Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Эх, быел да яшен сукмады!”

29.11: “Эх, быел да яшен сукмады!”

“Эх, быел да яшен сукмады!”Бүген-иртәгә җимерелергә торучы “мәдәният учагы”нда сәнгать утын сүндермәскә тырышып яшәүче Түбән Кыйгы авылы халкыннан без бу юлы да шундый сүзләр ишетеп кайттык.

“Бу юлы да” диюнең сәбәбе шунда: “Кызыл таң”ның 2012 елгы 23 июнь санында хезмәттәшем Айдар Зәкиевның Кыйгы районыннан язылган “Дәваханә ябылды. Мәктәпне яшен сукты. Клубны да суксын иде!” дигән күләмле мәкаләсе дөнья күргән иде инде. Ул чакта каләмдәшемне юлга чыгарга республикабызда һәм илдә киң билгеле педагог, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган, Башкортстанның халык укытучысы (шушы көннәрдә генә Президент Владимир Путин аңа “Русиянең халык укытучысы” дигән исем бирелү турындагы указга кул куйды! Башкортстанда мондый исемгә лаек булган бердәнбер педагог ул хәзер!) Лиза Әһәдуллинаның редакциябезгә юллаган хаты мәҗбүр итте. Октябрьдә бу районда махсус командировкада булганда без, гәзитебез традициясенә тугры калып, әлеге проблемага кире әйләнеп кайтырга булдык һәм... “йөкнең” урыныннан кузгалмаганлыгына инандык.


Сүз нәрсә турында бара соң? Югарыда телгә алынган хатында хөрмәтле Лиза Кыям кызы үзе дә шунда туып-үскән, укыган, югары махсус белем алгач, аның мәктәбендә завуч булып эшләгән. Түбән Кыйгы авылының бүгенге язмышы, алай гына түгел, аянычлы тормыш-көнкүреше турында язган иде. Хат авторы бәян иткәнчә, сүз, аерым алганда, “гөрләп эшләгән миллионер колхоз таркалганнан соң авылның ташландык хәлгә төшүе, халкының эчкечелеккә сабышуы, авылдагы медицина амбулаториясенең ябылуы, клубның авария хәлендә булуы, кешеләрнең үз-үзенә кул салуы, җинаятьчелек артуы, үлем күрсәткечләре буенча авылның районда беренче урында булуы” турында иде.

2012 елда каләмдәшем авылга баргач, анда акти­вистлар җыелып, бигрәк тә медицина ярдәменә мохтаҗ халыкның авыр хәлдә калуы хакында зур бәхәс куптарган сөйләшү булган, шунда ук клубның авария хәлендә булуына ризасызлык белдер­гәннәр. “Иске мәктәбебезне яшен сугып, ул көл-күмергә әйләнгәч, яңасын төзеп куйдылар. Хәзер менә клубыбызны да яшен сукмас микән, шуңа гына өметләнәсе калды”, – дигән халык. Районга әлеге баруыбызда без төп игътибарны ташландык, җимерек хәлдә булган клуб язмышына юнәлттек.

Чыннан да, урыс әйтмешли, бәхетсезлек булмаса, бәхет елмаймас иде: бүгенге клуб кебек үк, авыл халкының зур пробле­маларының берсе булган иске мәктәпләрен яшен суккач, анысы урынына ике катлы өр-яңа белем учагы төзеп куйганнар. Бүген әлеге уку йорты авыл халкының бер­дәнбер горурлыгы булып тора, анда 180 укучы белем ала. Әйе, мәктәп яшендәге балалар өчен хәзер борчыласы юк, ә менә авыл яшьләренә нишләргә соң, кая барып сугылырга?

Агачлары караеп, ян-ягы кыйшаеп беткән клубта 4 ел ярым элек ничек булса, бүген дә бер­нәрсә дә үзгәрмәгән, барысы да Айдар Зәкиев язганча: шул ук черек агач исе, шул ук түшәм һәм стена терәүләре, тамашалар залында шул ук бетон идән! Маллар да моннан яхшырак асрала, билләһи! Хәзер республикабызда киң билгеле “500 ферма” программасы буенча яхшылап, чын-чыннан күңел биреп башкарылган ремонттан, реконструкциядән соң фермаларда да моннан яхшырак, сыйфатлырак идәннәр җәелде. Андагы идәннәргә ятып ук булмаса да, пычранудан һич курыкмыйча утырып торырга була, ә монда исә басып торырга да җирәнгеч! Авыл халкын мыскыл итүме бу? Мыскыл итү булмаса, нәрсә? Һич башка сыймый...

