Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сабырлык таләп итүче һөнәр

23.05: Сабырлык таләп итүче һөнәр


Моннан 15-20 еллар элек мәктәпләрдә гөрләп пионер оешмалары эшли иде. Аның бигрәк тә тимурчылар командасында әби-бабайларга ярдәм итеп йөргән мәлләре хәтердә нык уелып калган. Шулай бервакыт безне, сыйныфташ өч кызны, олыгаеп барган улы белән генә гомер кичерүче Гөлчирә әбигә билгеләделәр. Нишләптер, әбекәйгә ярдәмләшергә барасы көнне безгә сыйныфтагы 4 малай да иярде. Җидәүләшеп барып кердек. Мич алдында мәш килеп йөргән олы яшьтәге апа безне күрүгә: “Кызларны гына көткән идем бит әле. Ир балалар эшләрдәй эшем дә юк...” дип каушап ук калды. Шулай да бер килгәч, кире борып җибәрергә кыймады бугай. Малайлар абзар тирәсенә юл тотты, ә без, кызлар, идән юарга керештек. Эш бетүгә әбекәй йөгергәли-йөгергәли чәй табыны өлгертте. Өстәлгә яңа гына мичтән чыккан бер тәлинкә бәрәңге пәрәмәче килеп кунаклады. Аның тәмлелеге!.. Җиде кул бер генә үрелде, тәлинкә бушап та калды. Гөлчирә әби сөлгегә төреп куелган җылы пәрәмәчләрне чыгарып салып тора, ә без, балалык белән аны-моны уйламый, сыпыртабыз гына. Бу тел йотарлык тәмле пәрәмәчләрнең кырдан арып кайтасы механизатор улы өчен әзерләнгәнен уйлый белмәгәнбез инде ул чакта. Таба төбен ялтыратып дигәндәй, кайтырга кузгалгач, Гөлчирә әби кыенсынып кына әйтеп куйды: “Ярар, балалар, башкача җәфаланып йөрмәгез инде. Мин ул идәннәрне үзем дә атнасына бер сөрткәләп алам...”
Хәзер авылларда тимурчылар күптән күренми инде. Аның каравы, ярдәмгә мохтаҗ олыларны карауны хөкүмәт үз өстенә алды. 90нчы еллардан социаль хезмәткәр дигән яңа төр һөнәр барлыкка килде.


— Бездә 44 социаль хезмәткәр эшли. Аларның 15е шәһәрдә, ә калган 29ы авылларда яшәүче өлкәннәрне һәм төрле яшьтәге инвалидларны хезмәтләндерә. Сезне Түбән һәм Югары Чат авылларында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне караган тәҗрибәле хезмәткәрләребезнең берсе Финия Исламовага билгеләдек. Ул инде бу өлкәдә 15 еллап эшли. Үз эшен күңел биреп, намус белән башкара. Әбекәйләре дә бик канәгать үзеннән. Хәер, эш барышында барысын да үзегез күрерсез, — дип сөйләп китте юл уңаеннан Яңавыл районы һәм шәһәре халкын социаль хезмәтләндерү үзәге җитәкчесе Клара Зыя кызы Гараева.
Түбән Чат Яңавылдан ерак кына урнашкан икән. Без авылга барып кергәндә Финия апа эш көнен башлап җибәргән иде инде. Ул олы яшьтәге җиде кешегә ярдәм күрсәтә. Әбекәйләрнең иң олысына — 88, кечесенә 78 яшь. Араларында I һәм II группа инвалидлары да бар.
Финия апаның Социалистик Хезмәт Герое Флүрә апа Әминева йортында мич агартып йөргән чагына туры килдек. Мин социаль хезмәткәр эшен болай ук күз алдына китермәгән идем, әлбәттә. Кибеткә барып килү, идән юу, су китерү кебек эшләр булыр, тик менә мич агартырга туры килер дип башка да кереп чыкмаган иде. Өстәвенә, Финия апа тәрәзәгә карап: “Яңгыр гына явып китмәсә, төштән соң Шәфкыя апаның бәрәңгесен утыртып аласы бар”, дип тә куйды.
