Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Санкцияләр эшләргә өйрәтә

27.11: Санкцияләр эшләргә өйрәтә

Санкцияләр эшләргә өйрәтәАзык-төлек җитәрлек, ясалма ажиотажны алыпсатарлар тудыра.

Русиядә азык-төлек бәяләре артуга күнегеп тә барабыз кебек. Нефть, газ, электр энергиясе хаклары үсә, шуңа да сәүдә базарында тотрыклылык юк дип тә ышандыралар. Әмма, һәрвакыттагыча, бу хәлләрдән авыл җитештерүчеләре генә өлешсез кала. Августта Көнбатыш илләре Русиягә азык-төлек экспортын киметеп, халыкта ризасызлык тудырырга уйлады. Әмма үз ихтыяҗыннан тыш та быел дөньяда тагын 50 миллион кешегә җитәрлек ашлык җитештергән Русия беркайчан да тезләнмәячәген күрсәтте. Әлегә кадәр “җан биреп” өлгермәгән хуҗалыклар аякка баса башлады, ә көчлерәкләре үзләре чит ил базарына үтеп керде.


Русиядә “болганчык суда балык тотып калырга” теләүчеләр һәрвакыт булды. Мин соңгы атналарда карабодай ярмасына ихтыяҗның кинәт артып, сәүдәдән юкка чыгуын күз уңында тотам. Әлеге ярманы бер кешегә елына рациональ нормада куллану күләме 3,5 килограмм тәшкил итә. Димәк, ил күләмендә ул 550 мең тонна дигән сүз. Карабодай ярмасын иң күп җитештерүче Алтай краенда уңышның бер өлеше җыелмыйча кар астында калган хәлдә дә, соңгы чыганаклар буенча, аның тулай җыемы 800 мең тоннага якынлашкан. Һәрхәлдә, сәүдәдә ясалма рәвештә тудырылган ажиотажга чик куелыр.
Русия аграрийлары җәй көне игълан ителгән санкцияне чын мәгънәсендә хуплап каршы алды. Мәгълүм булуынча, Башкортстанда аграр тармакны модернизацияләү буенча программалар, республика халкын үзебезнең экологик яктан чиста продуктлар белән күбрәк тәэмин итүгә юнәлтелгән инвестпроектлар берничә ел элек үк тормышка ашырыла башлаган иде. “Без үзебезнең төп туклану продуктлары белән республика халкын тәэмин итәргә сәләтле. Безнең җитештерү тармаклары киеренке эшләми, куәтләр 60-70 процентка гына файдаланыла. Үсеш перспек­ти­ва­сы бар. Шуңа күрә, әлеге ситуация безнең өчен, нигездә, файдалы. Без, экзотик җиләк-җимешләр, балыкларның аерым төр­лә­реннән тыш, импорт продукциясен үзебезнекенә алыштырырга сәләтле”, — диде Президент Рөстәм Хәмитов августта үткән әлеге проблемаларга багышланган республика киңәшмәсендә.
Берничә көн элек Башкортстан сәүдә базарында импорт продукцияләрен алыштыруга бәйле проблемалар, аның ничек тормышка ашы­рылуы турында авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко һәм республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәү­ләт комитеты рәисе Рөстәм Камалетдинов журналистларга бәян иттеләр.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Урлашырга өйрәтмә!
Сегодня, 16:11 :: Җәмгыять
Урлашырга өйрәтмә!
Бер-беребезне саклыйк...
Сегодня, 14:34 :: Җәмгыять
Бер-беребезне саклыйк...
Сабый фатирда бикләнеп калган
Сегодня, 12:02 :: Җәмгыять
Сабый фатирда бикләнеп калган
Коега егылып төшкән!
Сегодня, 10:52 :: Җәмгыять
Коега егылып төшкән!
Без – бер гаилә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Без – бер гаилә
Якты рухларына баш иик
Вчера, 15:14 :: Җәмгыять
Якты рухларына баш иик
Комбайны да бар!..
20-06-2017 :: Җәмгыять
Комбайны да бар!..
Без - бер гаилә
20-06-2017 :: Җәмгыять
Без - бер гаилә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»