Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ветеранга олы хөрмәт күрсәтелде

24.01: Ветеранга олы хөрмәт күрсәтелде

Күптән түгел Гафури районы хакимияте мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы яугире, педагогик хезмәт ветераны Сәйфулла Мәҗитовның 90 яшенә багышланган тантана оештырды.
Тормышның сикәлтәле һәм бормалы юлларын үтеп, аның ачысын-төчесен, күтәрә алмаслык авырлыкларын татып үскән ул. Әтисе Хәмит Гражданнар сугышыннан кайтып вафат була. Ә сеңлесе яшьли генә ачлыктан үлә. Ничек кенә авыр булмасын, Сәйфулла белем алу хыялы белән яши. Ялгызкаен авылында 7нче сыйныфны тәмамлый. Арытабан Стәрлетамак педагогия техникумында укып диплом алгач, 1937 елда Мәчетле районына эшкә җибәрелә. Анда укытучы, мәктәп директоры, РОНО инспекторы булып эшли. Сәләтле, оста оештыручы кешене тиз күрә белеп, аңа җитәкчеләр җаваплы вазыйфалар тапшыра. Халык арасында абруй казанган кеше һәрчак ышанычны акларга тырыша.


Сәйфулла Мәҗитов 1939 елда Фазилә апа белән матур гаилә кора. 1940 елда Кызыл Армиягә хезмәткә алалар. Солдат юлын Брест крепосте янында башлап җибәрә. Белүебезчә, дошманның тәүге бомбалары шунда шартлый. Сәйфулла абзый да Туган илне саклауны, биргән антына тугры калуны, дошманга каршы көрәштә каһарманлык күрсәтүне нәкъ шунда башлый. Үкенечкә каршы, тәүге бәрелештә үк контузия ала, каты яраланган солдат дошман камавында торып кала, әсирлеккә эләгә. Аның тормышында яшәү белән үлем янәшә бара, чөнки концлагерьның үз кануннары була. Шушы авыр мәлдә фашизмга каршы бөек татар шагыйре Муса Җәлил җитәкчелегендә эшләп килгән оешма белән бәйләнешкә керә һәм аның ярдәмендә лагерьдан качу форсатын таба. Бик озак эзләп, кырык көн дигәндә генә партизан-разведчикларга барып юлыга. Урманда качып-посып йөрергә, нәрсә эләксә шуның белән тукланырга туры килә аңа. Сәйфулла Хәмит улы партизаннар отряды составында Көнбатыш Украина, Белоруссия, Варшава, Берлин, Киев, Минск тимер юлларында дошманның хәрби кораллар төялгән бик күп эшелоннарын шартлатуда катнаша, дошман самолетларын бәреп төшереп, кыйммәтле документларны кулга эләктерә.
1945 елда Дрезден шәһәре янындагы каты алышта тагын яралана һәм госпитальгә эләгә. Җиңү көнен шунда каршы ала.
Сәйфулла Хәмит улы 1945 елның көзендә Мәчетле районына гаиләсе янына кайтып, җиң сызганып укытучылык эшенә тотына. Мәчетле, Салават районнарында укытучы, мәктәп директоры булып эшли. 1964 елда сөекле хатыны дөнья куйгач, күңеле аны туган тарафларына — Гафуригә тарта. Район мәгариф бүлегендә 13 ел инспектор-методист булып эшли. Катлаулы тормышның авыр сикәлтәләре аша үткән ветеран халык арасында олы абруй казана. Хуҗалыклар белән мәктәпләр арасында бәйләнешләр ныгый, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү тоташ җәмгыять эшенә әйләнә. Күпләр бүген дә аңа киңәш сорап килә, ул һаман да олылар өчен дә, яшьләр өчен дә үрнәк булып кала.
Сәйфулла Хәмит улының Туган илне саклаудагы каһарманлыгын, педагогик хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләде. Аның күкрәген бик күп орден-медальләр бизи. С. Мәҗитовның фоторәсеме, аның турында бай мәгълүмат Гафури районы, үзебезнең республика, шулай ук Украина, Белоруссия хәрби музейларында урын алган.
Сәйфулла абыйның 90 яшьлек юбилей кичәсендә бетмәс шатлык, олы горурлык кичереп утырдым мин. Педагогик эштә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен мин аңа Башкортстанның мәгариф министры Зиннәт Аллаяров кул куйган Почет грамотасын тапшырдым. Юбилярны, аның якыннарын, укытучыларны котлап, район хакимияте башлыгы Әхәт Шаһиевның шул заман җырларын оста башкаруы тантанага нур бөркегәндәй, илаһи ямь өстәгәндәй булды. Хакимиятнең җаваплы хезмәткәре Галинур Калмурзинның Сәйфулла Мәҗитов турында тирән эчтәлекле чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Минемчә, бу юбилей кичәсе күренекле шәхес Сәйфулла Хәмит улы Мәҗитовка тоташ район халкының тирән ихтирамы, олы хөрмәте булды. Тагын шунысы мөһим: чара өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә үтә фәһемле тәрбияви эчтәлек алды. Бу тантана һәркемнең күңелендә һәм йөрәгендә җуелмас эз калдыргандыр.
Бөек Җиңү мәңге онытылмас,
Бик ераклашса да аралар.
Ветераннар сафта горур атлый,
Әрнеп сызласа да яралар.
Үкенечле — сугыш яугирләре
Илебездә кими баралар.




Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Киләчәккә карыйм, акча саныйм...
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Киләчәккә карыйм, акча саныйм...
Ил иминлеге өчен тырышабыз!!
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Ил иминлеге өчен тырышабыз!!
Төбәкнең хокук сакчысы
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Төбәкнең хокук сакчысы
Киләчәгең ничек, авылым?
23-03-2017 :: Җәмгыять
Киләчәгең ничек, авылым?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»