— Бәрәңге утырту да социаль хезмәткәрнең бурычына керәмени соң? — дим гаҗәпләнеп.
— Гомум положение буенча төп һәм өстәмә социаль хезмәт күрсәтү дигән нәрсә бар. Азык-төлек белән тәэмин итү, табиб чакырту — болары төп һәм бушлай башкарыла торган эшләр. Идән юу, өй җыештыру, су ташу, бакча эшләрендә ярдәмләшү өстәмә бурычларга карый. Өстәмә хезмәт күрсәтү түләүле, билгеле. Мондый хезмәт өчен хак кешенең пенсия күләменнән чыгып, әгәр дә ул яшәү минимумыннан артык булган очракта гына билгеләнә. Әйтик, кемгәдер өстәмә хезмәт аена 9 сум 50 тиенгә, кемгәдер 22 сумга төшә, 50 сумга җиткән очраклар да бар, — дип ачыклык кертте Клара Зыя кызы.
— Дөресен әйткәндә, эш вакытында монысы — төп бурычым, ә монысы өстәмә дип бүлеп утырмыйсың. Нинди йомышлары бар, һәммәсен дә үтәргә тырышам, — дип сүзгә кушылды Финия апа. — Кешелеклелек дигән нәрсә дә бар бит әле. Мин үз эшемне һич авырсынмый башкарам, исәнлек кенә булсын. 15 ел эчендә төрле холык-табигатьле кешеләр белән эшләргә туры килде. Нинди буш савыты бар, су ташытып, ике көннән аны кире түктереп, янә тутыртып җәфалаганнары да, елына ике-өч тапкыр өй юдырганнары да...
— Сабырлык, түземлелек сорый торган һөнәр бу, сеңлем. Бер генә мисал, без хезмәт күрсәткән олы яшьтәге шәһәр әбие тәрәзәләрен бернинди чистарткыч чаралар кулланмыйча, су белән генә юарга рөхсәт итә торган иде. Кулын әледән-әле чиләккә тыгып карап, нишләп суың кимеми, чиста юмыйсың, ахры, дип социаль хезмәткәребезне зар елата торган иде, — дип хәтерли үзәк директоры.
Ә икенче бер әби, моңа кадәр туганнары бананны әрчеп кенә биргәнгә күрә, караучы ханым кабыгы-ние белән тоттыргач, начар күргәнлектән: “Банан болай сатылмый ул, авырлыгын арттырыр өчен тышы белән алгансың”, дип теңкәсенә тия. Шундыйрак хәлләр турында да ишеткәннән соң, беренче карашка физик көч кенә таләп иткән һөнәр әнә шундый авыр психологик нечкәлекләре белән дә ачыла башлады. Үземне бу урынга куеп карыйм да, түземлегем күпмегә җитәр иде икән?! Өстәвенә, социаль хезмәткәрнең хезмәт хакы да эшенә карата әллә ни зур түгел бит.
...Яңа һөнәр үзләштерергә килгәч, карап торып булмый бит инде. Өскә Флүрә апаның халатын элеп, мин дә эшкә тотындым. Алай дигәч тә, авыл баласы өчен мич агарту ул кадәр үк ерып чыкмаслык эш түгел инде. Йорт хуҗабикәсе үзе дә, сигезенче дистәне ваклавына карамастан, сер бирми, безнең тирәдә йөгергәләп йөри. Флүрә апа бөтен гомерен хезмәткә багышлаган кеше. Яшьлегендә Аскын районында, Пермь өлкәсендә урман кисәргә дә, кул белән иген урырга да туры килгән аңа. “Көчле, нык булдым мин. Ашлык тутырылган зур-зур капчыкларны эһ тә итми җилкәмә сала идем”, — дип хәтерли Флүрә Миргали кызы. Ә аннан соң озак еллар фермада сарык караучы булып эшләгән. Намуслы, тырыш хезмәте өчен 1966 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Үзе эшләгән ферманың җитәкчесе була Флүрә апа. Мал-туарга булган мөнәсәбәте әле булса үзгәрмәгән. “Мин мал асрамый яши алмыйм, алар минем өчен дару кебек, күңел юанычы”, ди әле булса терлеген бетермәгән олы яшьтәге апа. Үзе авырып киткән чакларда гына сыер-сарыкларын Финия апага ышанып тапшыра икән ул.
