Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авылым тарихында халкым язмышы

26.09: Авылым тарихында халкым язмышы

Башкортстанның кайсы гына авылын алсаң да, үзенә генә хас икътисади, сәяси вакыйгаларга бай тарихына сокланасың. Сугышларга, коллективлаштыруга, ачлык елларына бәйле байтак мәгълүматларга юлыгасың. Авылдашларының иминлеге өчен янып йөргән батыр йөрәкле бихисап шәхесләр белән танышасың. Иглин районының гүзәл табигать кочагында урнашкан Рәсмәкәй авылының үткәне дә маҗаралы романга тиң. Аның елъязмасының кайбер битләре белән якыннан танышыйк.


Үзең теләп кабалага керү

Октябрь инкыйлабына кадәр үз көче белән көн күргән крестьяннарның тормыш-көнкүреше гаять аянычлы була. Чәчүлек җирләре аз булу аркасында керем гаиләне ашатып, тәрбияләргә җитми. Шуның өчен ярлы крестьяннар җәй көне үзләренең басу эшләрен башкару белән бергә авыл байларына ялланып тир түгә. Ләкин бу да аларның ярлы тормышын төзәтә алмый, чөнки хуҗалыкта елдан-ел гаилә әгъзалары арта, ә җир мәйданы шул килеш кала.
Елдан-ел фәкыйрьлеккә сөйри торган тормыш күп кенә халыкны авылда ишек-тәрәзәләренә такта кадаклап, шәһәрләргә күчәргә, анда эшчеләр санын арттырырга яисә халкы аз булган яңа җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр итә. Күп кенә ярлы крестьяннар үзләренең җәйге басу эшләрен бетерү белән эш эзләп күмәкләшеп Себер һәм Урал тирәсенә юл тота. Анда кыш буена урман кисү, күмер яндыру, вагоннарга утын һәм күмер төяү, шахталарда күмер чыгару кебек эшләрне үтәп, бераз акча җыйганнан соң язгы басу эшләре башлану алдыннан авылларына кайта торган була.
Элекке Уфа һәм Бәләбәй өязләре чигеннән агучы Чәрмәсән елгасы буендагы Рәсмәкәй, Югары Сәет, Купай, Түбән Сәет, Бакай, Бәшир, Яңа Калмаш һәм Иске Йомран авылларында яшәгән аз җирле крестьяннар 1908 елда киңәшләшеп, яңа җиргә күчеп китәргә булалар. Күчеп барырга яраклы җирне табар өчен үзләренең арасыннан Рәсмәкәй авыл кешеләре Мөхәммәтәмин Хәбибуллин белән Сәетгәрәй Гыйззәтуллинны Уфаның Крестьян җир банкына җибәрәләр. Алар Сафронова дигән бер бай хатынның Урман-Куди волосте Сим елгасы буендагы җирләре сатылуын ишетәләр һәм бу хакта Сафронованың йортына барып сөйләшәләр. Сафронова шушы 1351 дисәтинә җирен Крестьян җир банкы аша дисәтинәсен 62 сум белән сатарга ризалаша. Халык вәкилләре Сафронова һәм банк тәкъдим иткән шартларда җирне сатып алырга булалар һәм бу турыда халык белән киңәшләшер өчен авылларына кайтып китәләр.
