Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сүзнең хислесе, дусның көчлесе яхшы

18.01: Сүзнең хислесе, дусның көчлесе яхшы


Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Татарстанның Актаныш районындагы Бурсык мәктәбендә өч ел директор булып эшләдем. Аннан мине язмыш җилләре Башкортстаныма алып кайтты. “Кызыл таң”ның нефть-химия бүлегенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаштым. “Кызыл таң” ул вакытта Карл Маркс урамының 25нче йортында иде. Бүлмәләр бәләкәй. Урын тар. Өстәлләр арасыннан рәхәтләнеп, иркен атлап, күкрәк киереп үтмәле түгел. Ә журналистлары нинди? Имәндәй нык гәүдәле, бөркетнекедәй үткер күзле, шактый эре табигатьле ир-егетләр. Һәрберсенең үз холкы, үз дәрәҗәсе, хезмәтенә мөкиббән береккән үз хосусияты. Минем белән бер бүлектә эшләгән Әхмәт Насыйров яхшы журналист иде. Икесе дә телеграф баганасыдай озын Хәниф Хисмәтов белән Вазих Исхаков сәнәгать бүлеген алып бара. Язалар, язалар да, капыл гына каләмнәрен куеп, сөйләшеп алалар. Шулар шикелле үк озын буйлы, көр тавышлы сәнгать һәм мәдәният бүлеге мөдире Әнгам Атнабаев, озак кына язып утырганнан соң каләмен куеп, кара мыегын сыпыра-сыпыра, мәзәк сөйләргә тотына. Сатира-юмор уты бермәлдә ярдәмчесе Марсель Бакировны да көйдереп ала. Бер почмакта фельетоннар язарга яраткан калын гәүдәле, кыска буйлы Тимер Алюк утыра.
Мин ике ай сынау вакыты үтәргә тиеш. Беренче көнне озын буйлы, калын гәүдәле, гел елмаеп йөри торган җаваплы секретарь Мазһар Гыймадиев авторлардан килгән өч мәкаләне кертеп бирде. Шуларны гәзиткә басып чыгарырлык итеп эшкәртергә тиешмен. Бер мәкаләне шулкадәр төзәттем ки, бүлмәсенә кертеп биргәч, машинистка Оркыя кабул итмәде. “Бигрәк алама кылангансың, Суфиян, мин боларны танымыйм, яхшылап күчереп китер”, — диде.


