Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Урман — чыбык-чабык өеме түгел

25.02: Урман — чыбык-чабык өеме түгел

Бәхеткә каршы, без урманнарга бай төбәктә яшибез. Урман — республиканың иң төп байлыкларының берсе. “Яшел калкан”ыбыз фондының гомум мәйданы 6,3 миллион гектарга җитә, ягъни Башкортстан биләмәләренең 44,1 процентын тәшкил итә.
Байлык, билгеле, кергән табыш белән билгеләнә. Бу яклап караганда, узган елда тармак бюджетка йөзләгән миллион сумлык табыш китергән. Әмма бу сан никадәр яңгырашлы булмасын, заман күзлегеннән чыгып исәпләгәндә, бу бүгенге көн таләпләренә туры килми. Болары инде урман мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый дигән сүз. Ә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге урманнарны алганда, алары бөтенләй игътибардан читтә торып калганлыгы мәгълүм. Бу турыда узган киңәшмәләрнең берсендә Хөкүмәт Премьер-министры Раил Сарбаев та әйтеп үткән иде. РФ Урман кодексы һәм җир турында законнар чыгару нормаларының тәңгәл килмәве нәтиҗәсендә урман фонды биләмәләрендәге авыл һәм юл яны, элекке авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге урманнар хуҗасыз торып калган. Министрлык бу хәлдән ничек чыгарга уйлый, дигән сорау бирелгән иде. Шушы вакыт эчендә бу юнәлештә нинди эшләр башкарылган соң?



Сер түгел, соңгы елларда авыллар, юллар янындагы урманнарның кадере бетте. Чөнки, күпчелек очракта, анда керерлек кенә түгел, якын килерлек тә түгел. Урманнарны яшь үсентеләр, картаеп ауган, черегән агачлар басып алган. Балачактагы җиләкле, бөрлегәнле, чәчәкле болыннар, бормалы-бормалы сукмаклар юкка чыгып беткән, караңгы шомлыкка чумган. Күңелдән генә авыл арты урманнарына, посадкаларына, су буйларына үтегез. Күз алдына ташланган, ничәмә еллар каралмаган караңгы урманнар, буй-буй ботак-чатаклы әрәмәлекләр килеп баса. Бу Караидел, Аскын, Нуриман, Архангель, Күгәрчен, Иглин, Гафури, Мәләвез, Стәрлетамак, Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Учалы лесничестволарына кагылмый, чөнки биредә телгә алган участокларны чистарту эшләре башкарыла. Ә Учалы һәм Архангель районнарын аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Учалы урманчыларының уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел. Мондагы урманнарның тәртиптә булуына һәр юлчы игътибар итә торгандыр. Анда туган як урманнары турында хәстәрлек, табигать биргән байлык белән горурлык сизелә. Биредә урманнар сирәкләнгән, тазартылган, агачлар араларында хәтта кояш нурлары уйный. Киртәләп алынган кырмыска ояларын юлчылар күп чакрымнар күзәтеп барырга мөмкин. Архангель районында да мондый участоклар аз түгел. Шунысы игътибарга лаек: биредә бу мөһим эшкә, урманчыларга ярдәмгә мәктәп балалары, яшь экологлар көче җәлеп ителә.
Посадкалар, үсентеләр утыртуга ел саен зур-зур чыгымнар сарыф ителә, күпме кешенең көче җәлеп ителә. Гомумән, бу эш бездә “изге” төшенчәсе салып башкарыла. Ник дигәндә, урман ул яшәешнең саф сулыш чыганагы да. Тәүлек эчендә бер кеше якынча 1 килограмм 100 грамм кислород сулый, ә бу күләмне бүлеп чыгару өчен кимендә 3-4 агач кирәк. Димәк, һәр кеше үз яшәешен тәэмин итү өчен генә дә шулкадәр агач утыртырга тиеш дигән сүз.
Яңа министрлыкның белгечләре белән күтәрелгән проблема турында сөйләшүләр мәсьәләнең уңай чишелешенә өметләр уята уятуын. Бу юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, элекке авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге урманнарның 350 мең гектары бүген республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагына алынган. Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы аны үстерү, саклау һәм яклауга республика бюджетыннан финанслауны бүлү өчен бу урманнарны республика милке итеп теркәү эшен башлаган. Ә тагын 366,5 мең гектарны, аны карау һәм саклауга субвенция (акчалата максатлы пособие) алу максатыннан чыгып, аны федераль милек сыйфатында теркәү эше алып барыла.
Әйе, урман ботак-чатаклар өеме түгел, ул — икътисад та, экология дә, сәламәтлек һәм планетаның исән-имин яшәү чыганагы да. Кайчандыр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге урманнар исеме белән йөргән урманнар да шул ук максатта файдаланыла. Шуңа аларны игътибардан читтә калдырырга ярамый. Аларны күз карасы кебек саклау гына түгел, утыртырга, үстерергә, башка чаралар турында да кайгыртырга кирәк.




Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»