Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ишембайда – шәһәр көне

27.08: Ишембайда – шәһәр көне


Халык шәһәр көнен эштә матур күрсәткечләр, күтәренке кәеф белән каршы алды һәм рәхәтләнеп ял итте.
— Ишембайлылар ел башыннан өч миллиард сумлык товар продукциясе җитештерде. Сәнәгать тармагындагы үсеш темпы 2007 елның җиде аендагы белән чагыштырганда 137 процент тәшкил итә, — диде район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Марат Гайсин бәйрәмне ачу тантанасындагы чыгышында.


Бу көнне ишембайлыларның шатлыгын уртаклашырга бик күп кунаклар, рәсми кешеләр килгән иде. Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, финанс министры Айрат Гаскәров, Президент Хакимиятенең баш консультанты Фәнил Дәүләтшин һәм башкалар бәйрәм белән тәбрикләде.
Чара берьюлы берничә урында дәвам итте. Шәһәр универмагы алдындагы иркен мәйдан иртүк зур ярминкәгә әверелде. Кыйммәт булмаган бәягә анда һәртөрле авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга була иде. “Нефтьче” стадионында — спорт ярышлары, Ленин исемендәге мәйданда — чәчәкләр бәйрәме, Башкортстан нефтен тәүге ачучылар исемендәге мәйданда картиналар күргәзмәсе һәм рәсемнәр конкурсы башланды. Ишембайның торак белән файдалану идарәләре берьюлы сигез кварталда ишегалды бәйрәме оештырган иде. Анда халык аеруча күп булды. Бәйрәм программасының төрле конкурсларында, уеннарында, күргәзмәләрендә, спорт ярышларында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм сәхнәсенә туй күлмәгендәге яшьләр — бүген генә никахлы булган Зөлфия Әхмәрова белән Салават Баһаветдинов һәм Наталья Туленкова белән Илья Коновалов чакырыла. Аларны район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Марат Гайсин тәбрикли. Яшьләргә төсле телевизорлар бүләк ителә.

Ишембай — күп балалы гаиләләргә аеруча бай шәһәр. Биредә быел 689 сабый дөньяга килгән. Бәйрәм көнне алты зур гаиләгә тантаналы шартларда район хакимияте бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәм дәвам итә. Сәхнә түренә Ишембайның билгеле кешеләре — 20 ел хор һәм музыка җәмгыяте рәисе булып эшләүче, хор сәнгатен үстерүгә зур көч салган шәхес Мәрьям Солтанова белән исеме “Русиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кергән Владимир Игнатов күтәрелә. Владимир Леонтьевич күп еллар Ишембайның тарих укытучылары берлеге рәисе булып эшли. Аның инициативасы буенча 1997 елда шәһәрдә ул туплаган мәгълүмат һәм экспонатлардан тарих музее ачыла. Мәрьям Газизрахман кызы белән Владимир Леонтьевичка “Ишембайның шәрәфле шәхесе” таныклыгы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла, аларга багышланган җырлар яңгырый.
Гомумән, бәйрәм башыннан азагына кадәр концерт номерлары, күңелле җыр-бию номерлары белән бергә үрелеп дәвам итте. Ә кичке сәгатьләрдә ишембайлылар игътибарына танылган артистлар башкаруында зур концерт тәкъдим ителде.




Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Вчера, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
24-07-2017 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»