Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иң зур бәхет — бала бәхете!

01.03: Иң зур бәхет — бала бәхете!


Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов күп балалы аналарга “Ана даны” медале тапшырды.
— Ана кешеләр дәүләтнең иң югары игътибарына лаек, чөнки бала тәрбияләү — бик авыр һәм җаваплы эш. Моның өчен көч, игътибарлылык кына җитми, матди чыгымнар да таләп ителә. Башкортстанда аналарны һәм балаларны яклауга һәрдаим югары игътибар бирелә, сабыйларны тәрбияләү буенча пособие күләме шактый арттырылды. Бездә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә өстәмә түләүләр каралган. Тугыз балалы гаиләләргә исә бушлай “ГАЗель” микроавтобусы тапшырыла. Русия күләмендә булдырылган “ана капиталы” да бу уңайдан зур әһәмияткә ия. Билгеле булуынча, икенче һәм арытабангы бала табучы гаиләләргә 250 мең сум күләмендә акча бирелә. Бу сумма, инфляция дәрәҗәсеннән чыгып, ел саен индексацияләнәчәк, — диде Мортаза Рәхимов.


Президент Башкортстанда “ана капиталы”н 19 меңнән артык гаилә алуын белдерде. Бу — Русия төбәкләре арасында, Мәскәүдән кала икенче күрсәткеч. Әмма ил башкаласында халык санының республикадагыдан 3 тапкыр артык булуын күз уңында тотарга кирәк. Димәк, республика демографик хәл буенча илдә алдынгылар исәбендә.
— Шушы күрсәткечтә сезнең өлешегез дә шактый зур. Без исә киләчәктә дә аналар һәм балалар сәламәтлегенә зур игътибар бирәчәкбез, медицина үзәкләренең матди нигезен ныгытачакбыз, — диде Мортаза Рәхимов.
Президент билгеләвенчә, “Ана даны” медале ана кешенең социаль статусын күтәрү өчен булдырылган. Бу өлкәдә дә республика алдынгылар исемлегендә, чөнки Русия күләмендә мондый медаль әлегә юк, бу хакта сөйләшүләр генә алып барыла. Башкортстанда бу медальне инде 3756 хатын-кыз алып өлгергән. Кичә исә бу сан янә артты.
Мортаза Рәхимов югары бүләкләрне һәр анага изге теләкләр теләп тапшырды. Үз чиратында, бүләкләнүчеләр дә республика җитәкчелегенә аналарга карата булган даими хәстәрлек һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Тантанадан соң без “Ана даны” медален алучыларның берсе, Борай районының Тукай авылында яшәүче биш бала анасы Валентина Нәфыйкова белән сөйләштек. Аның фикеренчә, күп балалы булу бәхет һәм шатлык кына китерә. Аеруча республика һәм район җитәкчелеге ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торганда. Валентина ханымның өлкән улына 25 яшь, кече кызы исә яшь ярымлык кына.
— Балалар тиз үсә һәм өлкән кызым кече яшьтәге туганнарын тәрбияләүдә ярдәмләшә. Ана кеше өчен баладан да зур бәхет юк, — диде Валентина.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сез булганда тормыш яктырак!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез булганда тормыш яктырак!
Киләчәгең ничек, авылым?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Киләчәгең ничек, авылым?
Башкортстан –  алтын бишек
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Башкортстан – алтын бишек
Тәрәзәдән балалар коела
Вчера, 15:54 :: Җәмгыять
Тәрәзәдән балалар коела
Кырым – безнеке!
21-03-2017 :: Җәмгыять
Кырым – безнеке!
Хәлиткеч килешү
21-03-2017 :: Җәмгыять
Хәлиткеч килешү








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»