Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үзәктә — хезмәт ияләре мәнфәгатьләре

30.04: Үзәктә — хезмәт ияләре мәнфәгатьләре

Үзәктә —  хезмәт ияләре мәнфәгатьләреХалык мәнфәгате сагында торучы профсоюзлар өчен 1 май, совет, коммунистлар чорыннан килгәнчә, һаман да Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне булып кала. Нәкъ шушы көнне алар мәйданнарга чыгып, үзләре­нең таләпләрен белдерә. Профсоюзлар, гомумән, соңгы елларда бигрәк тә, эшчеләрнең хезмәт хакын арттыру, тарифларны киметү һәм башка социаль мәнфәгатьләрне алга сөрә.

Быелгы 1 май да башкаларыннан әллә ни аерылмаячак. Уфаның Ленин мәйда­нында зур митинг үтәчәк. Оештыручысы — республика Проф­союзлар федерациясе. Митингта катнашучылар алдында аның рәисе Марат Хөсәенов чыгыш ясаячак.

— Бу көнне без митингта 10 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтәбез. Быелгы таләпләребез хезмәт кешесе тормышының төрле якларын колачлый — лаеклы хезмәт хакы, гадел социаль гаран­тияләр, җитәрлек эш урыннары булдыру. Чараның лозунгы — “Салымнар һәм бәяләр артуга — ЮК! Хезмәт хаклары һәм пен­сияләр артуга — ӘЙЕ!” — диде Марат Габделкасыйм улы журналистлар белән очрашуда.

Ул 1 майдан минималь хез­мәт хакы дәрәҗәсенең 8900 сумга кадәр күтәрелүе уңаен­нан канәгатьләнү белдерде. Шул рәвешле яшәү минимумы күләме — 8860 сумнан артып китәчәк. Бу исә халыкның тормыш сыйфатында чагылачак.

Очрашуда төрле өлкә проф­союзлары җитәкчеләре катнашты. Мәгариф һәм фән профсоюзлары рәисе Светлана Пронина укытучыларның 1 май митингында актив катнашачагын белдерде. Хезмәт хакларын арттыруны хуплау белән беррәттән, алар мәга­риф өлкәсенә ярдәм итү лозунгын да күтәрәчәк.

— Мәгарифне инвестиция­ләү — киләчәкне инвестиция­ләү ул, — диде Светлана Николаевна. — Аннары укытучы­лар­ның эш хакын арттыру турында күп сөйләнсә дә, уртача алганда ул бүген 20600 сумнан артмый. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә дә проблемалар җитәрлек. Әйе, 3-7 яшьлек сабыйлар балалар бакчасында урыннар белән тулысынча тәэмин ителде. Ләкин төркемнәрдә балалар саны зур кала. Кайбер урыннарда ул 40ка җитә. Ә тәрбия­челәрнең хезмәт хакы шул килеш калды. Шулай ук пенсия тәэминаты да үзгәреш­ләр таләп итә. Хаклы ялга чыгучылар, пенсияләре бәләкәй булу сәбәпле, эшләвен дәвам итә. Ләкин эшләгән пенсионерларга түләүләр арттырылмады.

Сәламәтлек саклау хезмәт­кәрләре профсоюзы рәисе Павел Зыряновның чыгышы да шуңа охшаш булды. Табиблар 50 мең сум ала, дибез дә ул, ләкин алар моның өчен икеләтә эшләргә мәҗбүр. Бер ставка —25 мең сум.
Химия һәм авиация сәнә­гать­ләре хезмәтчәннәре профсоюзлары рәисләре Гүзәл Мирошниченко белән Роман Калякулинның да әйтер сүз­ләре бар иде.

—Без бюджет тармагы хезмәткәрләренең таләпләрен хуплыйбыз. Төп бурыч — лаеклы хезмәт хакы, социаль га­ран­тияләр, социаль яклау. Безне бигрәк тә мәшгульлек мәсьә­ләләре борчый. Икъти­садның реаль секторында хезмәт салучылар саны кими. Гомумән алганда, эшче һөнәр­ләргә кытлык күзәтелә. Хезмәт хакы мәсьәләсендә дә сораулар байтак. Хәзер заводка кердең дә бер җитәкче белән сөйләштең түгел, бүген предприятиеләр бик күп юридик берәмлекләргә бүленгән. Шул рәвешле хезмәт коллективлары да төрле. Берничә ел эчендә 17шәр директор алышынган предприя­тиеләр бар. Болар барысы да эшкә комачаулый, — диде Роман Калякулин.

Марат Хөсәеновны пред­прия­тиеләрдә һәм оешмаларда профсоюзларның бете­релүе дә хафага сала. Димәк, хезмәт­кәрләрне яклаучы юк, дигән сүз. Менә шуннан “соры” схемалар белән хезмәт хакы түләү, эшчеләрне кыскарту, кебек законсызлыкларга юл куела. Ә профсоюзлар булган җирдә мондый хәлләр очрамый.

Биш ел эчендә хезмәт турында дәгъвалар буенча 50 меңнән артык мөрәҗәгать бул­ган. Шуларның күпчелеге канәгатьләндерелгән, 2 миллиард 710 миллион сум акча түләнгән. Былтыр гына бер­ничә мең мөрәҗәгать буенча эшчеләргә 280 миллион сум акча кайтарылган.

— Бүген республиканың профсоюзлар оешмасында 600 меңнән артык кеше исәпләнә, шуларның 439 меңе — эшчеләр. Кызганычка каршы, алда белдерүемчә, безнең сафлар сирәгәя. Былтыр гына 30 меңгә якын әгъзабызны югалттык. Мөрәҗәгатьләр арту­ның бер сәбәбе — предприятие һәм оешмаларда профсоюз­ларның юкка чыгуы һәм аларда эшчеләрне яклаучы булмавында, — дип ассызыклады Марат Хөсәенов.

Резеда ГАЛИКӘЕВАБыелгы 1 май да башкаларыннан әллә ни аерылмаячак. Уфаның Ленин мәйда­нында зур митинг үтәчәк. Оештыручысы — республика Проф­союзлар федерациясе. Митингта катнашучылар алдында аның рәисе Марат Хөсәенов чыгыш ясаячак.

Басып чыгарырга

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:

Алар утка  беренче булып кергән
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Алар утка беренче булып кергән
Ак калфакның табылган чагы
25-04-2017 :: Җәмгыять
Ак калфакның табылган чагы
Агитбригадалар кире кайта
24-04-2017 :: Җәмгыять
Агитбригадалар кире кайта
Ригада – сабантуй
24-04-2017 :: Җәмгыять
Ригада – сабантуй

Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип

Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Журнал Тулпар

Русия киносы елы

Рубрикалар

ТВ карагыз!

Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы

Регистрация Напомнить пароль?

или через социальные сети:

Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»