Шунысы гаҗәпләндерә һәм сокландыра: де-юре юк, авария хәлендә дип табылып акт төзел­гән, ә де-факто бернигә карамыйча эшләп килүче клубта бүген авыл балалары, яшьләре һәм карт­лары үзешчән сәнгать төрлә­ренең күбесе белән дәрт­ләнеп һәм теләп шөгыльләнә, төрле юнәлешләр буенча түгә­рәкләр эшләп килә! Шушы урында мин, сүз башында телгә алынган Лиза Кыям кызы хатында язганча, бу авыл халкының дег­радацияләнүе белән һич килешә алмыйм. (Ул, әлбәттә, туган авылы, аның бү­генге аянычлы язмышы хакында бик нык борчылып язганлыктан, бераз арттырып та җибәргәндер). Мондагы халык, киресенчә, каршылыкларны теше-тырнагы бе­лән җимереп, барлык чиновникларга һәм авырлыкларга үч итеп, тормышларын мөмкин кадәр тулыканлырак итәргә тырышып яши бирә. Клубта эшләп килүче түгә­рәк­ләргә килгәндә дә, аларның күпчелегендә пенсионерлар теләп катнаша, хәтта традицион “Ягез әле, кызлар!” конкурсларында катнашырга дәртләнеп атлыгып тора!

Шушы урында, гәзиттә урын кызганмыйча, түрәләрнең игътибарын тагын да ныграк җәлеп итү максатында, әлеге түгәрәкләрне санап кына булса да үтәсем килә. Менә алар: өлкәннәрнең “халык” исемен йөртүче “Замандаш” театры һәм балаларның шул ук исемдәге драма түгәрәге; Учалыдан дипломант исеме алып кайткан, ә районда бердәнбер халык уен кораллары ансамбле; хатын-кызларның һәм ир-егетләрнең аерым вокал ан­самбльләре; өч төркем – мәктәпкәчә яшьтәге нәни­ләрнең һәм башлангыч сыйныф­ларның, 5-11нче сыйныф укучы­ла­рының һәм авыл яшьлә­ренең бию түгәрәкләре; республика күлә­мендә үзешчән сәнгать остала­рының конкурсында ике тапкыр лауреат булган “Алга!” агитбригадасы; “Йәйгор” җыр һәм бию ансамбле. Болардан тыш, егетләр һәм кызлар биредә солистлар буларак та осталыгын камилләш­терә, ә кечкенәләрнең “Замандаш” драма түгәрәгенә әйләнеп кайтканда исә, бер ай элек кенә, 27-28 октябрьдә, балалар театр коллективларының республика конкурсында Түбән Кыйгының нәни артистлары 2нче урын яулап, 2нче дәрәҗә лауреат һәм “үрнәкле” исеме алып кайтканнар! Ә хәзер, хөрмәтле (монысы да шикле) чиновниклар, шуны әйтә аласызмы: кайсы райондагы кайсы авылның яңа, төзек, җылы һәм якты клубында шулкадәр сәнгать коллективлары уңышлы эшләп килә?

“Эх, быел да яшен сукмады!”“Эх, быел да яшен сукмады!”Мәдәният учагының әйдәүче методисты, сәнгать җитәкчесе Алина Газизова әйтүенчә, авария хәлендә дип табылганнан соң алты ай ябык торгач, клубны янә ачарга мәҗбүр булганнар, чөнки балалар һәм яшьләр биредә шөгыльләнергә үзләре зур теләк белән килә башлаган. Без нишлик соң, ачмыйча булдыра алмадык, ди ул.

Ә ярты ел ябык торуга Түбән Кыйгы авылы хакимиятенең элекке башлыгы Фларит Миңнеәх­мә­тов ачыклык кертте.

