Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Социалистик Хезмәт Герое Евгений Иванов: “Кешене эшенә карап кадерләргә кирәк”

14.08: Социалистик Хезмәт Герое Евгений Иванов: “Кешене эшенә карап кадерләргә кирәк”


Быел Нефтекама шәһәре үзенең 45 еллык юбилеен билгели. Кама ярлары янында тиз арада шундый матур шәһәр үсеп чыгуына, әлбәттә, иң беренче чиратта, нефтьчеләр һәм төзүчеләр “гаепле”. Үткән гасырның 50нче еллары башында биредә геологлар бай нефть яткылыгы таба, 1955 елда Арлан нефтенең беренче фонтаны бәреп чыга. Нефтьчеләр артыннан бу якларга төзүчеләр килә, дистә ел да үтми, элек арыш шаулаган басуларда йортлар калкып чыга. Эшчеләр бистәсе булып төзелә башлаган Нефтекамага 1963 елда шәһәр статусы бирелә.
Яшь шәһәр бик күп белгечләрне бирегә җыя, күпләр монда хезмәт юлын башлап, уңыш казана. Шуларның берсе — төзүче, Социалистик Хезмәт Герое Евгений Иванов. Бүген гәзит укучыларга “Башнефтепромстрой” трестында озак еллар бригадир булып эшләгән хезмәт батыры белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


— Евгений Григорьевич, Сезне яңа төзелешкә нәрсә алып килде: романтикамы, патриотлык хисләреме, әллә башка сәбәпләрме? Ялгышмасам, Сез бит елга-диңгез белән бәйле кеше, пароход машинисты булгансыз. “Җир һөнәренә” күчүегез ничек килеп чыкты?
— Әйе, мин пароходта машинист булып эшли идем. 1952 елда әти үлеп китте, авылга кайтырга туры килде. Без Дүртөйле районының Әңгәсәк авылында яши идек. Авылда Бөре геолог-эзләнү бригадасы төпләнгән иде, шунда эшкә кердем. Озакламый алар Балакатайга күченеп китте, ә мин яңа төзелеш барган Нефтекамага юл алдым. Бу 1959 ел иде. Шуннан башлап минем язмыш әлеге шәһәр белән бәйле. Ул вакытта биредә иксез-чиксез ялан иде, шәһәр урынында эшчеләрнең палаткалары.
Мине “Башнефтепромстрой” трестының өченче төзелеш идарәсенә слесарь итеп эшкә алдылар. Краннар, подъемниклар, транспортерлар белән эш итә идем. Эшкә әлеге идарәнең баш механигы Владимир Чирсков кабул итте. Бик тырыш, акыллы, җаваплы кеше иде, аның соңыннан СССР министрына кадәр күтәрелүе юкка гына түгел. Владимир Григорьевич хезмәткәрләрнең белемен күтәрүгә гаять зур игътибар бирә иде. Ул мине трестның уку комбинатына башня краны машинисты һөнәренә укырга җибәрде. Шулай итеп мин монтажниклар бригадасында эшли башладым, газорезчик, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштердем.
Алтмышынчы еллар башында сәнәгать объектларын һәм йортларны блоклардан сала башладылар. Блоклар үзебездә җитештерелми, ә кайтарыла иде. Яңача җыелган иң беренче объект – тимер-бетон изделиеләре заводы булды. Бу өлкәдә тәҗрибә аз булганлыктан, эшне тизләтү, җайлаштыру өчен күп уйланырга, эзләнергә туры килә иде. Ул вакытта эретеп ябыштыру аппаратлары 300 килограмм авырлыкта, аларны арбага күтәреп салып, ат белән ташыйбыз. Кислород баллоннары да авыр, барлык нәрсә кул көче таләп итә. Шулай булуга карамастан, дәртләнеп, ярышып эшли идек, кешеләрнең ул вакытта кәефе икенче, алдагы көнгә ышанычы зур иде. Эшне уку белән чиратлаштырып, техник әдәбиятны өйрәнеп эшләдек.
