарны көчәйтү мөһим. Ә бәлки, башкортстанлыларны кымыз эчү культурасы, традициясе белән тие­шенчә таныштыру җит­мидер? Югый­сә, дөнья күлә­мендә кешеләрне савыктыру буенча зур казанышларга ирешкән кытайлылар юкка гына кымызны ике мең ел элек куллана башламас иде.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»