– 1960 елда файдалануга тапшырылган клубыбыз районда иң зурысы, иң матуры иде, хәтта район үзәгендә дә мондый учреж­дение юк иде, – дип искә ала Фларит Баймөхәммәт улы. – Шунлыктан хәтта район дәрәҗәсен­дәге бихисап чаралар да безнең клубта үткәрелде. Ләкин еллар үтә торды, клуб җиргә чүгә торды. 2000 елда төрле белгечләрдән торган мәртәбәле комиссия килеп, аны авария хәлендә дип таныды һәм акт төзеп китте. Ләкин тормыш дәвам итә бит, халыкка урам саен әлеге актны кычкырып укып йөреп булмый, аны ул аңларга да теләмәячәк. Шуннан соң клуб­ның дистәгә якын тәрәзәсен алыш­тырып, куркыныч булып асылынып торучы түшәмнең берничә урынына терәүләр куеп, фойесына идән җәеп, ничек тә арытаба яшәтергә тырыштык.

– Ләкин бит акт төзеп ябылгач, бу клубны юк дип исәпләргә, булмаган клубка тотынылган чыгымнарны ничектер акларга, эшләүче­ләргә хезмәт хакы түләргә акча табарга да кирәк. Ничек була инде бу?

– Алары хәл ителде ителүен, ә менә миңа биючеләр дөпел­дәтеп баскан саен йөрәкне учка тотып утырырга туры килә, – дип сүзгә кушылды шушында 37 ел мөдир булып эшләүче һәм инде үзе дә шушы клуб кебек күпне күргән Далис Музаев. – Сез хаклы, бер яктан караганда, халык килмәскә дә, кермәскә дә тиеш. Ләкин аларның юлына аркылы ятып булмый шул. Күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң, 2012 елда, янә комиссия килде һәм янә авария хәлендә дип табып, янә акт төзеде. Үзләре исә “әлегә кеше кертеп була әле” дип китте, ләкин берәр хәл була калса, аларның бу сүзләрен җинаять эшенә тегеп булмаячак. Менә шулай, бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алып яшибез, эшлибез инде. Ә кая барасың?! Бу бит биш (бу урында Далис Зәки улы биш бармагын баш очына күтә­рә!), биш авыл клубы, мең ярым кешене хезмәтлән­дерергә тиеш клуб!

Шулай дип, ул миңа соңгы комиссия төзеп киткән актның күчермәсен сузды. Шул елның 20 апрелендә төзелгән актка кул куйган иптәшләр, бәлки, бу вазыйфада күптән эшләмидер дә, ләкин имзалары тарихта калган. Район хакимияте башлыгы урынбасары Т. Хәбиров, районның баш архитекторы Р. Вахитов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министр­лыгының Кыйгы районы буенча Милеккә идарә итү комитеты рәи­се Ф. Хафизов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Н. Шәмиев кул куйган акт теле, чиновниклар язган отчетларга хас булганча, һәрвакыттагыча, сәеррәк яңгы­рый. Башта хөрмәтле комиссия, “клубның фәлән-фәлән урыннары тузган һәм ремонт, алыштыру, төзәтү таләп итә”, дип санап чыга да, нәтиҗәсендә “Стеналары бик нык тузу сәбәпле, бинаны ремонтлау яисә реконструкцияләү максатка ярашлы түгел, шуңа күрә яңа бина төзү таләп ителә” дип язып куя. Ярар, монысы шулай да булсын ди, сүзгә бәйләнмик. Иң мөһиме – актның соңгы пункты: “Югарыда бәян ител­гәннәрне игътибарга алып, бинаны арытаба файдалану турындагы карарны һички­чекмәстән кабул итәргә кирәк, чөнки бина граждан­нарның гоме­ренә һәм сәла­мәт­легенә куркыныч белән яный”. Менә аның иң мөһим юллары! Моны, ягъни клубның никадәр хәвеф чыганагы булуын, махсус төзелгән комиссия әгъза­лары да аңлаган. Мин бу күчер­мәне Уфага кайткач та кулымда берничә тапкыр әйлән­дергәләп карадым, акт тек акт инде, бернинди катлаулы, кеше аңламас­лык сүзләре юк. Ләкин ни өчен соң акка кара белән язылган шушы сүзләрне бу авылда яңа мәдәният йорты төзү турында карар кабул итәргә тиешле чиновниклар аңламый? Әллә аларда икенче эчтәлекле акт микән?