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
— Шәһәрдәге сәнәгать төзелешләренең күбесенә Сезнең көч кергәндер?
— 1963 елда мине бригадир итеп тәгаенләделәр. Бу эшкә күчкәч, безнең беренче төзегән объект геофизиклар конторасына гараж булды. Аны комплектлауда физиклар үзләре дә безгә ярдәм итте. Туганлык, бер-береңә ярдәм итү хисе көчле иде ул вакытта.
Әйтүемчә, панельләр үзебездә җитештерелми иде, алып кайтканнарының озынлыгы алты метр, ә безгә кыска кирәк. Озак баш ватканнан соң, шартлаткыч шнурлар белән панельләрне урталай кисәргә карар кылдык. Шулай рационализаторлык эше белән дә шөгыльләнергә туры килә иде. Нефтекама нефть промыселы җиһазлары заводы, икмәк заводы, ясалма күн заводы, сүс эрләү фабрикасы, химчистка — бер-бер артлы объектлар тапшырыла торды.
— Ул вакытларда төзелеш мәйданы киң, эшләр гөрләп барган чакта техника, белгечләр җитә идеме, БНПС тресты тагы кайда төзелеш белән мәшгуль иде?
— Тулы җыелма төзелеш (полносборное строительство) белән ул вакытта Самсонов бригадасы да шөгыльләнә иде. Әйткәндәй, ул безнең шәһәрнең иң беренче Социалистик Хезмәт Герое булды. Алар күбрәк нефтьчеләр өчен объектлар төзү белән мәшгуль иде. Ә без шәһәрдә һәм күрше районнарда эшләдек. Бик күп авыл хуҗалыгы объектлары, фермалар, машина-трактор парклары төзедек. Блоклардан төзибез, берничә ай эчендә объектларны тапшыра торган идек. Калтасы, Краснокама районнарында бик күп төзедек. Күпме көч түгеп төзелгән объектларның хәзер ташландык хәлдә булуын күрүе авыр.
Техникага килгәндә, беренче елларда техника җитеп бетми иде. Ә панельләрне күтәрергә механизм кирәк. Кайбер блокларны ике кран белән күтәрә идек. 16 тонна авырлыктагы йөк күтәрә торган кран барлыкка килгәч, эш җайга салынды. Ә инде ИСКОЖны төзегәндә трест 60 тонналы кран алды. Аның үз авырлыгы 90 тонна иде!
Кран барыбызга да кирәк, шунлыктан аны чиратлашып файдалана идек, беркөнне аны төзүчеләр Исламов, Әхтәриев бригадасы куллана, югарыга измә, кирпеч мендерәләр. Икенче көнне кран монтажникларда. Килешеп эшли идек.
— Трест белән ул вакытта кем җитәкчелек итә иде? Ирешелгән уңышларның сере нәрсәдә?
— Директор Юрий Петрович Баталин иде. Бик җаваплы, таләпчән кеше, “трудоголик” диләр андыйлар турында. Аның машинасында һәрчак кирза итек йөрде. Кич белән ул бөтен объектларны, төзелешләрне әйләнеп кайта иде. Берәр җитешсезлек күрдеме — бетте, тәнкыйтьне жәлләми! Әмма шунда ук ничек кирәклеген аңлата, күрсәтеп бирә. Эшләгән кешене күрә белә иде.
— Евгений Григорьевич, ул еллардагы гәзитләр сезнең бригада үзен “ивановчылар” дип атаганлыгы, бригадагыздагы 28 монтажчының барысы да берничә һөнәргә ия булуы, иң беренчеләрдән булып бригаданың коммунистик хезмәт коллективы исеменә лаек булуы турында язып чыга. Озакламый Сезгә хөкүмәтнең иң югары бүләге – Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Бу хәбәрне ничек кабул иттегез?
— Бу мактаулы исем бирелгәндә мин монтажчылар бригадасын җитәкли идем. Әлеге югары бүләкне бөтен бригаданың күмәк көче, тырышлыгы белән яуланган уңышы дип саныйм. Ул елларда Нефтекама республикада эш күрсәткечләре буенча алдынгылар исәбендә иде. Яратып, кадерләп төзеде халык яшь шәһәрне.
