Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Су буе чиратлар үткәндә калдымы?

26.08: Су буе чиратлар үткәндә калдымы?

Кеше исәбенә тиз генә баеп калырга теләүчеләр күп. Андыйлар өчен бернәрсә дә ят түгел. Милеккә хокукны теркәүче зур бер дәүләт учреждениесе системасында җаен табып, алар ничәмә еллар үзләренең кырын гамәлләрен кылып яттылар.
Ясалма чиратларда торулар, төрле арадашчыларны баетулар тәмам туйдыргач, халык Регпалатаны “штурм” белән алуга күчкәне әле дә күз алдында. Мондагы хәлләр хакимият игътибарына барып җитсен дигән максаттан палата каршында митинг артыннан митинг оештырыла башлады. Аларның соңгысы игътибарсыз калмады, хокук саклау органнары тарафыннан аны булдырмау чарасы күрелде.
Шушы вакыйгалардан соң бер ел чамасы үтеп киткән. Росреестр системасында да уңай якка зур үзгәрешләр булган. Димәк, власть халыкның тавышын ишеткән.
Регпалата янындагы су буе чиратларны бетерүгә ничек ирешелгән соң?


— Беренче карашка икътисади үсештә безнең эшчәнлек әллә ни зур урын алмый да кебек, әмма бу гамәлдә алай түгел. Урындагы бюджетны туплауда милеккә салымның өлеше зур. Ул анда хәтта төп урыннарның берсен алып тора. Шуңа милекне теркәү механизмының көйле эшләве икътисад үсеше өчен дә бик мөһим. Ә бу безнең хезмәтнең халыкка мөмкин кадәр якын һәм ачык булуыннан тора, — диде Дәүләт теркәве буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе җитәкчесе Петр Галунов журналистлар белән үткән очрашудагы чыгышында.
— Моның өчен иң тәүдә халыкка уңай шартлар тудырырга кирәк иде. Әлбәттә, бу үз чиратында зур финанс чыгымнарын таләп итте. Ниһаять, максатлы программага ярашлы, Русия Федерациясе бюджеттан 19 миллиард сум акча бүлде. Шул исәптән безнең республикага 600 миллион сумга якын акча бирелде. Бу мул финаслауның кризис шартларында башкарылуын да искә алырга кирәк, — дип билгеләп үтте республика буенча баш дәүләт теркәүчесе.
Финанс мул бүленүнең йогынтысы, әлбәттә, эзсез калмады. Бу Росреестрга системаны электрон форматка күчерергә мөмкинлек бирде. Русия буенча бу киң колачлы эшләр 2011 елның гыйнварына тәмамланырга тиеш. Башкортстанда эшләр чагыштырмача тизрәк барды, системаны автоматлаштыруның беренче этабы үтелде инде. Моның чагылышы буларак, “электрон чиратлар” барлыкка килде. Ул июль аеннан эшли башлады.
Нәрсә соң ул “электрон чиратлар”? Белгечләр әйтүенчә, хәзер арадашчыларның кирәге булмаячак. Чөнки чират тиз үтә. Бирегә мөрәҗәгать итүчеләр өчен Регпалата залларында терминаллар урнаштырылган. Анда үзең турында кирәкле мәгълүматны керткәннән соң ук, чиратыңны күрсәтүче электрон талон чыгарып бирелә. Ә диварларга эленгән экраннарда синең чират һәм кирәкле белгеч тәрәзәсенең саны күрсәтелә. Кирәкле тәрәзәгә документларны тапшыру өчен нибары утыз минут чамасы гына көтәргә кала. Һәрхәлдә, элекке кебек төнлә килеп чиратка басулар түгел инде.
Бу системаның тагын бер өстенлеге — аның Интернетка тоташтырылуы. Хәзер өендә Интернет булган һәркем дәүләт теркәве идарәсенең рәсми сайтына кереп тә заллардагы чиратны өеннән күзәтә ала, сайт аша үзен кызыксындырган сорауларга җавап алырга, хәтта шушы рәвешле документларны теркәү турында заявка җибәрергә дә мөмкин әле. Болай эшләү, әлбәттә, кабул ителгән документларны эшкәртү тизлеген берничә тапкырга арттырып, аларны эшкәртүне 3-4 көннән алып 20 көнгә кадәр срокка калдырды.
Бүген Уфада барлыгы шундый алты электрон кабул итү залы эшли, аның берсе Черниковка бистәсенең Җиңү урамында урнашкан. Тагын бер зал Стәрлетамак шәһәрендә ачылды. Якын киләчәктә электрон порталларның Нефтекама, Салават, Белорет шәһәрләрендә дә ачылуы көтелә. Халыкка уңайлы булсын өчен биредә шимбә дә эш көне булып тора.
Монда тагын бер сорау килеп тууы бар. Әйе, бездә электрон система белән таныш булмаган кешеләр дә күп бит. Алар бу хезмәткә ничек мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Регпалатада бу проблема да хәл ителгән икән. Моның өчен махсус белем алган администраторлар тәгаенләнгән. Алар һәрбер залда эшли. Сораулар белән аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар терминалдан электрон картаны чыгаруда ярдәмгә килергә әзер тора. Ә ветераннар һәм пенсионерлар өчен махсус бүлмә ачылган.
Журналистларның баш дәүләт теркәүчесенә: “Ниндидер нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк булса да, халык электрон системага ничек карый, канәгатьме?” — дигән соравына Петр Борисович бу системаны Татарстанга чыгып өйрәнгән көннәрне исенә төшерде. Ел ярым элек анда документларны теркәү залларының аэропорт һәм тимер юл вокзалы кебек иркен булуы безнекеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Кабул итү тәрәзәләре дә безнекеннән шактый күбрәк. Бу андагы шартларның яхшырак булуы турында сөйли. Күршеләр боларны кризиска кадәр оештырып, финансларны да күбрәк алып калып откан булса кирәк. “Мондагы хезмәттән халык канәгатьтер инде?” дигән сорауны алар да биргән Татарстан буенча идарә җитәкчесенә. Тик ни гаҗәп, ул фикерләр өчен тәгаенләнгән электрон терминалда биредә эшләүчеләрнең хезмәтенә карата бер генә яхшы сүз дә атап язылмавы турында хәбәр иткән.
— Халыкны аңларга мөмкин. Алар эшли, салым түли, шуңа хезмәтнең дә сыйфатлысын алырга тели. Белгечләрнең һәм техниканың җитмәвендә аларның гаебе юк. Безнең ахыргы максат — халыктан яхшы бәя алуга ирешү. Бүген бездә барлык көч шуңа юнәлтелгән, — диде Росреестрның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Петр Галунов. Әлбәттә, бу сүзләрнең гамәлгә ашачагына, элекке хәлләр башка кабатланмаячагына ышанасы килә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җырчы улы, затлы кияве
Сегодня, 09:50 :: Җәмгыять
Җырчы улы, затлы кияве
Урлашма, бүрегең янар!
Сегодня, 09:34 :: Җәмгыять
Урлашма, бүрегең янар!
Амалиягә тиңнәр юк
Вчера, 15:32 :: Җәмгыять
Амалиягә тиңнәр юк
Карчыкларның каргышы төшкере!
Вчера, 12:30 :: Җәмгыять
Карчыкларның каргышы төшкере!
Эчендә җаны бармы икән?!
Вчера, 10:00 :: Җәмгыять
Эчендә җаны бармы икән?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»