Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әхмәтзәки Вәлиди истәлегенә

01.07: Әхмәтзәки Вәлиди истәлегенә

Үткән шимбәдә Санкт-Петербург дәүләт университетының шәрык факультетында Әхмәтзәки Вәлидинең бюсты һәм аның исемендәге Төрки тикшеренүләр үзәге ачылды.
Бу тантанада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев, Санкт-Петербург губернаторы һәм хөкүмәте хакимияте, Башкортстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Санкт-Петербург университеты җитәкчелеге, башкорт иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашлыгындагы рәсми делегация булды. Кунакларны Стәрлетамак дәүләт филармониясенең бию театры тәбрикләде.


Һәйкәлне ачу хөрмәте Илдус Илешевка һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты проректоры Илья Дементьевка күрсәтелде.
Тантанада катнашучыларны тәбрикләп, Илдус Гобәйдулла улы, Әхмәтзәки Вәлиди һәм Санкт-Петербург — аерылгысыз төшенчәләр, дип билгеләде һәм аларның башлангычына ярдәм иткән өчен Санкт-Петербург университеты җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.
“Башкортстан өчен Санкт-Петербург — изге төшенчә. Безнең мәдәни һәм тарихи элемтәләребез күптән яшәп килә. Бүгенге чара да безнең субъектлар арасында дуслыкны, үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итә”, дип билгеләде ул.
Илья Дементьев, Башкортстанның РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Салават Гомәров, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, университетның шәрык факультетының почетлы деканы Михаил Боголюбов, филология һәм сәнгать факультеты деканы Сергей Богданов, БР мәгариф министры Зиннәт Аллаяров бу вакыйганың Петербург һәм Башкортстан, төньяк башкалада яшәүче Башкортстан вәкилләре өчен зур әһәмиятле булуын билгеләде.
Башкортстан автономиясе башлангычларында торган күренекле башкорт төрки телләр галименең бюсты шәрык факультеты ихатасында урнаштырылган. Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Төрки тикшеренүләр үзәге шәрык факультеты, филология һәм сәнгать факультеты корпусында урнашкан. Бу үзәктә төрки телләр, төрки халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре өйрәнеләчәк. Биредә бихисап тарих, историография һәм филология буенча проектлар тормышка ашырылачак.
Почетлы кунаклар Төрки тикшеренүләр үзәген, Әхмәтзәки Вәлидинең тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган музей экспозициясен карадылар.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»