Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Базар шартлары яңача яшәүне таләп итә

31.07: Базар шартлары яңача яшәүне таләп итә

Туймазы районының кечкенә Бәтке авылында уңган һәм тырыш халык яши. Базар икътисады биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, хәзер күп кешеләр үз көчен шәхси хуҗалыкларын үстерүгә сала. Шуңа авылны үстерүдә шәхси секторның роле дә арта бара.
— Авылда 60ка якын хуҗалык исәпләнә, — ди Кәкребаш авыл Советы хакимияте башлыгы Рузил Гафаров. — Җирләр иркен булганлыктан, биредә халык малны күп асрый. Үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан яхшы гына керем алалар. Бәтке, Аблай авыллары халкы сөтне күбрәк сата. Вәгыйзь Хәмидуллин гаиләсе шәхси хуҗалыгында 6-7 баш сыер сава. Уңганлыгы һәм булдыклылыгы белән танылган Шакировлар да малны күп асрый. Рәзәния һәм Рәсим Шакировлар заманча бик матур дөнья көтә.


Хуҗа бар гомерен диярлек колхоз белән бәйләгән. Дүрт дистә елдан артык механизатор булып эшләгән. Тынгысыз кеше буларак, ул әле дә иҗтимагый тормыштан аерылырга теләми.
— Көзен шикәр чөгендере уңышын җыйганда эшкә чакырып алалар, — ди хезмәт ветераны. — Төягеч механизмны миңа ышанып тапшыралар. Без бит “өлкән гвардия” кешеләре, эшкә курыкмый тотынабыз. Тормыш иптәшем Рәзәния байтак еллар фермада эшләде, алдынгы савучы булды.
Авыл кешесе пенсия акчасына карап ятарга риза буламы соң? Хаклы ялга чыккач, Шакировлар да шәхси хуҗалыкларын киңәйтүгә тотынган. Иң башта 3 сутый җирдә теплица коралар. Хәзер алар авылдашларын ябык грунтта яшелчә үстерү серләренә өйрәтә.
— Бераз хәлләнә төшкәч, күпләп мал үрчетүгә тотындык, — ди Рәсим Миңнехан улы. — Былтыр дүрт сыер сава идек, быел савым көтүен алты башка җиткердек. Бозаулары белән бүген ихатадагы сыер малы 15 башка җитә. Мин шулай ук үгезләрне сугымга симертү белән дә шөгыльләнәм. Былтыр өч баш суеп саттык. Итен базарга үзебез илтәбез. Югары көрлектәге бер үгездән 35 мең сум тирәсе акча керә.
Сөт сату да гаиләгә яхшы гына файда китерә. Хуҗабикә телгә алуынча, алар декабрьдә үк хәзерләүчеләргә сөт тапшыра башлаган. Кышын продукциянең 1 литры өчен 11 сум түләгәннәр.
— Моңарчы без көненә 50-60 килограмм сөт биреп килдек. Кышкы айларда да 8-9 мең сумнан калмадык, — ди Рәзәния Әгъләм кызы. — Корылык аркасында гына соңгы вакытта сөт кимеде. Әле көненә 34-35 литр тапшырабыз. Акчасы да кышкы чорга караганда азрак. Чөнки хәзерләүчеләр җәен безнең продукциягә сатып алу хакларын киметә. Әле Туймазы комбинаты сөтнең килограммын 8 сум белән ала. Продукция эшкәртүчеләр крестьянның мәнфәгатен бигүк санга сугып бармый шул. Туймазы базарында авыл кешеләре сөтнең литрын 20 сум белән сата. Тик анда йөрергә һәркемнең хәленнән килми.
Шакировлар эшне җиңеләйтү, сыерларны машина белән саву өчен уңайлы аппарат сатып алган.
— Киленнәрем булмаса да, улларым миңа ярдәм итә, — ди хуҗа хатын. — Кайчак мине йокыдан да уятмыйлар, үзләре аппарат белән савып та куялар. Өч улыбыз да яныбызда, тик әлегә өчесе дә өйләнмәгән. 26 яшьлек Илһамга йорт төзергә участок та алып куйдык.
Егетләргә эш җитәрлек. Техника җанлы Рәсим абый былтыр кредит акчасына бер оешмадан “Беларусь” тракторы сатып алган. Без килгәндә улы Марат белән яңа печән чабу машинасын көйлиләр иде. Техника булгач, мал азыгы хәзерләү дә аларга җиңелрәккә төшәчәк. Өстәвенә, “Өсән” кооперативы кызу эш чорында күп хәстәрлекләрне үз иңенә ала. Шакировларга да Ык буендагы болыннардан дүрт пай чабынлык бүлеп бирелгән.
— Печән, саламы булса, кышны имин чыгарбыз. Мал санын киметмәскә иде исәп. Чөнки шул ит, сөт акчасына күз төбәп яшибез. Минем пенсия, ярый, 8 мең сумнан артыграк. Ә Рәзәния 4 мең сум гына ала. Аның балалар карап өйдә утырган елларын стажга кертмәгәннәр. Минем “Хезмәт ветераны” дигән таныклыгым юк, шуңа без бернинди льготалар белән дә файдаланмыйбыз. Шуның өчен дә бер пенсия акчасына гына карап ятып булмый. Безне шул өметләндерә: корылыклы елда “Өсән” кооперативы шәхси хуҗалыкларны печән-саламсыз һәм фуражсыз калдырмаячак. Заманы шундый: җитеш тормышта яшәргә телисең икән, базар ихтыяҗы өчен продукцияне дә күбрәк җитештерергә тырышасың инде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Алар утка  беренче булып кергән
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Алар утка беренче булып кергән
Ак калфакның табылган чагы
25-04-2017 :: Җәмгыять
Ак калфакның табылган чагы
Агитбригадалар кире кайта
24-04-2017 :: Җәмгыять
Агитбригадалар кире кайта
Ригада – сабантуй
24-04-2017 :: Җәмгыять
Ригада – сабантуй








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»