Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сәламәтлек —сәяси төшенчә

22.02: Сәламәтлек —сәяси төшенчә


Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының үткән хезмәт елы йомгакларына багышланган коллегиясендә төп сөйләшү темасы шундый булды. Гомум алганда, сәламәтлек саклау өлкәсендәге бурычлар анык — һәркем файдалана алырлык югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү. Ул “Сәламәтлек” проекты таләпләреннән чыгып, яңа алымнар һәм эчтәлек белән баетыла. Шул җирлектә тармак хезмәткәрләренә таләпләр дә катгыйлана, җаваплылык көчәя.
Ил Президенты тарафыннан игълан ителгән өстенлекле гомумдәүләт проектларының төп кураторы, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев гомумдәүләт проектлары һәм демография сәясәте буенча үткән Совет президиумы утырышында “дәваханәләрдә пациентлар өчен көрәш барырга тиеш”, диде. Тармакта заман таләпләренә ярашлы үткәрелүче үзгәртеп коруны аңлата бу сүзләр. Республика сәламәтлек саклау тармагының төп тырышлыгы шул реформалар җирлегендә гомум сәламәтлек торышын яхшыртуга, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерүгә, демографик хәлне уңай якка үзгәртүгә юнәлтелгән.


Сәламәтлек саклау министры Андрей Евсюков үзенең чыгышында тармакның еллык эшчәнлегенә байкау ясады. Ул өч мөһим юнәлешкә аерым тукталды. Медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, заманча дәвалау-диагностикалау корылмалары белән җиһазлау, медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү игътибар үзәгендә тора. Дөрес, әлегә кадәр дә бу юнәлешләрдә җитди эш алып барылды. Министр билгеләвенчә, “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында сәламәтлек саклауны модернизацияләү тагы да җитезрәк бара. Бу, иң беренче чиратта, проектның финанс ягыннан ныгытылган булуы белән аңлатыла. Үткән елда республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча күләмле эш башкарылган. Атап әйткәндә, ел дәвамында медицина учреждениеләренә 400 миллион сумлык 544 берәмлек заманча җиһаз кайтарылган һәм урнаштырылган. Гомумдәүләт проекты кысаларында 134 “Ашыгыч ярдәм” автомашинасы алынган. Аларның бәясе йөз миллион сум тәшкил итә.
Тармакка финанслауның барлык чыганакларыннан 18 миллиард сумнан күбрәк акча бүленгән. Әйтик, 2001 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч өч тапкыр күбрәк. Республика бюджетыннан — 7,05 миллиард, муниципаль район һәм шәһәр округлары бюджетларыннан 4,6 миллиард сум юнәлтелгән. Ел дәвамында гамәлгә ашырылган ундүрт программага 46,3 миллион сум республика бюджеты средстволары файдаланылган.
Әмма гыйльлә күпме акча бүленүендә генә түгел, аларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланылуында. Соңгы елларда тармак ресурсларын файдалануны уңайлаштыру чаралары тормышка ашырыла, аз чыгымлы һәм югары нәтиҗәле технологияләр актив кертелә. Медицина ярдәменең югары технологияләргә нигезләнгән заманча төрләре елдан-ел киңрәк кулланыш таба. Мәсәлән, үткән елда Республика кардиология диспансеры һәм Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе югары технологияле медицина ярдәменә мохтаҗ 600 авыруга медицина ярдәме күрсәтүгә федераль заказ алдылар. Әлеге медицина учреждениеләренең дөньякүләм стандартларга җавап бирүен дәлилли бу. Бәхәссез, мондый мөмкинлеккә алга киткән медицина учреждениеләрендә генә ирешергә мөмкин. Республика җитәкчелеге заманча дәваханәләр төзүгә һәм төзекләндерүгә зур игътибар юнәлтә. Үткән елда федераль һәм төбәк бюджетлары исәбенә Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең хирургия корпусы реконструкцияләнде, Республика психиатрия дәваханәсе комплексының тәүге чираты төзеп файдалануга тапшырылды.
Әмма иң яхшы шартларда да, иң камил техника һәм технология кулланганда да табибларның һөнәри осталыгы авыруны сәламәтләндерүдә төп фактор булып кала. Табибларның, урта звено кадрларының белемен күтәрүгә зур игътибар юнәлтелгән бер вакытта, хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак. Министрның чыгышында билгеләнүенчә, 23 муниципаль берәмлектә медицина хезмәткәрләрен сертификацияләү уртача республика күрсәткеченнән түбән булуы ачыкланган. Сертификатсыз табибка арытабан үз бурычын үтәү рөхсәт ителми, ә медицина учреждениесенең лицензиясез калуы ихтимал дигәнне аңлата бу.
