Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Салкыннарда өшемәссең, бурычыңны түләсәң

24.09: Салкыннарда өшемәссең, бурычыңны түләсәң

Салкыннарда өшемәссең, бурычыңны түләсәңҖылыту чоры башланырга да күп калмады. Әлегә салкын көннәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр мамык шәлгә төренеп утырырга, фатирларын электр җиһазлары ярдәмендә җылытырга мәҗбүр. Беренче карашка, мәсьәләне хәл итү өчен казанлыкларны эшләтеп җибәрү дә җитә сыман. Асылда, мәсьәлә катлаулырак. Кыш якынлашса да, республиканың торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре бурычларын түләргә ашыкмый. Әйтик, бүгенге көндә түләүләрне кертмәгән өчен 24 казанлыкка электр энергиясе бирү туктатылган. Бурыч туплаган предприятиеләргә, фатир хуҗаларына карата нинди чаралар күреләчәк? Мәсьәлә вакытында хәл ителмәсә, җылыту чорында күңелсез хәлләр булмасмы? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт советы утырышында сүз шул хакта барды.

— Эксперт советының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр моңа кадәр торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә каралды, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Елена Родина. — Бер ел элек коллегиядә, саннарны анализлап, төрле тәкъдимнәр кертелде. Шул исәптән, законнарны үзгәртү турында да сүз барды. Кызганычка каршы, хокук экспертлары башлангычларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге таба алмады. Шуңа карамастан, туктап калмадык. Суд приставлары белән бәйләнеш урнаштырдык. Берлектә үткән күчмә утырышларда торак-коммуналь хуҗалыктагы бурычлар турында фикер алыштык. Тарифлар арту түләмәүчеләрне дә күбәйтте. Алынган мәгълүматларны анализлап, мәсьәләнең асылына төшенергә телибез. Федераль законнарда көтелгән үзгәрешләр турында да онытырга ярамый.
Әйткәндәй, Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты беренче укуда Русиянең Торак кодексына үзгәрешләр кертүне хуплаган. Нәтиҗәдә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә карата күрелүче чараларның катылануы ихтимал. Биредә, кулланучылардан тыш, ресурсларны халыкка җиткерүчеләр турында да сүз бара.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Матур әниләр мода күрсәтәчәк
Сегодня, 14:55 :: Җәмгыять
Матур әниләр мода күрсәтәчәк
Изгелеккә юллар киң
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Изгелеккә юллар киң
Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»