Чиновниклар аңламый, дигән­нән. Районда булганда бер сорау миңа һич тынгылык бирмәде: моңа кадәр эшләп киткән район хакимияте башлыклары нәрсә уйлаган соң, кая караган? Авыл хакимиятенең яңа башлыгы Петр Рудневның аркадашы, терәге булган Аяз Нуриев та аларның бу ваемсызлыгын һич аңламый. Үзе сөйләвенчә, яңа клуб кирәклеге турында түрәләр алдында сүз кузгатсаң, “Нигә кирәк инде сезгә клуб, ял итеп кенә ятаргамыни?” дип сорыйлар, ди.

– Ничек инде клуб кирәк булмасын?! – ди бу аптыравы йө­зенә чыккан Аяз. – Эштән арып-алҗып кайткан яшьләр кичләрен ничек үткәрергә тиеш микән? Яшьләр эштән соң ял итәргә тиеш түгел микәнни? Әгәр шуны да аңла­мый­лар икән – стратегически важный объект ул клуб!

Бик күп чиновниклар аңлап бетермәгән сүзләрне әйтте бит Аяз – стратегически важный объект! Бу сүзләрне мин хәтта шушы мәка­ләмнең иң башына чыгарыр идем!

– Аяз Үзбәкович яшәргә шә­һәрдән авылга күченеп кайткач, без аның белән яшьләрне авыл­ның мәдәни, иҗтимагый тормышына ничек җәлеп итү турында уйлана башладык, – дип саф татарча сөйләп алып китте Петр Пав­лович. – Шундый максат бе­лән авылга ялга кайткан яшь­ләрне җыйдык, шәһәргә китеп, читтә тилмереп йөрүче яшьлә­ребезне авылга ничек кире кайтару турында баш вата башладык. Авыл яшьләренең сүзе кыска булды: эш һәм клуб булса – кайтабыз!

Әле менә мәктәпкә ата-аналар җыелышына барсам да, авыл халкы миннән “Кайчан бездә җылы, әйбәт клуб булыр икән?” дип сорый. Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Һәр буын үзеннән соң балаларына ни дә булса төзеп калдырырга тырыша, ә бездән аларга нәрсә калыр, терәүле клубмы, дигән сорау көне-төне мине борчый, ә мин ул сорауга җавап таба алмый гаҗиз булам...

Чыннан да, бүген авылга кайтучылар күп. Мин моны хөрмәтле Лиза Кыям кызы игътибарына да җиткерәсем килә. Әлеге авыл хакимияте территориясендә яшәүче биш (биш!) авылда яшәүчеләрнең 40 проценты – яшьләр! Әлеге вакытта биредә яшәргә 14 гаилә күченеп кайткан, шуларның 12се йорт күтәрә, тагын да икесе авыл хакимияте башлыгына йорт төзү өчен урын сорап мөрәҗәгать иткән. Күпчелеге – күпбалалы гаиләләр, шушы гаиләләрдә генә дә, гомумән алганда, 35 бала үсә. Менә ул – авылның киләчәге! Менә ул – киләчәктә авыл клубына күңел ачар өчен генә түгел, туган төбәгенең данын күтәрер, аның мәдәниятен тирә-якка танытыр өчен киләчәк балалар!

– Без яшьләрнең урындагы Иҗтимагый палатасын – авыл хакимияте яшьләренең Иҗтимагый советын төзедек, – дип дәвам итә Петр Павлович. – Бергә җыелы­шып, нинди мәсьәләләрне беренче чиратта хәл итү турында сөйлә­шәбез, төрле социаль-көнкүреш, мәдәни-күңел ачу чараларын үткәрү хакында фикер алышабыз. Ничек кенә булмасын, бер урында таптанмыйбыз, үз казаныбызда гына кайнамыйбыз. Хәзер республикадагы күпчелек авыл хакимият­ләренә хас проблемаларга – кайбер яшьләр арасындагы эчкечелек белән көрәшү, балаларны ничек тә компьютердан аерып, гүзәл табигатебез мо­хитенә җәлеп итү юлларын эзлибез. Һәм бу тырышлык­лары­быз­ның матур нәтиҗәләре дә бар. Әле мин сезгә үзебезнең спорт мәйданчыгын күрсәтмәдем, анысы хакында аерым сүз, аерым тарих.

