Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Кызыл таң”нан хәреф өйрәндем”

05.06: “Кызыл таң”нан хәреф өйрәндем”

Русиядә танылган эшкуар Шамил Шәмсетдинов гәзитебезгә бала чактан тугры

Бәләбәй шәһәрен хәзер бөтен Русия белә. “Нәрсә, анда аю биетәләрме әллә?” дигән сорау туарга мөмкин. Юк, әлбәттә. Биетсәләр дә, халыкның әллә ни исе китмәс иде. Хәзер безнең илдә кемне дә булса аю биетеп кенә аптыратып булмый торгандыр. Биредә сүз үтә гадәти, ләкин көндәлек тормышыбыз өчен бик кирәк нәрсәләр турында бара. Җаваплылыгы чикләнгән “Белпром” җәмгыятенең тимер каркастан мебель җитештерү цехы урнашкан урам бу. Продукциясе, әйткәнебезчә, бөтен Русиягә тарала. Тимердән өсте чуклап ясалган аяклы кием элгечләр, “Византия”, “Византия-люкс”, “Визит”, “Асконт” маркалы, барлар өчен — биек, балыкчылар, дача өчен җыелмалы табуретка-өстәлләр ясыйлар биредә. Өстәлләрнең аякларын җыеп кую да берни тормый. Көндәлек тормышта һәрвакыт кирәк, ныклы, матур һәм уңайлы. Эшләү өчен әллә ни материал да кирәкми. Тимердән ясалган мондый мебель мәктәп, хастаханә, офислар өчен алыштыргысыз. Әлеге дә баягы гадилеге, уңайлылыгы һәм матурлыгы белән.
— Үзебез өчен эшләмибез, барысы өчен дә эшлибез, — дип бик гади генә әйтеп куйды бу хакта “Белпром”ны оештырып җибәрүче һәм менә ун ел инде уңышлы эшләтеп килүче Шамил Шәмсетдинов.


Шамил — Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы егете. 1981 елда Уфа авиация институтын тәмамлап, Шамил авиация электр корылмалары буенча белгеч дипломы алган. Ленин исемендәге Пермь машиналар төзү заводында эшләгән. Армия хезмәтен, ике елга чакырылып, офицер буларак, Чиләбе штурманнар училищесында, Шадринскида үтә. Аны Пермьнән Бәләбәйгә чакырып кайтаралар. Җитәкчеләрне сайлап кую модада вакыт. Шамилне Бәләбәй радиотелеаппаратура заводы директоры итеп сайлап куялар.
1991 елда ул “Квант” фирмасы ача. Исеменнән үк күренгәнчә, фирма радио һәм телеаппаратура төзәтүгә махсуслашкан. Ике елдан касса аппаратларын да төзәтә башлыйлар. Берничә елдан бу якларда беренче булып радиоэлемтә белән шөгыльләнә башлый Шамил Исмәгыйль улы. Хәзерге вакытта бөтен электрон әйберләрне, үлчәү, радио һәм телефон элемтәсе чараларын фирма электрончылары карый һәм төзәтә. Радиостанцияләрне дә ремонтлый алар. 23 кешедән торган инженер-электрончылар коллективына техник үзәк начальнигы Владимир Коровкин җитәкчелек итә. Фирма хезмәтеннән Бишбүләк, Ярмәкәй, Бәләбәй районнары файдалана.
Шамил Исмәгыйль улының эшкуарлык хакында фикерләре дә кызыклы. Китаптан ятланган түгел алар. Барысы да тормыштан, үзе корган, күргән-кичергән, йокысыз төннәренә адаш булган уйлардан тукылган.
Чыннан да, әгәр хәзер Шамил Шәмсетдиновның “Белпром” фирмасы ясаган тимер каркаслы мебель бөтен Русиягә тарала икән, ул бит тәүдә идея, фикер буларак туган.
Бүген, 90нчы еллар белән чагыштырганда, эшкуарлыкка административ каршылык нык кимеде. Бөтен каршылыкларга үч итеп яшибез, дигән лозунг ул чактагы кебек үк актуаль яңгырамый хәзер. Бүген эшләргә җирле хакимият түгел, федераль законнар комачаулый.
Шамил Исмәгыйль улының гаҗәеп милләт җанлы кеше булуына килгәндә, бу сыйфат аңа ана сөте белән кергәндер. “Әти алдыра иде, мин “Кызыл таң” гәзитеннән хәрефләп укырга өйрәндем”, ди ул үзе бу хакта. Әңгәмәдәшем шулай хәтерли. Һәм бөтен гомере буе үзе хәреф өйрәнеп тормышка аяк баскан гәзиткә тугры ул.
Узган яртыеллыкта туган Мәтәүбаш авылыннан егермедән артык кешегә, үзе әйтмешли, бөтен туган-тумачага, пенсионерларга, гомумән, якын иткән кешеләренә “Кызыл таң” гәзите яздырган иде Шамил Шәмсетдинов. Алдагы яртыеллыкта да яздырмакчы. Моның шулай буласына шик юк, чөнки Шәмсетдинов гомерлек подписка оештыру хакында фикер йөртә. Туган телебез бетәргә тиеш түгел.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
Вчера, 12:10 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
Вчера, 10:29 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр
Ах, кыяры, помидоры!
15-08-2017 :: Җәмгыять
Ах, кыяры, помидоры!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»