Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Корал эшли – ир мактана

29.09: Корал эшли – ир мактана

Корал эшли – ир мактанаКөндәшлеккә сәләтле продукцияне фәкать заманча җиһазларда гына җитештерергә мөмкин.

Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә ил күләмендә зур игътибар бирелә. Һөнәри осталык бәйгеләре дә шушы максатка хезмәт итә. “Технодинамика” холдингының “Гидравлика” Уфа агрегатлар предприятиесендә “Иң яхшы фрезеровщик” номи­на­циясендә “Иң яхшы һө­нәр остасы” Бөтенрусия конкур­сының республика бәйгесе үтте. Анда Башкортстанның сигез предприятиесе вәкилләре катнашты.


– Ил дәрәҗәсендәге бәй­генең нәкъ бездә үтүенә ихлас шатбыз, – диде “Гидравлика” предприятиесе генеральный директоры Сергей Денисов. – Әйткәндәй, хез­мәткәрләре­безнең осталыгын арттыруга игътибар зур. Ел саен заводта токарьлар, фрезеровщиклар һәм технологлар арасында осталык бәйгеләре оештырабыз. Мондый чаралар хезмәт салучыларны дәрт­ләндерә һәм эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә хезмәт итә.

Бәйге ике этапта үтте. Катнашучылар хезмәтне саклау, икътисад һәм механик эшкәртү буенча унбиш сорауга җавап бирде. Гамәли өлештә ике сәгать дәвамында станокта деталь ясау таләп ителде. Эшнең сыйфатына аерым игътибар бирелде.

– Конкурсның гамәли өлешен оештыруга аеруча зур игътибар бүленде, – диде “Гидравлика”ның хезмәткәрләр белән идарә итү буенча директоры Андрей Паньков. – Бәйгедә төрле детальләргә эшләүгә махсуслашкан осталар катнаша. Беркемгә дә таныш булмаган, шул ук вакытта, осталыгын сынарга мөмкинлек бирүче детальнең сызымы таләп ителде. Шундый деталь уйлап таптык. Аны һәркем эшли ала. Шул ук вакытта, деталь гамәлдә бер тармакта да кулланылмый. Станоклар, кат­нашучыларның номерлары да жирәбә буенча сайланды.

Кайбер катнашучылар аерым игътибарга лаек. Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе фрезеровщигы Фәнис Собханкулов конкурста чукракларны хезмәтләндерүче инструктор ярдәмендә кат­нашты. Үз һөнәрен яратучы егет яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Киеренке көрәштә үткән бәйгедә беренче урынны Уфа агрегатлар производство берләшмәсе вәкиле Андрей Широков яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Александр Бакаев (“Гидравлика”) белән Рәлиф Гайсин (“Буринтех”) бүлештеләр. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алды.

Корал эшли – ир мактанаКонкурс Башкортстан пред­прия­тиеләрендә үз һөнәренең осталары эшләвен ачык күрсәтте. Димәк, мондый бәйгеләрне киләчәктә дә оештыру зарур. Әмма, шуны да әйтергә кирәк, узган гасыр­ның 70-80нче елларында җитеш­терелгән станоклар күптән искергән. Белгечләр универсал оста фрезерлау ста­ногының яңасында да, искесендә дә эшли белергә тиеш, дигән фикердә торса да, программа белән идарә ителүче заманча җиһазлар урнаш­тыру эшче һөнәрләргә яшьләрне күбрәк җәлеп итеп кенә калмыйча, продукция сыйфатында да уңай чагылыш табар иде.





Басып чыгарырга



Армиягә китә егетләр
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Армиягә китә егетләр
Бавырсагы телеңне йотарлык!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Бавырсагы телеңне йотарлык!
Кабак  утыртыргамы?
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Кабак утыртыргамы?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»