Гәзит укучыларда, бу мәсьәлә буенча авыл халкы беркемгә дә мөрәҗәгать итмәде микәнни соң, дигән сорау тууы ихтимал. Итми буламы соң! Кайларга гына һәм кемгә генә мөрәҗәгать итмәгән, кемгә генә клубның бүгенге аяныч күренеш­ләрен фотога төшереп җибәрмәгән алар?! Депутатларга килгәндә, авыл халкы аларны сайлаулар алдыннан гына күренеп китүче сәер затлар һәм матур вәгъдәләр бирүче бушкуыклар буларак кына кабул итә, сайлаулар үтү белән алар безнең бу дөньяда барлыкны да оныта, ди.

– Мин күптән түгел Мордо­виядә булдым, – ди авыл Советы депутаты Аяз Нуриев. – Белә­сезме, анда һәр авыл клубында яшьләр өчен нинди җиһаз кирәк, барысы да бар. Мин инде уен кораллары, сәхнә киемнәре, бильярд, музыкаль аппаратура турында сөйләп тә тормыйм, хәтта спорт тренажерларына хәтле бар! Моны әллә чит төбәкләр делега­ция­ләренә күрсәтер өчен генә куйганнармы, дип, шаярып кына сораган идем, “Безгә болар показуха өчен түгел, ә яшәр, эшләр һәм лаеклы ял итәр өчен кирәк!” дип җавап бирделәр. Ә без республикабызны Русиянең иминлек оазисы буларак кабул итәргә өйрәнгәнбез, тирә-як күршеләрдән без генә күпкә яхшырак яшибез дип уйлыйбыз. Алай ук түгел икән шул! Безгә әнә шулардан да үрнәк алып яшәргә кирәк!

Бәлки, Аязның шушы сүзләре белән мәкаләне тәмамлап та куеп булыр иде. Ләкин мин бу авыл халкының, аның яшьләренең хакимият территориясендә булган проблемаларны хәл итү өчен югарыдан гына ярдәм көтеп ятмауларын, аларның үз авыллары язмышына битараф булмыйча, аның киләчәге өчен янып, җан атып яшәүләрен тагын бер мисалда дәлиллисем килә. Сүзем – авылда төзелгән спорт мәйдан­чыгы турында.

“Эх, быел да яшен сукмады!”Билгеле булуынча, респуб­ликабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгы федераль казна белән берлектә финанслау шартларында “2014-17 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл террито­рияләрен тотрыклы үстерү” программасын кабул иткән иде. Аның төп шарты булып, төрле төзеклән­дерү объектлары төзелеше 60 процентка – федераль һәм республика бюджетлары, 40 процентка шул төбәктә яшәүчеләр акчасына финансланырга тиеш иде. Менә шушы программага кереп, Түбән Кыйгы авылында халык көче белән якынча 1,5 миллион сумлык спорт мәй­данчыгы төзүгә ирешкәннәр. Район бюджетыннан бүленгән 31 мең сумны да исәпләсәң, халык бу максатка якынча 500 мең сум үз акчасын салган дигән сүз! Шуңа бу эшләр­не халыкның үз көче белән башкарып чыгуын да өстәр­гә кирәк. Нәтиҗәдә, тирә-якны ямьсезләп утырган чүплек урынында кайбер шәһәр бистәләрен дә көнләш­терерлек спорт мәй­данчыгы булдырылган! Димәк, халык әзергә-бәзерне генә көтеп утырмый, ничек тә яшәргә, булды­рырга, төзер­гә тырыша, син аңа мөмкинлек кенә бир һәм ярдәм кулыңны суз!

Гомумән, бу авылда яшәүче яшьләрнең активлыгына, аларның туган төбәкләре өчен никадәр борчылып яшәвенә сокланырлык.

Чинов­никларның хәзер инде миллионлап кына түгел, миллиардлап та урлаулары турында көн-таң атса ишетелеп кенә тора. Шул ук торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы урлашуларга гына булса да чик куелса, халыкның тормышы күпкә җиңеләер иде, халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен клуб төзергә акча да табылыр иде. Аерым алганда, Түбән Кыйгы авылы билә­мәсендә яшәүче халык ярдәмне бүген туры мәгънә­сендә күктән көтмәс, Ходайдан ялварып, шул каһәр суккан клубны яшен дә сугуын теләп утырмас иде.

Фәнис Гәрәев.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Матур әниләр мода күрсәтәчәк
Сегодня, 14:55 :: Җәмгыять
Матур әниләр мода күрсәтәчәк
Изгелеккә юллар киң
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Изгелеккә юллар киң
Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»