Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Эш сөйгәнне ил сөя

29.08: Эш сөйгәнне ил сөя


Районда шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алуны оештыру турында сүз чыкса, Кәкребаш авыл хакимияте башлыгы Илгиз Зиннәтуллинның йөзе кызарырлык түгел.
— Бездә шәхси ихаталарда 380 сыер исәпләнә. Халык үзеннән артып калган продукцияне сатып, акча эшләргә тырыша. Авыл Советы буенча быел 2670 центнер сөт җыеп тапшыру максаты куелды. Бу җәһәттән яшь эшкуар Илмир Хәсәновның тырышлыгын билгеләп үтәсе килә. Чөнки халыктан сөт җыю эшен ул үз иңенә алды. Кәкребаштан тыш Аблай, Исмаил, Тукмак-Каран авылларын да хезмәтләндерә. Үз транспорты бар. Халык Илмирның эшеннән бик канәгать. Чөнки исәп-хисапны гадел ясый, — ди Илгиз Рифкать улы.


Уңган егет иртән 3-4 сәгать эчендә дүрт авылны да урап чыга. Җыелган сөтне Туймазыга илтә. Завод акчаны эшкуарның банктагы исәбенә күчерә. Быел Илмир халыкка миллион сумга якын акча тараткан.
Илмир былтыр башлы-күзле булган. “Сөйгәнем белән язылышканга төгәл бер ел тулды. Мәхәббәтебезнең җимеше булып кызыбыз туды”, — дип куанычы белән уртаклашты яшь гаилә башлыгы. Хатыны Ләйсән Туймазы педагогия училищесын тәмамлаганнан соң авыл мәктәбендә эшли башлаган. Читтән торып педагогия университетына укырга кергән.
— Илмирның әтисе “Өсән” кооперативында алдынгы механизаторларның берсе. Ә бианай Кәкребаштагы картлар йортында эшли. Әле алар белән бергә яшибез, — ди Ләйсән. — Озакламый үз йортыбыз булачак. Авылның яңа урамында җир алып, Илмир төзелешкә тотынды. Әле әткәй, Илнур абыйсы ярдәмендә йортның нигезен салалар. Өй бурасын Бакалы лесничествосыннан алып кайтырга җыенабыз. Хаклар күтәрелде, сезгә 120 мең сум түләргә туры килер, диделәр.
Яшь гаиләгә йортны үз көчләре белән генә салу бик авырга төшәр иде. Ләйсәннең бюджет оешмасында эшләвен исәпкә алып, аларны торак төзү буенча яшьләр программасына керткәннәр. Районнан махсус комиссия килеп, яшь гаиләнең тормыш-көнкүреш шартларын, төзелеш мәйданында башкарылган эш күләмен карап киткәннәр.
— Субсидия һәм льготалы ссуда алырга бөтен документларны тапшырдык, — ди Илмир. – Төзелеш өчен дәүләттән 400 мең сумнан артык финанс ярдәме алырга тиешбез. Шуңа да якты өметләр белән яшибез. Төзелеш материалларын сатып алырга үземнең дә бераз акчам бар.
Илмирны авылда дин юлына баскан иманлы кеше булганы өчен дә ихтирам итәләр. Хәзер ул Коръән Кәрим нигезләрен, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләрен Ләйсәнгә өйрәтә. Дини тәрбияне Ильмир заманында авылда абыстай булып йөргән картәнисеннән алган, ул сөйләгән вәгазьләрне күңеленә сеңдереп үскән. Абыйсы Илнур һәм апасы Гөлнара да Коръәнне укый белә икән.
Менә шулай без Кәкребашта рухи яктан якты күңелле эшкуар егет белән таныштык. Шуңа иманыбыз камил: изге теләкләр белән яшәүче, тәртип-низамнарны яхшы аңлап, үз эшен яратып башкаручы яшь кешенең алдагы тормышы да күркәм булыр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
Вчера, 12:10 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
Вчера, 10:29 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр
Ах, кыяры, помидоры!
15-08-2017 :: Җәмгыять
Ах, кыяры, помидоры!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»