— Ярдәмчегез булгач, дөнья көтүе күпкә җиңелрәктер? — дим япа-ялгыз гомер кичерүче апага.
— Уң кулым ул минем Финия, әле дә ул бар...
Мич тә, үзем дә агарып беттем, дигәндәй. Биредә эшне төгәлләгәннән соң Кәбирә апа Шәңгәрәева янына киттек. Апабыз сөлгесен иңенә салып, мунчага китеп бара иде.
— Ике-өч минутка соңга калсагыз, эзләп тә таба алмый идегез бит, — дип көлеп җибәрде апабыз. Үзе иң якын танышын күргәндәй, Клара Зыя кызын кочып алды.
— Бу өлкәдә 18 ел эшлим, сеңлем. Еш кына авылларга чыгарга, үзебез хезмәтләндергән кешеләрнең яшәү шартлары белән танышып йөрергә туры килә. Шуңа күрә алар — мине, мин аларны күптәннән беләм, — ди җитәкче.
Һәр төбәкнең үзенчәлекле яклары була. Биредә күтәрмәләр өйнең тышкы ягында түгел, ә эчтә урнашкан. Өстәвенә, биек үзләре. Бизәкләп сугылган паласлар җәелгән баскычлардан атлап керүе үзе күңелле.
— Бәй, Кәбирә апа, нишләп көтмәдең инде?! Идәннәреңне үзем юам дигән идем бит...
— Уфадан да кунак белән киләсеңне ишеткәч, эшләрне иртәрәк бетереп куйдым. Ярый, сиңа да азрак ял кирәк Финия. Әле берсе көнне генә бәрәңге утыртышып киттең. Батырга да ял кирәк. Әйдәгез, бер сөйләшеп утырыйк әле булмаса.
Кәбирә апа барыбызны да өстәл артына утыртты. Үзенчәлекле яңгыравык тавышлы апа кызыклы тормыш сәхифәләрен барлый-барлый, безне яшьлек елларына алып кереп китте:
— Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, якын ахирәтем Бәдрия белән икебезне Биектау районының Яманширмә авылына укытырга җибәрделәр. Туган якка кайтарырга сорап карыйм, кая ул! Бер ел эшләгәннән соң сугыш чыкты. Укытучыларны колхозга эшкә чыгардылар. Авыл эвакуацияләнгән халык белән тулды. Ачлык-ялангачлык башланды. Бәдрия белән уйлаштык та, сугышка алуларын сорап, военкоматка гариза бирдек. Иртәгә имтихан дигән көнне, 38 укучымны калдырып, армиягә киттем...
Хабаровскида кече авиаторлар әзерли торган алты айлык курслар тәмамлаганнан соң, Чита өлкәсендәге авиапоезд дигән частька эләгеп, көнбатыш Украина фронтлары буйлап самолетлар төзәтеп йөрүе турында бик җанлы сөйли утлы сугышны кичкән яугир. “Бәхеткә, Бәдрия белән һәрвакыт бергә эләктек, Польша чигенә кадәр бергә барып чыктык. Бүгенге көндә ахирәтем Казанда яши, әле булса аралашып торабыз”, — ди фронтовик.
Сугыштан соң Кәбирә Гата кызының хезмәт юлы туган мәктәбендә үтә. Тырыш хезмәте өчен РСФСРның мәгариф отличнигы исеменә лаек булган. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Ләкин бүгенге көндә ялан кебек өйдә берүзе гомер кичерә сугыш ветераны. Бер улы — Свердловск өлкәсендә, икенчесе Яңавыл шәһәрендә яши. Төпчеге Илдар еш кына кайтып, ярдәмләшеп тора торуын, шулай да Кәбирә апага килен тәрбиясе җитмәве сиздерә.
