Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җиңү тантанасы атлый ил буйлап

10.05: Җиңү тантанасы атлый ил буйлап

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 63 еллыгы Башкортстан Республикасында киң билгеләп үтелде. Майның беренче көннәрендә үк республика районнарында һәм шәһәрләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышлар, мәдәни чаралар, Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, фронтовиклар һәм тыл эшчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын хөрмәтләү чаралары узды. Башкортстанда “Георгий тасмасы” дигән Бөтенрусия акциясе үтте. Бу чара ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алу хөрмәтенә өченче ел үткәрелә. Җиңү көнен бәйрәм итү көннәрендә республикада 100 меңгә якын тасма таратылды. Сугыш инвалидларына “ВАЗ-2107” автомобильләре тапшырылды. 45 Бөек Ватан сугышы ветераны республика Президенты Мортаза Рәхимов кулыннан Уфа шәһәрендә фатир ачкычы алды.

Бөек Җиңүнең 63 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Уфаның барлык мәйданнарында, мәдәният учакларында, ял паркларында үтте. Башкалабызның Җиңү паркында үткән тантанада Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Раил Сарбаев, Уфа шәһәр округы хакимияте башлыгы Павел Качкаев, башка рәсми кешеләр катнашты.


Башкаланың илебез тарихында иң зур Җиңү хөрмәтенә ачылган бу паркы олы бәйрәм көнендә тагын да күркәмләнгән. Орден-медальләрен таккан сугыш һәм тыл ветераннары, урта буын вәкилләре, шәһәргә килгән кунаклар, яшьләр, укучы балалар иртәдән үк Җиңү паркына агылды. Аларны тынлы оркестр, Уфа кадет корпусы курсантлары, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр каршы алды. Биредә һәр урында бәйрәм рухы сизелә, сугыш чорындагы көйләр яңгырый. Ветераннар яудашлары белән очрашып, күрешеп әңгәмәләшә, фронт хатирәләрен яңарта. Бик күпләр Җиңү паркына гаиләләре белән килгән.
— Мин сугышка 1943 елда Чишмә хәрби комиссариатыннан алындым. Беренче Белоруссия фронтының, алтынчы аерым миномет бригадасында разведчик булып хезмәт иттем, — ди сугыш ветераны Камил Мәхмүтов. — Варшаваны немец илбасарларыннан азат итүдә катнаштым. Бөек Җиңүне Берлинда каршы алдым. Аннары туган ягыма кайттым. Хатыным Тәнзилә белән бер ул тәрбияләп үстердек. Әле оныкларыбыз, туруннарыбызны сөеп, сөенеп, шатланып Чишмә районының Югары Хаҗәт авылында яшибез. Уфаның Җиңү паркына ел саен киләм. Бөек Җиңү көненнән дә бөегрәк бәйрәм бармы соң!
Дошманга каршы көрәштә Башкортстан яугирләре күрсәткән тиңдәшсез батырлыклар бөтен илгә билгеле. Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан көчле индустрия үзәгенә әйләнә, биредәге завод-фабрикалар көнне төнгә ялгап, фронт өчен эшли. Авыл эшчәннәре дә фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтә, “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән максат белән эшли.
Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов, Җиңү паркындагы бәйрәм чараларында катнашып, ветераннар белән аралашты, каһарман якташларыбыз Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә чәчәкләр салды.
Шушы ук көнне Уфаның
В. Ленин исемендәге мәйданында “Хөрмәтле ветераннар” программасы булды, аннары яшьләр бәйрәме үтте. Тантаналар Җиңү салюты белән тәмамланды.
Дим районының ял паркында, Н. Гастелло исемендәге скверда, “Кашкадан”, В. Ленин, М. Гафури, И. Якутов исемендәге паркларда шаулап-гөрләп бәйрәм чаралары узды.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Башкалада – “МузеЙлар төне”
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Башкалада – “МузеЙлар төне”
Ике республика —  бер дөнья
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

59 (25063)

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»