Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Безгә кала тузаны...

06.03: Безгә кала тузаны...


Бу тормышта без, язмышыбызга өлеш булып төшкән тулпарларның, яисә алашаларның ял-койрыгына ябышып, байтак юл үтәбез. Шушы юлда, әлеге аргамакларның ияренә сикереп менеп утыра алмаган хәлдә дә, иңнәребезгә, ичмасам, тояклардан порхылган тузан утыра. Юл тузаннарыннан танау кытыклавы да, аңлый алган кеше өчен — бәхет. Кәнсәләрдә кәгазь кыштырдатып, җир күрми, ил белми гомер кичерүе, ай-һай, аянычтыр. Юллар белән елларның, үз мәле җиткәч, җырлар булып күңелдә чыңлый башлавы, бәлки, бәхеттер. Вакыт кеше бәясен, тормыш чамасын белергә өйрәтә. Кичә төссез, гади генә күренгән хәл-фигыльләр бүген бүтән мәгънә ала, хәтта көтелмәгән ягы белән ачыла.
Җәмгыятьнең тыныч тормышта яшәве, әлбәттә, әйбәт. Гомумән, безнең халык иң элек дөнья-җирнең иминлегенә табына. Хозурлык хакына ул хәтта муллык, байлыктан да баш тартырга әзер. Әмма шушы тыныч табигать ваемсызлыкка барып ялганмыймы? Күңелләребезне юшкын басмыймы? Гамьсезлек икенче табигатебез булып бармыймы?