Авыл җирендәге унбиш дәвалау-профилактика учреждениесендә табиблар булмавы, урыннарда тар белгечләр җитешмәве дә (һәрхәлдә, бу күрсәткеч Русия буенча уртачадан югары булса да) урынлы борчылу тудыра, диде министр. Ә шул ук вакытта максатлы юллама белән укып чыккан байтак белгечләрнең хезмәт урынына барудан читләшүен ничек аңларга? Бу мәсьәлә министрны гына түгел, Дәүләт думасы депутатларын да борчый. Яшь белгечләргә урыннарда хезмәт һәм эш шартлары тудыруга игътибар юнәлтте А. Евсюков.
Медицина тармагының бүгенге эшчәнлеге, ак халатлыларның тырышлыгы халык сәламәтлеген яхшыртуга, ахыр килеп, илнең демографик хәлен уңай якка үзгәртүгә барып тоташа. Дмитрий Медведев күптән түгел үткән икътисади форумда демографик юнәлештә уңай тенденцияне, ягъни илдә тууның җиде процентка артуын билгеләде. Республикада демографик күрсәткечләр ил дәрәҗәсеннән шактый югары булса да, хәл катлаулы булып кала. Йөрәк-кан әйләнеше, онкологик чирләр, агулану, имгәнү, юл фаҗигаләре кешеләр гомеренең вакытсыз өзелүенә төп сәбәпче булып тора. Сүз уңаеннан әйтик, бу мәсьәләне ил Президенты күптән түгел үткән Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында бик җитди куйды. “2020 елга Русиядә уртача гомер озынлыгы 75 яшькә җитәргә тиеш”, диде В. Путин. Шуны күз уңында тотсак, киңәшмәдә әйтелгәннәр Президентның фикере белән тәңгәл килә. Диспансерлаштыру, иммунлаштыру, бала тудыру сертификатлары программалары быелгы — Гаиләне социаль яклау елында тармакта төп эш юнәлешләре булып кала. Бу тәңгәлдә министр урынбасары
Р. Шакирова ана һәм бала сәламәтлеген саклау буенча бурычларны аныклады.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңай үзгәрешләр бәхәссез. Шул ук вакытта пациентларда түләүсез булырга тиешле хезмәтләрнең дә еш кына һич нигезләнмичә түләүлегә әйләнүе, шифаханә-курортларга путевкаларның кыйммәтлеге урынлы дәгъвалар тудыра. Ә бит дәүләт тарафыннан гарантияләнгән медицина хезмәтләреннән һәркем бушлай файдаланырга хокуклы. Нигездә, республика бюджеты средстволары исәбенә төзелгән шифаханәләрдә ял итүчеләрнең 70 проценты, хәтта аннан да күбрәк өлеше чит өлкәләрдән килүчеләр булуы һич кенә дә республика халкы сәламәтлеген куәтли, дип булмый. Министр бу уңайдан алда катгый сөйләшү көтә дип искәртте.
Утырышта бигрәк тә район дәваханәләрендә койкалар фондын нәтиҗәле файдалану, ресурсларны дөрес куллану турында җитди сүз барды. Бу җәһәттән Аскын, Балакатай, Акъяр, Бакалы район дәваханәләре, кайбер амбулатория һәм поликлиникалар коллективлары тәнкыйтькә эләкте.
Ә Әбҗәлил, Федоровка, Илеш, Салават, Краснокама районнарында амбулатор-поликлиника ярдәме буенча күрсәткечләр канәгатьләнерлек түгел. Сәламәтлек саклау республиканың социаль сәясәтендә төп урынны алып тора. Тармак эшчәнлеген камилләштерү һәм халык сәламәтлеген яхшырту турында эзмә-эзлекле хәстәрлек күрелә. А. Евсюков билгеләвенчә, Республика Советының күчмә утырышын өч ел рәттән сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышлап үткәрү моңа ачык мисал булып тора. Әлеге чара аерым төбәкләрдә үтсә дә, тармактагы проблемаларны бергәләп хәл итүгә, тоташ республика халкы сәламәтлеген яхшыртуга, бу мөһим эшкә барлык дәрәҗә хакимият органнарының игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. Сүз уңаеннан әйтик, Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Д. Медведев ике ел элек безнең республикага эш сәфәре барышында гомумдәүләт проектларының үтәлеше белән урында танышты һәм Республика Советының күчмә утырышларын сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышлап үткәрү тәҗрибәсенә, бу чараның нәтиҗәлелегенә уңай бәя бирде.
Утырышта катнашучыларның сәламәтлек саклау тармагының бүгенге торышы, алда торган бурычлар турында эшлекле сөйләшүе халык сәламәтлеген арытаба яхшыртуга этәргеч булыр, дип ышанасы килә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»