Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Без төзибез матур, яңаны!

13.11: Без төзибез матур, яңаны!

Кыргыз-Миякәдәге бу матур вакыйганы “Елына күрә эше” дип атарга кирәктер, чөнки монда республика Президенты игълан иткән Яшьләр башлангычларын яклау һәм үстерү елын анык эш белән билгеләделәр: район үзәгенә терәлеп торучы “Дружба” авыл хуҗалыгы җәмгыяте басуында 73 йортка исәпләнгән өр-яңа бистәгә нигез салынды.


Бүген инде шуларның бишесе төзелеп тә бетте. Булачак хуҗаларына ачкычлар тапшырыласы тантаналы мизгелгә дә санаулы гына көннәр кала. Канада технологиясе буенча төзелгән әлеге ике катлы җыйнак кына коттеджларга коммуникацияләр — газ, суүткәргеч һәм электр линияләрен сузасы бар. Һәм биш гаилә, республика, район җитәкчелегенә рәхмәт укый-укый өй туйлаячак. Яңа һәм заманча, уңайлы бу йортларда “Башкирская” МТС”ының Миякә филиалында эшләүче яшь хезмәткәрләр Илнур Галимов, Андрей Глущенко, Илшат Гафуров, Флүз Ибраһимов һәм Радик Яруллин гаиләләре яшәячәк.
Мондый бәхет яңарак тормыш юлын башлаган яшьләргә дәүләтебезнең махсус программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә елмайды. “2012 елга кадәр авылны үстерү” федераль программасы” нәкъ яшь гаиләләрне яклауга исәпләнгән. Һәм, әлбәттә, аларның авыл җирендә төпләнеп калуын күз уңында тота. Шуңа күрә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләнең авыл хуҗалыгында эшләве мотлак. Шушы шарт үтәлгән очракта яшь гаилә булачак йорт хакының 30 процентын алдан түли һәм торак төзелеше өчен бүленүче субсидиягә сертификатка ия була. Югарыда телгә алынган яшьләр үзләре эшләгән МТС һәм район хакимияте ярдәме белән тиз арада субсидия юллаган.
Элек “Өй салуның ние бар: сиплисе дә мүклисе”, ди торганнар иде. Бүген инде өй салуның бөтенләй берние юк — акча гына табасы! Акчасы булгач, Кыргыз-Миякәдәге йортлар да, яңгырдан соң пәйда булган гөмбәләрдәй, бер җәй эчендә үсеп чыга. Тәүге биш йортны Салават шәһәренең “Артсервис” төзелеш-монтаж фирмасы үзләрендә җитештерелүче җиңел һәм ныклы панельләрдән җыя. Ә иң мөһиме — алар җылылык саклаучан һәм янгынга каршы торучан материалдан эшләнә. Экологик экспертизаны да уңышлы үткәннәр. Димәк, анда яшәячәк кешеләргә сәламәтлекләре өчен хафаланасы юк.
Яңа бистәдәге 73 йорт урынының да хуҗасы бар инде. Берничәсендә гараж төзеп куярга да өлгергәннәр. Кайберләре киртәләп алынган. Иң кызыктырганы шул: монда ихаталар иркен булачак — һәркайсы 15 сутый. Авыл җире өчен монысы аеруча мөһим, төзелешкә дә, бакчасына да урын җитә.
Үзләре бер урам булып яши башлаячак МТС хезмәткәрләренә яңа йортларда тыныч тормыш һәм гаилә бәхете телисе генә кала. Ә аларның “җиңел аягы” белән болай да зур һәм төзек Кыргыз-Миякә тагын бер матур бистәгә артачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»