Шундый сораулар белән үзеңне үзең җәфалаганда юшкын утырыр сәбәпләрне дә эзлисең, рухны яктыртып торган шәмнәрнең сүнүенә үкенәсең, кичә куелырга тиешле бәһаләрнең соңлавына әрнисең. Озын сыртлар өс-тендә күтәрелеп торган шәхесләрнең дә югарылыгын күрми үткәнбез. Батыр да, бахыр да, тарак тешләре сымак, бертигез булган икән. Ләкин биек таулар ерактанрак күркәм күренә. Йолдызларга да, чагурак балку өчен, төн кирәк.
Дәрте һәм тормышка мөнәсәбәте җәмгыятькә мотор булырлык кешеләрнең язмышы күпчелегендә җиңел булмый. Андыйларның омтылышларын, уй-максатларын тирә-яктагылар еш кына йә аңламый, йә кабул итми. Бу, үз чиратында, ул шәхесләргә карата сәерсенү, хәтта аны ят күрү тойгысы уята. Икенче яктан, инициативалы кешеләр дөнья йөген үз иңенә табигый рәвештә ала, ул йөкнең үз өлешенә төшүен сизми дә кала. Ә тирә-яктагылар эшнең авырын, иң четереклесен ул башкарыр дип көтә һәм бер яктагы дәрт һәм тырышлык икенче җәһәттән бүтәннәрнең битарафлыгына, булдыксызлыгына китерә. Бу хәзерге чиновниклар мохитендә ифрат таралган, ләкин әлегә бәя бирелмәгән күренеш.
Шәхсән белгән һәм гомер бакый яратып йөргән кешеләремне мин рух лидерлары дип атыйм. Яшьрәк чакта, алар йогынтысына ихтыярсыздан бирелеп, үзеңә охшаган кешечә сөйләшәсең, аңа охшатып эшлисең, хәтта аныңча атлап та китәсең. Бу — ярату һәм хөрмәт белән килә һәм еллар үтәрәк югала торган чир. Тормыш иләгеннән үтә һәм язмыш җилләреннән каккалана-суккалана торгач, әлеге тойгыларыңнан җуелмас ихтирам торып кала.Чын ирләр өчен ихтирам — иң олы кыйммәттер.
Хәзерге буын яшь сәясмәннәр һәм җаваплы гына вазыйфалар биләүче кешеләр арасында да танышларым бар. Кемнәрдер фәкыйрегезне шәхсән белә, икенчеләр язганнарымны укыган. Алар да үз өлкәләрендә булдыклы егетләрдер. Әмма мин вазыйфалы шушы егетләр алдында йөрәгемне ача алмыйм. Ихласлыгымны аңламаслар, борчылу-хафаларымның нидән икәнлеген күрмәсләр сымак. Бигрәк рациональ фикерле, йөрәксез кешеләр заманы килде.
Шулай булгач, каерылабыз да узган юлыбызга тагын багабыз. Әйтерсең, анда тузан түгел, ә алтын бөртекләре сибелеп калган. Бәлки, чыннан да алтын бөртекләредер?
“Чын мәгънәсендәге шәхси мәнфәгатьләр безне ихласлыкка өйрәтә. Шушыны белгән акыллы лидер үзенең эгоцентризмын йөгәнли ала. Һәм шулай итеп яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәгърифәтле җитәкчелек — үзең турында кайгырту түгел, бәлки — хезмәт итү”. Дж. Хэйдер атлы бер философның әйткәннәрен хәтергә төшергәндә яшь ягыннан үземнән дә өстәге абзыйларны уйлата. Кайберәүләр белән табындаш булмау — аларның хезмәтен, тормышын белмәү түгел әле. Сүзне Шәрәфетдинов Әдһәм Гани улына табан бормакчымын.
Алтмышынчы елларның азагы. Көз. Учалы районының “Бәйрәмгол” совхозы басуларында дистәләрчә комбайн пыр тузып ашлык ура. Директор белән без кичен Уральск поселогына кайтып киләбез. Бик арыткан да, урактан репортаж өлгертеп, иртәнчәк телефон аша редакциягә тапшырырга кирәк. Бәхеткә, хәстәрлекле директор кунакханәдә миңа аерым бүлмә әзерләткән, кичке ашны да хәстәрләгән. Ә Әдһәм абый үзе, мине калдырып, мәдәният йортына ашыкты. Кич анда хорның репетициясе, директор шунда җырлый икән.
Колхоз-совхоз җитәкчеләренең кемлеген күреп өйрәнгән фәкыйрегезгә Шәрәфетдиновның бу кыланышы сәер тоелды. Соңыннан, бер-беребезгә якыная килә, мин утыз авылны берләштергән гигант хуҗалык директорының бала-чага рәтеннән хоккей уйнавын да, скрипка сыздыруын да күрдем. Совхозда эшләгән чагында Шәрәфетдинов авиация двигательләре буенча кандидатлык диссертациясе дә әзерләп яклады.
Һәркемнең язмыш юнәлткән урыны буладыр ул. Ялгышмасам, Әдһәм Гани улы “Бәйрәмгол”да илһам күтәрелешенең иң югары ноктасына җиткән иде, шикелле. Эштә уңышлар, дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр, республикада яңгырап торган дан. Адәм баласына тагы ни кирәк? Юк икән шул, сәясәтнең — үз законнары, сәяси тормыш эченә тартып кертелгән шәхес әлеге кануннарга буйсынмый ни хәл итсен?
