Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кошлар патшасы — кыю бөркет бар...

10.04: Кошлар патшасы — кыю бөркет бар...

Милли батырыбыз Салават Юлаев кыю ирләрне бөркеткә тиңләгән. Башкортстан җиренең шулкадәр кыю һәм көчле егетләр үстерә алуы белән горурланасың да, куанасың да. Советлар Союзы Герое исемен ике тапкыр алган очучы Муса Гәрәев үзе генә ни тора! Миңа Белорет шәһәре егете, заманында ил Хәрби-һава көчләре командующиеның беренче урынбасары булган, космонавтика өлкәсендә дә эшләгән авиация генерал-полковнигы Борис Федорович Корольков белән дә танышу бәхете тигән иде. Һәм, булса була икән, “Известия Башкортостана” гәзитендә эшләгәндә редакциягә бер көн Иван Иванович Пстыгоның кереп чыгарга ниятләвен әйттеләр. Элегрәк аның белән күрешкәнем бар иде, шуңа авиция маршалын ифрат шатланып көттем.

Яшьрәк буын гәзит укучыларның бу данлыклы очучыны белмәү ихтималын исәпкә алып, якташыбыз белән кыскача гына таныштырып үтим.
Иван Пстыго 1918 елның 10 апрелендә Уфа губернасы Уфа өязенең Сухополь авылында туган. Хәзер ул тирәләр Архангель районына карый, ә Пстыгоның туган-тумачасы башлыча Валентиновка авылында яши. Иван Ивановичның тормыш юлы күпчелек хәрбиләрнеке кебек гади. Бөек Ватан сугышына бер ел калганда Энгельс очучылар хәрби-авиация училищесын тәмамлаган. Хәзер бу шәһәр икенче исем йөртә, ә 1941 елның сентябренә кадәр Идел буе немецлары автономияле республикасының башкаласы булган. Иван Пстыго фронтта звено, эскадрилья командиры булып хезмәт иткән. 1943 елның декабрендә Пстыгоны штурмлаучы авиаполк командиры итеп тәгаенлиләр. Йөзгә якын сугышчан очыш вакытында Иванны немецлар дүрт тапкыр бәреп төшерә. Ләкин якташыбыз исән калган.
Сугыш беткәч, Иван Пстыго авиация полкы, дивизиясе, корпусы белән командалык итә. Ун ел СССР Хәрби-һава көчләре командующие урынбасары була. Оборона министрлыгында да, генераль инспекторлар төркемендә дә эшли.
Очрашканда маршал, әлбәттә, орденнарын санап утырмады, әмма белүемчә, Иван Иванович ике Ленин ордены, җиде Кызыл Байрак, шулай ук Александр Невский, I дәрәҗә “Ватан сугышы”, Кызыл йолдыз, Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән. Аның чит дәүләтләр орденнары да бар. 1967 ел Пстыгога СССРның атказанган очучысы исеме бирелгән иде. Төгәл утыз ел элек батыр бөркет Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
...Маршалны мин Матбугат йортының алдында каршы алдым. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Бик гади, ипле кеше Иван Иванович, ул чорда Башкортстанга еш кына кайтып йөри иде. Хәзер андый форсаттан чикләнде — ни дисәң дә авиация маршалы Иван Иванович Пстыгога бүген туксан яшь тулды. Якташыбызны ихлас котлап, элекке очрашуны хәтергә алып, әлеге фоторәсемне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сез булганда тормыш яктырак!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез булганда тормыш яктырак!
Киләчәгең ничек, авылым?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Киләчәгең ничек, авылым?
Башкортстан –  алтын бишек
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Башкортстан – алтын бишек
Тәрәзәдән балалар коела
Вчера, 15:54 :: Җәмгыять
Тәрәзәдән балалар коела
Кырым – безнеке!
21-03-2017 :: Җәмгыять
Кырым – безнеке!
Хәлиткеч килешү
21-03-2017 :: Җәмгыять
Хәлиткеч килешү








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»