Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Берьюлы тугыз кешене яшен суккан

19.07: Берьюлы тугыз кешене яшен суккан

Краснокама районында өч кешене яшен сугып үтергән, алтысы дәваханәгә озатылган. Соңыннан ачыклануынча, алар яшеннән саклану кагыйдәләрен бозганнар икән: яшен вакытында кесә телефоны аша сөйләшкәннәр һәм елгага якын торганнар.
Бу фаҗига 16 июльдә Николо-Березовка поселогы янында Кама елгасы ярында булган. Иртән үк урындагы халык пляжга килгән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан дәүләт идарәсенең матбугат хезмәтеннән Эдуард Вәлиев хәбәр итүенчә, чалт аяз көнне кинәт күкне кара болыт каплаган һәм яшен ялтыраган. Берничә секунд эчендә көчле җил күтәрелгән, әмма ял итүчеләр таралышырга ашыкмаган.


Шаһитлар күрсәтүенчә, 26 яшьлек Марина Садыйкова бу мәлдә кесә телефоныннан сөйләшеп торган. Яшен вакытында телефоннан сөйләшүнең куркыныч булуын белде микән ул? Монысы билгеле түгел. Яшен шунда ук кызны сугып үтергән. Ничек кенә сәер тоелмасын, үзенең хуҗасының гомерен өзгән телефонга зыян килмәгән. Ә менә кызның муенындагы алтын чылбыр тулысынча эреп беткән.
Яшен 10 метрлы ком баганасы күтәргән. Ул берничә минут эчендә бөтен пляжны каплап алган. Давыл тынгач, ял итүчеләр 14 яшьлек Женя Поповның һәм аның 15 яшьлек дусты Толя Медведевның хәрәкәтсез ятуын күргәннәр. Малайларга ярдәм итәргә соң булган — шул ук яшен аларның да гомерен өзгән.
Тагын алты кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән: аларның йөрәк ритмы бозылган, тәннәре янган, күкрәк читлеге сынган. Каза күрүчеләрнең барысы да Маринадан 20 метр ераклыкта булганнар. Бу урында илледән артык кеше булган. Башкаларның исән калуы — могҗиза.
Шундый фаҗигаләр кабатланмасын өчен исегездә тотыгыз: яшен вакытында кесә телефоныннан файдалану, радио тыңлау катгый тыела. Елга-күлләрдән ераграк китегез һәм ялгыз агач янында тормаска тырышыгыз. Машинадан чыкмасагыз да була. Радионы, двигательне сүндерү һәм антеннаны машина өстеннән алу да җитә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»