Шәрәфетдиновны да хезмәт баскычларыннан үрләттеләр. Бервакыт ул республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләп алды. Аннан Мәләвезгә беренче секретарь итеп җибәрделәр. Арытаба Ишембай шәһәр һәм районын җитәкләде. Мин дә абзыйдан күз яздырмадым, чөнки кайда эшләсә, шунда Әдһәм Ганиевичтан эз кала иде. “Бәйрәмгол”да чакта ук аның совхозда спортны, үзешчән сәнгатьне мөкиббән китеп куәтләвенә куанып та, гаҗәпләнеп тә, хәтта сәерсенеп тә карый идем. Совхозда спортның нинди төре белән генә шөгыльләнмиләр! Республикадагы иң билгеле “Ләйсән” бию ансамбленә, Уфадан килеп, биюләрне Фәйзи Гаскәров үзе куя. Ул арада Уральскида стадион ачып җибәрде, юртаклар, чабыш атлары күнекмә үтә. “Бәйрәмгол”да кымыз җитештерүне дә Шәрәфетдинов, җиһазларын үзе эшләп, сәнәгатьчә оештырды. Мин дә җае чыккан саен “Бәйрәмгол”га чабам. Монда тормыш елның теләсә нинди фасылында кайнап тора. Монда кызык, монда — эзләнү, туктаусыз иҗат. Шушы тормышны өйрәнеп, күңеле аша үткәреп, замандашым Тайфур Сәгыйтов “Сабантуй” исемле роман язды. Андагы геройлар, вакыйгалар миңа якын да, кадерле дә. Ул чактагы совхоз идарәсендә торган “Спорт и труд — рядом идут” дигән стендның киңрәк эчтәлекле булуын мин соңрак аңладым.
Мәләвездә эшли башлагач, Шәрәфетдинов хуҗалык җитәкчеләрен дәртләндереп, үгетләп, “Тулпар” ат елкычылыгы-спорт комплексы ачып җибәрде. Хәзер ул районнарда андыйлар ишәйде. Әдһәм Гани улы исә беренче булды. Шулай да аның дәртенә һәркем канатланып торгандыр, дип раслау мөмкин түгел.
Ярый, ат дип җаны чыккач, әйдә булашсын дип тә кул селтәргә мөмкин. Әмма Шәрәфетдиновмы соң тыныч ятар кеше? Бервакыт Көнгәк тавында бобслей трассасы ачарга дәртләнеп китте. Балтыйк буе республикаларының берсенә барып, әлеге комплексның сызымнарын алып кайтты. Тәки төзеде. Андый трассалар СССРда бер-ике генә иде, шуңа күрә Томанчы авылы ягына илнең төрле тарафларыннан, авыр бобларын төяп, спортчылар килә башлады. Абзыйның чираттагы сәер шөгылен миңа да барып күрү насыйп булды. Гаҗәеп трасса иде инде ул.
Сүзнең озынга китүен исәпкә алып, Әдһәм абзыйның арытабангы тормыш юлын язып тормыйм. Шуны гына өстим: Шәрәфетдинов “Акбузат” ипподромын яңартып, киңәйтеп җибәрүгә ифрат зур дәртен салды. Аның тулпарлары туздырган тузан, бәлки, кемнеңдер мундирына алтын булып ягылгандыр, бәлки, үзенең чәчләренә кырау булып яткандыр. Шәрәфетдинов Мәләвездән киткәч, “Тулпар” байтак вакыт толпарларсыз ятимсерәп торды. Аңа Әдһәм абзый барып тагын җан өрде. Данлыклы “Бәйрәмгол” совхозы, болганышлар чоры җиткәч, әллә ничәмә “мөстәкыйль” хуҗалыкларга бүлгәләнеп, тәмам бөлде, исемен дә югалтты, дигәндә, шушы төякнең егете, Учалы тау-баектыру комбинатының генеральный директоры Ильяс Абдрахманов аны терелтмәкче булды. Хәзер анда гаҗәп колачлы эшләр башкарыла. Яңарак Уфага килгәндә Ильяс Әхмәт улы: “Комплекста хәзер үк 550 бозау алдык, — дип куанып торды. Тау инженерының хәстәрлеге була икән бозау! Әллә тагы бер сәерме? Шулай була күрсен, тик язмышын бәхеттән генә аермасын. Илне йокымсыратмаска, оетмаска шундый егетләр кирәк.
...”Олы юлдан атлар чаба, безгә оча тузаны...”


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сез булганда тормыш яктырак!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез булганда тормыш яктырак!
Киләчәгең ничек, авылым?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Киләчәгең ничек, авылым?
Башкортстан –  алтын бишек
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Башкортстан – алтын бишек
Тәрәзәдән балалар коела
Вчера, 15:54 :: Җәмгыять
Тәрәзәдән балалар коела
Кырым – безнеке!
21-03-2017 :: Җәмгыять
Кырым – безнеке!
Хәлиткеч килешү
21-03-2017 :: Җәмгыять
Хәлиткеч килешү








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»