Вәкилләр авылга кайткач, яңа җиргә күчеп китәргә ризалык биргән кешеләрне чакырып, килешү төзиләр. Анда болай дип языла:
“Без туксан йортлы җир хуҗасы Александра Назаровна Сафронованың Уфа губернасы һәм өязе Урман-Куди волосте Казаяк-Котыш авылына якын булган 1351 дисәтинә 2256 сажин җирен Крестьян җир банкының безгә бирә торган ссуда акчасына сатып алырга ризалык бирдек. Һәм шул алынган җирдә Рәсмәкәй дигән яңа авыл төзергә булдык. Ссуданы күрсәтелгән вакытка түләргә вәгъдә итәбез. Әгәр дә җәмгыятьнең шушы килешүендә күрсәтелгән берәр әгъзасы тиешле акчаны банкка вакытында түләмәсә, ул кешедән банк уставында күрсәтелгән тәртиптә бөтен чараларны кулланып, акчаны юллап алырга вәгъдә бирәбез”.
90 кеше кул куйган бу килешү 1908 елның 27 сентябрендә Бакай волосте идарәсе тарафыннан расланган.
Бу 90 кешенең 31е Рәсмәкәй авылыннан, 21е Югары Сәет, 12се Купай, 10сы Түбән Сәет, 4се Йомран, 2се Бакай, 6сы Бәшир, 3се Калмаш авылыннан. Күчеп килүчеләрнең күбесе Рәсмәкәй авылыннан булгач, яңа авылга да Рәсмәкәй дип исем бирелгән.
1908 елның ноябрендә Хәбибуллин белән Гыйззәтуллин халыктан берникадәр акча җыеп, ышаныч язуы һәм килешү тексты белән яңадан Уфага киләләр. Иң элек Сафронова белән аның җирен сатып алу турында килешү төзиләр. Бу документны Уфа округ суды каршындагы өлкә нотариусы раслый. Вәкилләр Сафроновага җир хакын түләү өчен банктан 80 мең сум ссуда алалар. 51 ел эчендә түләү шарты белән алынган ссуда өчен банкка ел саен 5,25 процент өстәмә түләргә вәгъдә итәләр.
Урта хәлле крестьянга мохтаҗлык кичерми яшәү өчен 20-30 дисәтинә җир биләргә һәм аннан файдаланырга кирәк. Бу кадәр җир 1600-1700 сум чамасы тора. Бу акчаны туплау өчен 70-80 баш ат, яисә 100дән артык сыер яки 3 мең поттан артык ашлык сатарга кирәк булган. Урта хәлле крестьян хуҗалыгында гадәттә 1-2 баш ат, шул ук санда сыер була. Еллык җыйган ашлыгы да 100-120 поттан артмый. Шулай булгач, 20-30 дисәтинә җир хакын бер кешенең гомерендә түләп бетерергә мөмкин булмаганлыгы үзеннән-үзе күренеп тора.
Рәсмәкәй халкы шундый кыйммәт бәягә җир сатып алып, үзен байбичә Сафронова һәм Крестьян җир банкы кабалага керә. Ул заманда башкача чарасы булмагач, нәрсә эшләсен соң бичара крестьян?
Тик Октябрь инкыйлабы гына халыкны бу кабаладан азат итте, алган җирнең бурычларын түләү бетерелә, бөтен җир һәм урманнар халыкка түләүсез бирелә.

