Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Без Башкортстан сәгате белән яшәдек”

18.09: “Без Башкортстан сәгате белән яшәдек”


— Хөрмәтле Мирфатыйх ага, Сез Башкортстан турында беренче тапкыр кайчан белә башладыгыз? Туган җирегез — Татарстанның Ютазы районы да безнең республика чигендә урнашкан.
— Башкортстанны белү безнең Ютазы районы кешеләренә хәтта Татарстанны белүгә караганда да иртәрәк кергәндер. Чөнки Татарстан ике сәгатькә соңрак яши. Безнең якта авыл хуҗалыгы эшләре Башкортстан вакыты белән бара. Иртән ике сәгать алда радио тыңлау да Башкортстаннан башлана. Тәүдә Уфаны тыңлыйлар, аннары — Казанны. Ике сәгать алда булу колхоз эшенә иртәрәк чыгара, ә Казан вакыты җиткәнче эшләп арыган буласың инде. Бу — беренчедән. Икенчедән, Башкортстан чиге Ютазыга бик якын. Без яшь вакытта Октябрьский шәһәре төзелде, һәм безнең бик күп кешеләр анда эшләде. Безгә дә барып йөрергә туры килде анда. Хәтта шунда чик аша чыгып, печән чаптык. Менә шуннан Башкортстанны мин бик иртә беләм. Ул вакытта әле Казан миңа ниндидер ерак җир, сихри бер дөнья сыман тоела иде.


