Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Русиянең иң яхшы әкиятчесе” — Дүртөйледән

20.02: “Русиянең иң яхшы әкиятчесе” — Дүртөйледән


Наҗар Нәҗми премиясе лауреаты, Язучылар берлеге әгъзасы, балалар язучысы Илдус Тимерханов шушы көннәрдә “Русиянең иң яхшы әкиятчесе” исеменә лаек булды.
Балалар дөньясын аңлап, һәм алар кабул итәрдәй образлар тудыру, әлбәттә, һәркемгә дә бирелмидер ул. Ни өчен дигәндә моның өчен балаларның күңелен, нәниләр дөньясының серләрен дә аңлый белергә кирәк. Ә Илдус Тимерхановка бу сәләт табигатьтән бирелгән, ниндидер дәрәҗәдә ул үзе дә күңеле белән балалар дөньясында яши кебек. Аның китапларында һәр образ үз урынын тапкан һәм андагы һәр җәнлек, хайван, һәр бөҗәк — кешелекнең тормышын, яшәешен чагылдыра төсле.


Кешене дөнья мәшәкатьләре баскан саен ниндидер яңа сыйфатлар ачыла. Кемдәдер явызлык, мәрхәмәтсезлек, саранлык кебек сыйфатлар барлыкка килә, ә кемдер киресенчә — юмарт, шәфкатьле, сабыр булырга өйрәнә. Менә шуларның барысын да күңеле аша үткәреп, фикерләрен, уйларын ак кәгазь битләрендә тезеп, башкаларга да җиткерә белү сәләте бар Илдус Хәмит улының. Аның прозасында, әкият-хикәяләрендә туган образлар балаларга да тормышның, яшәешнең мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Шушы образлар аша алар дөньяны танып белергә өйрәнә.
2006 елда Илдус Тимерхановның “Тал тирәкләр куенында” дигән роман-әкияте дөнья күргән иде. Ә аның урыс теленә тәрҗемә ителгән “Среди ив и тополей” дигән кулъязмасы үткән ел Мәскәү шәһәрендә оештырылган конкурска тәкъдим ителде. Күптән түгел әлеге бәйге нәтиҗәләре “Литературная Россия” гәзитендә басылып чыкты. “Конек-горбунок” авторы П. Ершов исемендәге әдәби иҗат бәйгесендә ун авторга “Русиянең иң яхшы әкиятчесе” исеме бирелде.
Илдус Тимерхановның шушы конкурста катнашып җиңү яулавы, аның иҗатының никадәр көчле икәнен кабат раслады. Шунысы кызыклы, мәктәптә укыганда ук ул әкиятче булып таныла. Бөдрә чәчле, шигъри җанлы үсмерне “Пушкин” дип йөрткәннәр.
Үткен каләмле журналист буларак та билгеле Илдус Тимерханов. Ә иҗатына килгәндә, балалар гына түгел, өлкәннәр дә аның проза әсәрләрен көтеп ала. Күптән түгел язучы “Юлбарыслан” дигән китабын төгәлләде. Дүртөйлене, иҗат һәм сәнгатьтә билгеле шәхесләр тәрбияләгән туган ягын Мәскәү дәрәҗәсенә күтәргән якташыбызның илһам чишмәләре тагын да көчлерәк ургылып агуын телибез.





Басып чыгарырга



Кыйблабызга тугры калабыз
14-06-2018 :: Җәмгыять
Кыйблабызга тугры калабыз
"Без дә бикини киябез!"
13-06-2018 :: Җәмгыять
"Без дә бикини киябез!"
Борайда сабантуй гөрләде
13-06-2018 :: Җәмгыять
Борайда сабантуй гөрләде
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»