Мәктәп утлары киләчәкне яктырта

1916 елда Рәсмәкәй авылында земство рәсми мәктәп ача. Ул вакытта бина булмаганлыктан, Фәрзәнә һәм Салих Бикмурзиннарның йортын арендага алалар. Земство ачкан мәктәптә дәресләр урыс телендә алып барыла, һәм малайлар белән кызлар бергә укый. Беренче укытучы булып Уфадан Хәмзә Дәүләтхазин дигән кеше килә. Тәүге чорда Рәсмәкәй мәктәбендә Лотфулла Габбасов, Габдулла Ибраһимов, Ахунҗан Шәрипов, Сөләйман Чанышев, Шәмсекамәр Ибраһимова, Фәрзәнә Бикмурзина һәм башкалар укыта.
Авыл халкы игенчелек һәм урманчылык белән шөгыльләнгән. Халык яңа урынга күчеп утырган елларда җирләр бик аз булу сәбәпле күп кенә кешеләр Казаяк, Ләмәз, Таутөмән башкортларының җирләрен арендага алып иген иккән, яисә игенне җир хуҗасы белән бергә уртакка чәчкән. Печәнлекләрне халык шулай ук Түбән Казаяк башкортларыннан арендага алган.
1912 елда земство Олы Теләк белән Сем елгасы арасында ат юлы салдыра. Аңа кадәр яз, җәй, көз авылдан Олы Теләккә ат белән йөрергә, йөк ташырга мөмкинлек булмый, чөнки атлар сазлыкка бата. Юлны эшләүдә бөтен Рәсмәкәй халкы катнаша. Бу юл халыкның икътисади хәлен күтәрүдә булышлык итә.
Беренче бөтендөнья сугышына кадәр Самара — Златоуст тимер юлы бер генә колеядан тора. 1914-15 елларда икенчесе салына. Бу эштә Рәсмәкәй халкы да актив катнаша.
1919 елның 11 июнендә Кызыл Армия Рәсмәкәйне Колчактан азат итә. Авыл эчендә дә, аның тирәсендә дә кызыллар белән аклар арасында каты сугышлар булмаган булуын. Аклар авылдан чыгып китәләр, алар артыннан ук Олы Теләк ягыннан кызыллар килеп керә. Рәсмәкәй Колчактан азат ителгәч, авылдан байтак яшьләр кызыл гаскәрләр сафына хезмәт итәргә китәләр.
1922 елда Рәсмәкәйдә төзелгән комсомол оешмасы барыннан да бигрәк яшьләрне сәяси тәрбияләү, аларга белем бирү һәм хәрби эшкә өйрәтү белән шөгыльләнә. Атна саен Рәсмәкәй мәктәбендә комсомол җыелышы үткәрелеп, анда яшьләр хөкүмәт чыгарган карарлары белән танышалар.
1928 елдан башлап авыл хуҗалыгын коллективлаштыру илебездә зур куәт белән алга китә. Колхозлар төзелгәнгә кадәр дә ярлы һәм урта хәлле крестьяннарның хуҗалыгын күтәрүдә Совет хөкүмәте зур ярдәм итә. Ил хөкүмәте ел саен чәчү орлыгы җитмәгән хуҗалыкларны орлык белән тәэмин итә, ат һәм авыл хуҗалыгы кораллары сатып алырга, льготалы шартларда кредитка акча бирә.

Авылның бүгенгесе

Бүген Рәсмәкәй — 64 йортлы, халкы иген игәргә, күпләп мал тотарга, гөрләтеп туйлар үткәрергә яраткан татар авылы. Бөтен район ихтирам иткән, өлкәннәргә тәрбия үрнәге булырлык данлыклы кешеләре дә күп аның. Шуларның берсе — Бөек Ватан сугышы ветераны Зәки Сакаев. 1924 елда туган Зәки Нурлыгаян улы 1942 елда әтисе белән бергә солдат каешы буа. Ул чакта аңа нибары 18 яшь була. Диңгез флотында дошманны тар-мар итүгә үз өлешен керткән Зәки өчен сугыш 1945 елда гына тәмамланмый. Якташыбыз японнарны дөмектерүдә катнашып, сигез елдан соң гына авылга кайта. Тыныч тормышта Фәния Зөфәр кызы белән гаилә корып, мәктәптә эшли башлый. Алар алты бала үстереп, 57 ел бергә торалар. Ике мөгаллимнең хезмәт стажы 98 ел тәшкил итә.
Кызганычка каршы, заман җилләре безнең авылны да читләп узмады. Күпчелекне өлкәннәр тәшкил итүе, яшьләр саны азаюы күңелне борчый. Монысы — хәзерге заманның барлык кечкенә авылларына хас күренештер. Шулай да соңгы елларда гамәлгә ашырылган реформалар, авыл хуҗалыгының үсеше төпкелдә гомер кичерүчеләр тормышында да чагылыш табачагына ышаныч зур. Үткән гасырның дөньяны тетрәндергән вакыйгаларын кичергән Рәсмәкәй теләсә нинди язмыш сынауларын җиңәргә сәләтле. Ул киләчәктә дә чәчәк аткан республикабызның бер таҗы булып торыр әле.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Башкалада – “МузеЙлар төне”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Башкалада – “МузеЙлар төне”
Ике республика —  бер дөнья
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Кагыйдә бозу үлемгә китергән
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Кагыйдә бозу үлемгә китергән
Сәләтле балалар бүләкләнә!
Вчера, 12:19 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

XML error in File: http://pdf.kiziltan.ru/main/rss.xml

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты


№ XML error in File: http://pdf.kiziltan.ru/llki/rss.xml

Архив номеров журнала


№ XML error in File: http://tulpar.kiziltan.ru/journal/rss.xml

Архив номеров журнала



Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»