Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Хезмәтләре югары бәяләнде

15.02: Хезмәтләре югары бәяләнде


Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов төбәк сәнәгатенең хезмәт алдынгыларына, дәүләт власте органнары вәкилләренә, мәдәният, сәнгать хезмәткәрләренә югары дәүләт бүләкләре тапшырды.
— Сез Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының югары дәүләт бүләкләренә лаек булдыгыз. Һәр бүләк артында тырыш хезмәт, фидакарь эшчәнлек ята, — дип билгеләде Мортаза Рәхимов. Арытаба ул Башкортстанның аерым социаль-икътисади күрсәткечләренә тукталды һәм республиканың Русиянең башка төбәкләре арасында алдынгы урыннарны алып торуын билгеләде.


— Узган елда без Башкортстанның үз теләге белән Русия составына керүенең 450 еллыгын бәйрәм иттек. Әмма, республикада күптәннән яшәп килгән традиция буенча, тантаналар белән генә чикләнмәдек, халыкка файда китерәчәк социаль объектлар төзүгә дә зур игътибар бирдек. Нәтиҗәдә, республикада кырыктан артык шундый объект сафка кертелде. Гомумән, Башкортстанда социаль өлкәгә зур игътибар бирелә. Елдан-ел яңа мәктәпләр, дәваханәләр төзелә, авылны үстерүгә күп көч салына. Бүген республика шушы өлкәләрдәге күрсәткечләр буенча ил күләмендә алдынгылардан санала икән, монда сезнең хезмәтегез дә шактый зур, — диде Мортаза Рәхимов һәм бүләк алучыларның һәрберсенә тәбрикләү сүзләрен җиткерде, аларның хезмәтен югары бәяләвен белдерде. Үз чиратында, бүләкләнүчеләр дә эшчәнлекләрендәге югары күрсәткечләрнең республикада алып барылган аек акыллы сәясәт нәтиҗәсе булуын билгеләде. Әйтик, Президент кулыннан “Дуслык” ордены алган Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Равил Дәүләтов шушы бүләкнең бөтен район халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе булуын ассызыклады.
— Озакламый үз вазыйфамда эшләвемә 14 ел тула һәм “Дуслык” ордены — Сезнең кулдан алган өченче бүләгем. Мин аны район халкына ышанычыгыз, дүртөйлелеләрнең тырыш хезмәтен югары бәяләвегез билгесе буларак кабул итәм, — диде ул.
Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнүчеләрнең берсе, “Зеленая роща” шифаханәсенең шәфкать туташы Гөлсинә Байбурина шулай ук республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Халык артисты Фидан Гафаров “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” билгесен алды. Бу көнне Президент, шулай ук, Халыклар дуслыгы, Салават Юлаев орденнары һәм “атказанган” исемнәре бирелү турында таныклыклар тапшырды.
— Республика заман белән бергә алга атлый бирә, әмма безнең алда торган бурычлар да күп әле. Башкортстан алдындагы зур максатларны үтәүгә киләчәктә дә үз өлешегезне кертерсез, дип ышанам, — диде Мортаза Рәхимов тантана ахырында.





Басып чыгарырга



Кыйблабызга тугры калабыз
14-06-2018 :: Җәмгыять
Кыйблабызга тугры калабыз
"Без дә бикини киябез!"
13-06-2018 :: Җәмгыять
"Без дә бикини киябез!"
Борайда сабантуй гөрләде
13-06-2018 :: Җәмгыять
Борайда сабантуй гөрләде
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»