Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Габделәхәт чыршылары

18.02: Габделәхәт чыршылары

Миякә районындагы көмеш сулы Өязе елгасының ике як ярын үз иткән Яңа Ишле авылы зур булмаган ялангач таулар тезмәсенә сыенып утырган. Якын тирәдәге Юмаш, Ала Каен, Арка Куак, Контор тавы урманнары авылдан 6-7 чакрымда. Йөздән артык шәхси хуҗалыгы булган Яңа Ишлене яшеллеккә күмү, аның тирә-ягына, юл буйларына, урмандагы акланнарга агач үсентеләре утырту кирәклеге турында авыл аксакаллары дистәләрчә ел сүз куертты, ләкин акча юклыктан һәм оештыручы булмау сәбәпле, уй-планнар зәңгәр хыял булып кала килде.

Әтисе мәрхүм Габдулла аганың шушы хакта уфтанып сөйләгән сүзләрен Габделәхәт Насретдинов һәрчак исендә тота. Шуңа да ул мәктәптә укыган елларында ук урманчы булырга хыяллана, туган авылын яшелләндерүне максат итеп куя. Урта белем алгач, спортчы егет башта Нуриман районындагы һөнәрчелек училищесында, соңрак Бозаулыктагы урманчылык техникумында махсус белем ала. Мастер булып Яңа Ишлегә кайткач, ярдәмчесе Эдик Газизов белән бергә Миякәбаш урманчылык хуҗалыгында эшли башлый. Тәүге елларда ук якташыбыз үзенең туган җирен яшелләндерү теләге белән янып яши. Тик Яңа Ишлегә яшеллеккә төренү бәхете соңлабрак, ун-унбиш ел көттергәннән соң гына килә.
Урманчы буларак, авыллардагы халык белән берлектә Миякә районының Новый Мир, Олы Кәркәле, Карамалы, Качаган, Бәләкәй Кәркәле авылларын җәен-кышын җаннарны иркәләүче яшел чыршылар, ак күлмәкле каеннар белән бизәп, бу эштә бай тәҗрибә туплаганнан соң, 1996 елда Габделәхәт Яңа Ишленең ялангач тауларын яшелләндерүне алгы планга чыгара. Бу мөбарәк эшкә урманчылык хуҗалыгы, авыл халкы, мәктәп балалары да ихлас кушыла. Гомум тырышлык нәтиҗәсендә ике-өч елда һәр гектарга биш мең төп исәбеннән чыршы үсентеләре әзерләнә. Алты гектар мәйданны киртә белән әйләндереп алу өчен җитәрлек материал туплана. Урман хуҗалыгыннан бер төрәнле махсус трактор алып киләләр. Хәвефле урыннарда тракторчы егетне кабинадан чыгарып, штурвал артына Габделәхәт үзе утыра. Тауның текә урыннарында үсентеләрне кул белән дә чокып утырталар. Техника ярдәмендә утыртылган үсентеләр кибеп китмәсен өчен укучы балалар трактор артыннан җирне тыгызлап бара. Чыршылар утыртылган мәйдан киртәләп алынгач, хезмәт ветераны Мансур ага Лотфуллин үз теләге белән яшь агачларны сакларга, түләүсез каравылчы булырга карар итә. Бу изге гамәлне ул биш ел намус белән башкара. Авыл халкы үзе дә яшь үсентеләргә күз-колак булып тора, мал-туарын ул якка җибәрмәскә тырыша. Бүген исә тәүге чыршыларга 14 яшь! Алар инде яшел урманга әверелеп бара. Соңыннан утыртканнары да күтәрелеп килә. Кыргый хайваннарга, киек кошларга сыеныр урын — әлеге гүзәл яшеллек һәркемнең күңеленә нәзакәтлелек өсти. Биредәге халык аларны “Габделәхәт чыршылары” дип йөртә.
Габделәхәт Насретдинов хәзер хаклы ялда. Хатыны Фәридә Фәрзетдин кызы белән алар биш бала тәрбияләп үстерде. Бүген абзарлары тулы мал-туар, мул тормышта яшиләр. Урман хуҗалыгы ветеранын борчыган нәрсәләр дә байтак. Аларның иң мөһиме — шау-гөр килеп торган матур авылның ташландык хәлгә калуы, лесничество эшчәнлегендәге үзгәрешләр.
— Хәзер безнең зонада урманчы вазыйфаларын Качаган егете Салават Әхмәтшин башкара. Яңа Ишленең тау битләрен арытаба да яшелләндерү буенча элек планда булган мәйданнарда кайчан яшел чыршылар үсә башлар икән? — ди Габделәхәт Насретдинов.




Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Киләчәккә карыйм, акча саныйм...
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Киләчәккә карыйм, акча саныйм...
Ил иминлеге өчен тырышабыз!!
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Ил иминлеге өчен тырышабыз!!
Төбәкнең хокук сакчысы
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Төбәкнең хокук сакчысы
Киләчәгең ничек, авылым?
23-03-2017 :: Җәмгыять
Киләчәгең ничек, авылым?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»