— Стәрлетамак шәһәре белән Сезне нәрсә бәйли? Монда ел саен диярлек килеп торасыз, студентлар белән дә очрашасыз, лекцияләр укыйсыз. Мин дә Сезне беренче тапкыр студент елларында күрдем.
— Илшат Насыйпов Башкортстан дәүләт университетын тәмамлагач һәм ике ел авылда укытучылык белән шөгыльләнгәч, Стәрлетамакка эшкә китте һәм шунда ук Казанда аспирантурада минем фәнни җитәкчелектә укыды. Шул чорда ук мин аның чакыруы буенча янына барып, лекцияләр укыдым, конференцияләрдә катнаштым. Гомумән, Галимҗан Ибраһимовның туган ягы белән күптән кызыксына идем. Ләкин барып күрү насыйп булмаган иде әле.
— Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең барлык укытучылары һәм студентлары, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы укытучылары һәм студентларына нинди теләкләр әйтер идегез?
— Мин биредә татар теле һәм әдәбияты укыту, ул юнәлеш буенча кадрлар, укытучылар әзерләү моннан унбиш ел элек башланганын беләм һәм шул чорда ук анда барып, эшләп йөрдем. Укытучыларын бик яхшы беләм. Башкорт филологиясе факультетында минем аспиранткам Лидия Сәмигуллина да эшли. Соңгы вакытка кадәр башкорт филологиясе факультеты деканы булган Данис Солтан улы Тикеевны да минем укучым дип әйтергә була.
Мин әле Казан университеты ректоры булып эшләгәндә Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының ул чордагы ректоры белән Мәскәүдә киңәшмәләрдә, җыелышларда очрашып йөрдем, ләкин ул чорда Стәрлетамакка бара алмадым. Башкортстан дәүләт педагогия университетының элекке ректоры Рөстәм Кузеев чакыруы белән Уфага барган булды. Соңрак Стәрлетамак педагогия институты укытучыларын һәм җитәкчеләрен белә башладым.
Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе җитәкчеләренә, укытучыларына бик бурычлымын, чөнки алар минем 80 яшемне үткәрү өчен тоташ бер конференция оештырдылар. Анда башка тема турында сүз барачак, ләкин аны бит миңа багышлаганнар! Бу гади генә эш түгел, аның өчен республика җитәкчелегеннән рөхсәт алырга кирәк. Менә шуның өчен андагы барлык җитәкчеләргә, укытучыларга, студентларга изге теләкләр генә белдерәсем килә. Республика җитәкчеләренә аеруча зур рәхмәт.
— Сез Башкортстан өчен, безнең академия өчен бик күп фәнни-педагогик кадрлар әзерләгән кеше. Укытучы күңелендә яхшы яктан гына истә калырдай яраткан укучылар була. Алар белән гел аралашырга туры килә, күпләре ярдәмче булып та китәләр...
— Мөмкин булган кадәр мин анда лекцияләр укып, аспирантлар белән сөйләшеп, шушы бүлекнең мөдире Илшат Сәхиятулла улы белән киңәшләшеп, бергә башкарган бик күп эшләр бар. Шуның өчен ул академияне үзем эшләгән, үземнең бер югары уку йортым дип карыйм.
— Озын фәнни-педагогик хезмәт юлы үткән кеше буларак, башыгыздан узган иң кызыклы хәлләрне искә төшереп һәм күңелегездә уелып калган иң мөһим вакыйганы әйтсәгез иде.
— Казан дәүләт университетында кафедра мөдире булып эшләгәндә Башкортстанга беренче тапкыр бардым. Мине башкорт халкының мәртәбәле улы профессор Җәлил Киекбаев чакырды: “Менә университетта татар бүлеге ачтык, анда чын итеп лекция укы әле”, — диде.
1957 ел иде ул. Бу шуның өчен хәтердә калган: Октябрь революциясенең 40 еллыгы педагогия институты нигезендә университет һәм аңа Октябрьнең 40 еллыгы исеме бирелгән иде. Җәлил Киекбаев проректор итеп билгеләнгән. Без бик дуслаштык, киңәшләшеп, башкортлар һәм татарлар өчен тел, әдәбият, тарих буенча кадрлар әзерләү планын кордык. Ул минем аспирантларга — Казанда, мин аныкыларга Уфада махсус курслар буенча лекцияләр укыдык. Уфада әле диссертация яклау советы юк иде, Казанда яклыйлар иде. Менә шунда без бик күп башкорт һәм татар галимнәрен үстердек.
Җәлил Гыйният улы бик иртә үлеп китте һәм мин аның турында “Дәртле җыр” дигән китап яздым. Бик яхшы җырлый иде ул. Аның тормышы да җыр кебек иде, дип әйтәсем килде. Шушы китап өчен миңа Җәлил Киекбаев исемендәге премия бирделәр. Ул бүләкне миңа Башкортстан академиясенең бер утырышында тапшырдылар. Аннан соң инде бик истә калган вакыйгалардан менә шушы Стәрлетамак академиясендә татар теле бүлеген, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасын үстерүдә турыдан-туры катнашуым һәм башкалар тезелешеп китә.
— Хәзерге яшьләрдә нинди уңай һәм кире сыйфатларны билгеләр идегез?
— “Хәзерге яшьләр һәм элекке яшьләр” дип, гадәттә, чагыштырып сөйлиләр. Менә элек яшьләр җитди, тырыш иде, хәзер тормышка бераз җиңелрәк карыйлар, дип тә җибәрәләр. Ләкин мин моның белән килешмим. Бүгенге яшьләр арасында да үз халкын үстерергә тырышып йөрүчеләр бар. Элек тә яшьләр арасында бик күп талантлар бар иде, хәзер алар тагын да күбрәк дип исәплим. Менә бездә Илһам Шакировлар китсә, җырчылар калмас инде, дип йөрделәр. Илһам тарихта бар һәм калды, ул онытылмас, кабатланмас. Бер үк вакытта, сәнгать осталары күбәя бара. Халыкның мәдәни ягы, яшьләрнең аңы да үсә бара. Һәр заманның үз шәхесләре туып тора, үсеп тора.
— Әңгәмә өчен рәхмәт, Мирфатыйх ага! Сезгә корычтай сәламәтлек, зур уңышлар телибез!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үзәктә — кадрлар мәсьәләсе
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Үзәктә — кадрлар мәсьәләсе
Максатыбыз —  халыкка хезмәт итү
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Максатыбыз — халыкка хезмәт итү
Дин тарихын үзгәрткән җыен
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Дин тарихын үзгәрткән җыен
Май, хезмәт һәм шашлык!
28-04-2017 :: Җәмгыять
Май, хезмәт һәм шашлык!








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»