— Евгений Григорьевич, үзенең 45 яшен билгеләүче шәһәрдә төзелешнең бүген дә туктап торганы юк. Шәһәрнең бүгенге тормышы турында ни әйтә аласыз?
— Ул еллар белән бүгенгене чагыштырып булмый, әлбәттә. Шәһәр урамнарыннан узганда күңелне горурлык хисләре биләп ала. Без эшләгәндә су — тышта, бәдрәф — тышта, җылылык юк иде. Ә хәзер халыкның яшәешенә сокланырлык. Шәһәр яшел, төзек, чиста, шунысы да куандыра.
— Социалистик Хезмәт Герое бүген ни белән мәшгуль, хезмәттәшләрегез белән очрашып торасызмы?
— Монтажчылардан миңа сәламәтлек буенча китәргә туры килде. Пенсиягә чыкканчы трестның уку комбинатында яшьләрне укыттым, хәвефсезлек техникасы буенча инженер булып эшләдем.
Хезмәттәшләр белән очрашып, аралашып торабыз, тик, кызганычка каршы, күпләр инде бакый дөньяга күчте, бик аз яшәп калдылар. Ә мин үзем бал кортлары белән мәшгуль, җәй айларын күбрәк бакчада үткәрәм. Сәламәтлек бик шәптән түгел, ә искитмәле җан ияләре – бал кортлары белән чирләр дә, авыртынулар да онытыла.
— Евгений Григорьевич, Сезнең бик күп җәмәгать эшләрен дә алып барганыгыз билгеле. Нефтекамада, үзегез эшләгән трестта Сезне хөрмәт итәләр, сагынып сөйлиләр. Ә үзегезнең иң якын истәлекләрегез нидән гыйбарәт, нинди хатирәләр күңелегезгә уелып калган?
— Минем бабай, тормыш иптәшемнең әтисе, бик аптырап: “Кай арада гомер үтелде икән, сизми дә калганмын”, — ди торган иде. Яшь чагымда мин аңа бик аптырый торган идем, ничек инде яшәгәнеңне сизми дә каласың? Баксаң, гомер, чыннан да, тиз үтә икән, инде балалар үсеп җиткән, оныклар ишәйгән, кайчан гына әле беренче ташларын салган шәһәр, әнә, нинди зур сәнәгать үзәгенә әйләнгән.
Кырык елга якын трестта эшләгән дәвердә истә калырлык нәрсәләр күп булды инде, уңышлар да, уңышсызлыклар да җитәрлек иде. Минем депутат эшчәнлегем белән бәйле бер вакыйга нигәдер күңелдә нык уелып калган. Бишкә алты метр зурлыктагы баракта балалары белән яшәп ятучы бер гаилә ярдәм сорап килгән иде. Шәһәр советына барып, эшне уңай хәл итеп булды, шул гаиләнең сөенгәне, минем алар өчен шатланганым истә калган. Күрсәләр, гел исәнләшеп, хәл белешеп, рәхмәт әйтеп китәләр иде.
— Евгений Григорьевич, бүген Сезне нәрсә борчый?
— Үзебездә дә, чит илдә дә халыклар, бигрәк тә яшьләр арасында милли аерма аркасында чыккан низаглар өчен бик борчылам. Минем бик зур теләгем бар: кешеләрне беркайчан да милләте буенча аермасыннар иде. Без кемнең нинди милләттән икәнен белми дә идек, бу мөһим дә түгел иде, шунлыктан, бу турыда уйлаганыбыз да юк иде. Минем бригадада урысы да, мари, татар, башкорт, удмурты да, хәтта немец та эшләде. Бертуганнар кебек дус идек. Балалар күп нәрсәләрне бездән өйрәнә, без, олылар, толерантлыкка ия булсак, дуслык-туганлыкны алга сөрсәк, балаларыбыз да милләт аермас иде. Кешене милләтенә карап түгел, ә эшләгән эшенә карап хөрмәтләргә, күтәрергә кирәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Вчера, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
24-07-2017 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»