Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дәүләт, бизнес, халык бергә булса...

28.06: Дәүләт, бизнес, халык бергә булса...

Дәүләт, бизнес, халык бергә булса...Бердәм эшчәнлек Бакалы районында күркәм нәтиҗәләр бирә.

Узган шимбәдә республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Бакалы районында булды. Биредә ул яңартылган кирпеч заводы һәм дәваханә эшчәнлеге белән танышты, шулай ук, район үзәгенең “Западный” микрорайонында яңа мәктәп төзелешен карады.


Марат Арсланов җитәкләгән Бакалы кирпеч заводы 2013 елдан яңа тарихын башлаган — 200 миллион сумлык төзелеш, реконструкция һәм модерни­зация эшләре башкарылган. Шуның нәтиҗәсе буларак, предприятиедә җитештерү­чәнлек нык арткан. Өч ел элек тәүлегенә 30 мең кирпеч җитештерелгән булса, бүген бу сан 70 меңгә үк җиткән.

Бакалы уңганнары ел башыннан М-125 һәм М-150 маркалы 8 миллион данә кирпеч җитештергән. Аны Бакалы һәм күрше-тирә районнарда яшәү­челәр генә түгел, хәтта чит төбәкләрдә дә көтеп алалар. Ырынбур, Самара өлкәлә­реннән үк килеп алучылар бар.

— Бүген предприятиедә барлыгы 200 кеше хезмәт сала. Алар уртача 19-20 мең сум хезмәт хакы ала. Эшчеләр хезмәт шартларыннан канәгать булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, — дип белдерде пред­приятие җитә­к­чесе.

Рөстәм Хәбиб улы яңартыл­ган район үзәк дәваханәсен карады.

Баш табиб Гөлфая Хәй­брах­манованың әйтүенә кара­ганда, дәваханәдә капиталь ремонт бина салынган вакытыннан алып, ягъни 36 ел буена булмаган. Ике ел элек район хакимияте башлыгы Александр Андреев һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Наил Баһаветдиновның ты­рыш­лыгы белән Социаль максатлы программалар фонды аша капиталь ремонтка акча юллап алынган. Бу максатка барлыгы 95 миллион сумны “Башнефть” компаниясе бүлгән. Нәтиҗәдә, ике ел эчендә дәваханә танымаслык булып үзгәргән. Терапия, хирургия, балалар бүлекләре, операция блогы, лаборатория, физкабинет, рентген кабинеты, авыруларны кабул итү бүлмәсе ремонтланган, моннан тыш, төп корпусның түбәсе, фасады, электр һәм инженерлык коммуникацияләре яңар­тылган, янгынга каршы сигнал бирү җайланмасы, лифт куелган.

Рөстәм Мәрданов биредә дәваланучылар белән дә якыннан аралашты.

— Яңарту эшләреннән соң дәваханәбез күзгә күренеп матурланды. Табиблар — тәнне дәваласа, биредәге матурлык җанны дәвалый. Халык сәла­мәтлеге хакына шушындый игелекле эш башкар­ганыгыз өчен мең рәхмәт сезгә, — диде Иске Корыч авылыннан килгән 81 яшьлек Рәшит Сәетов.

Рөстәм Хәбиб улы район үзәгендәге мәктәп төзелешен карады, аннары район хаки­миятендә уздырылган кризиска каршы комиссия утырышында чыгыш ясады.

— Бакалыда “Барысы да халык өчен” девизы астында күләмле эшләр алып барылуы хуплауга лаек. Киләчәктә дә шушы юнәлештән тайпылмаска — халык мәнфәгате өчен армый-талмый эшләргә кирәк, — дип белдерде Премьер-министр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»