— Әле күптән түгел Финия белән өйләрне юыштырып чыктык. Беркөнне бәләкәй яктагы паласларымны юып китте. Түрдәгесен көннәр җылытуга дип тора. Дарулар алып кайткан да, җирләремне рәсмиләштереп йөргән дә, күңелемдә җыелганнарны бүлешкән кешем дә ул, — ди әбекәй.
Төштән соң коеп яңгыр яварга кереште. Яшермим, эчкә бер җылылык йөгерде. Бәрәңге утырту турында сүз чыккач, асфальт өстендә генә текелдәп йөри торган туфлиләремне, өстемдәге ак курткамны уйлап пошаманга калган идем инде. Үземчә, алдан ук нәфис кулларымны кызганып куярга да өлгергән идем. Бәрәңге чәчүдән җиңел генә котылгач, остазым белән Шәфгыя әбигә су алып килергә киттек.
— Бу көянтәне каян таптыгыз?! Безнең якларда аны хәзер музейларда гына очратырга мөмкин, — димен уены-чыны бергә. Соңгы тапкыр көянтә асып суга балачакта барган идем. Шуңа күрә тулы чиләкле көянтәне иңгә салгач, әллә ничек сәер булып китте. Аның каравы, Шәфгыя әби шатланып туялмый.
— Рәхмәт яусын инде хөкүмәткә, безнең ише ярдәмгә мохтаҗларны онытмый. Әгәр дә Финия кебек кешеләр булмаса, картлык көнебездә бер тамчы суга да зар-интизар булып яшәр идек бит. Озак вакытлар урыннан торалмый авырып яттым. Ярый әле шушы бала бар. Даруларымның кайсын кайчан эчәргә язып китә, идәннәремне юа, су китерә, бала урынына карап, мунчаларга кадәр кертә. Бакчамны сөрдерергә тракторына кадәр сөйләште. Берүк исән, аяк-куллары сызлаусыз булсын, — әбекәй күз яшьләрен сөртә-сөртә бик озак рәхмәтләр укыды.
Шәфгыя әби Кунакужинаның язмышы да бик җиңелдән булмаган. “Үзем исән чакта өч баламны җир куенына салдым”, — ди олы яшьтәге апа ачынып. Бүгенге көндә өчесе исән-имин. Тик икесе Үзбәкстанда яши. Бер улы Яңавыл шәһәрендә ялгызы ике ул тәрбияли. Аның үз мәшәкатьләре, билгеле. Шуңа күрә әбекәйнең бөтен терәге, юанычы Финия апа булуга аптырыйсы да түгел.
Эш көнен тәмамлап, Финия апаларга кайтып кердек. Аның йөзендә бер генә ару билгесе дә сизелми, тизрәк чәй әзерләргә кереште. Әллә ни эш тә эшләнмәде, ә мин арып-талып диванга килеп утырдым. Шулай шул, социаль хезмәткәр булып эшләү өчен, беренче чиратта, физик яктан нык, сәламәт булырга, кем әйтмешли, батырып эшли дә, ашый да белергә кирәк. Икенчедән, бу һөнәр кешеләр белән эшли белүне, нечкә психолог булуны таләп итә. Ә бит олы кеше сабый бала белән бер. Холыксызланып та китә, еш кына бер җылы сүзгә мохтаҗ. Ә бит башка кешеләрне юатыр, аларның күңеленә җыелганнарны тыңлап утырыр өчен үзеңә көчле рухлы булырга кирәк. Уңганлык, вакыт белән исәпләшмәү турында инде сөйләп торасы да юк. Финия апа нәкъ шундый сыйфатларга ия хезмәткәрләрнең берсе. Чын-чынлап үз эшенең фанаты ул. Үз бакчасында эш башланмаган да әле, ә ул әбекәйләре өчен өзгәләнеп йөри. Аңардан үрнәк алып, бу эшнең асылына төшенергә була.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Башкалада – “МузеЙлар төне”
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Башкалада – “МузеЙлар төне”
Ике республика —  бер дөнья
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

59 (25063)

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»