Нишләргә? Карышырга ярамый. Эшкә әле аягым гына кергән, башым ишекнең теге ягында. Икенче мәкаләне дә нык төзәтергә туры килде. Шулай да монысы тегесенә караганда яхшырак иде шикелле. Өченче мәкаләне эшкәртергә тотындым. Ләкин тиз генә җиңеп чыгарлык түгел. Мәкаләне берничә мәртәбә укып чыктым. Гомумән алганда, фикер әйбәт кенә. Мәгәр мәкалә тукымасындагы сүзләр, җөмләләр эчке яктан бер-берсе белән бәйләнмиләр. Фикер каршылыклары да шактый. Шул кытыршылыкларны үтекли-үтекли, төп фикерне саклаган хәлдә, мәкаләне тоттым да автор өчен үзем яздым. Кичен шул ачыкланды: өч мәкаләне “Кызыл таң”да басу хәленә җиткерә алмасам, мине юлпычтагы кибәк урынына җилпергә тиешләр икән. Җаваплы секретарь өч мәкаләне дә укып чыгып: “Баралар, синнән журналист чыгачак”, — дигәч, эчемдәге дөрләп янган курку утым капыл сүнде дә куйды.
Ул көнне мине Вазих Исхаков үзләренә кунарга алып китте. “Үзләренә” дип әйтү бик килешеп бетмәс кебек. Мәсьәлә шунда, Вазих “Кызыл таң”га эшкә офицерлыгын ташлап килгән булып чыкты. Хатыны Земфира, кечкенә кызы Венера белән райондашы Әхнәф Бәйрәмовларда (ул да “Кызыл таң”да эшли) тора. Мин, хатыным Рәхимә, улым Филарис, кызым Фәридә белән Татарстаннан күчеп килгәч, Яңа Александровка дигән поселокта Касыйм баҗа бүлмәсендә җайлаштым. Яңа Александровка Уфадан 50 чакрым чамасы. Касыйм баҗа бер баракның тар гына бүлмәсендә яши иде. Аларның да бер кыз белән бер малай, безнеке дә шулай. Димәк, бәләкәй бер бүлмәнең кандаласы сигез кешенең канын эчеп рәхәтләнә. Фатир мәсьәләсендә, вакытлыча гына булса да, Вазих миннән бәхетлерәк. Әхнәф офицер чагында белорус чибәркәенә өйләнгән икән. Әле Белоруссиягә хатыны Вераның әти-әниләренә кунакка киткәннәр. Вазих хәзергә хатыны һәм кызы белән Әхнәфнең бүлмәсендә гомер итмәктәләр.
Яңа Александровка бик ерак. Транспорт мәсьәләсе ул вакытта бик начар иде. Вазих минем кайтып җитә алуыма ышанмаган. Шуңа күрә “үзләренә” алып киткән. Земфира Венера белән бүлмәдә йокладылар. Без Вазих белән Әхнәф Бәйрәмовның сараендагы сәкегә кереп аудык. Хезмәттәге бүлмәдәшләремнең күбесен “озын буйлы” дидем. Вазих шуларның барысыннан да озынрак иде. Кешене буй бизәми, уй бизи, диләр. Вазихның буе да, уе да, фикер йөртү дәрәҗәсе дә югары. Күп сөйләргә ярата. Ә сүзгә мин саран идем. Мәгәр тыңлау талантым көчле, ихлас һәм мөкиббән тыңлыйм. Әлеге өч мәкалә белән бик нык арыган-алҗыган идем. Башны мендәргә китереп терәү белән әвен базарына китүдә иде исәп. Әмма Вазихның ярсый-ярсый, ашыга-ашыга, мөкиббән сөйләве күзне ача да куя. Ул күбрәк минем файдага сөйли. Хезмәт бәхетен эләктерү нияте белән әлеге өч мәкаләне эшкәрткәндә, Вазих әйтүенчә, вакыт-вакыт минем борын очымнан кайнар тир агып торган. Шуны сөртеп ташларга да форсат таба алмыйм икән. Бу, Вазих уйлавынча, хезмәткә зур җаваплылык белән карау, ихтыяр көче нык булу, имеш.
Вазих аз гына вакыт эчендә хезмәттәшләребезгә дә бәя биреп чыкты. Яхшы сыйфатлары өчен сөенә, җитешсезлекләре хакында көенеп сөйли. Болар миңа ошый. Ни дисәң дә, мин педагогика буенча да сират күпере үткән кеше. Журналист та, укытучы кебек, кеше йөрәгендәге нечкәлекләрнең илаһилыгын нык аңларга тиеш.
Вазих белән минем охшаш якларым күп булып чыкты. Урта мәктәпне икебез дә экстерн рәвешендә тәмамлаганбыз. Туган телебезне ана сөтедәй яратсак та, имтиханнарны Вазих урыс телендә, мин үзбәк телендә биргәнбез. 1958 елда Вазих “Кызыл таң”га офицерлыгын ташлап эшкә килгән. Мин мәктәп директоры кебек данлыклы, яраткан, шөһрәтле хезмәтем белән хушлаштым. Икебез дә, кәккүк шикелле, үз фатирыбыз булмаганга моңаеп йөрибез. Ә инде беренче көндә башланган дуслык очкыны тора-бара ялкынга әверелеп китте. Без мәңге аерылмас дуслар булып калдык. Көндезге ашка да фәкать бергә генә йөрибез. Акча тотынуда исәп-хисап мәсьәләсе безне аз гына да борчымый. Бу яктан да икебез бер җан иясенә әверелдек сымак. Мин Вазихны эчкерсез, ачык күңелле, хис-тойгыларга бай, аң-акыл йөгәнен тота белүче булганы өчен яраттым.
Фатирны безгә өлкә комитеты аша юлларга кирәк икән. Карт журналистлар әйтүенчә, моның өчен 10-15 ел “этләнергә” кирәк. Шулай да без, яшь журналистлар, максатыбызга ярты ел эчендә ирештек. Черниковкадан Вазихка бер, миңа ике бүлмәлене бирделәр. Вазихка офицерлык чослыгы ярдәм итте шикелле. Мин — фронтовик. Бәхеткә, безнең фатирлар бер-берсенә бик якын булып чыкты. Без инде хәзер табындаш дуслар булып киттек. Вазих шахмат уйнарга нык ярата. Мин бармасам, шахматын күтәреп, килә дә җитә безгә.
Гәзиттә эшләү шактый авыр. Җитмәсә, безнең башка шөгыль дә бар. Мин хикәяләр язам. Вазих Мулланур Вахитов турында документаль повесть бастырды. Вазих урысча яза. Мин — татарча. Булачак язучыга урта белем белән канәгатьләнеп калу һич мөмкин түгел. Шуны уйлап, Вазих Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керде. Бу бүлек яңа гына ачылган иде әле. Аңа Казаннан Габделхәй Әхәтов, Фәрит Хатыйпов, Әхәт Нигъмәтуллин кебек яшь кандидатлар килде. Ләкин укытучылар һаман җитми. Мин Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген кызыл диплом белән тәмамлаган идем. Аспирантурада калдырырга нык тырышсалар да, ризалашмадым. Туган як җилләре тартты шикелле. Шуны белеп калганнар да Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә мине дә чакырдылар. Ләкин мин, әйткәндәй, дүрт куллап, дүрт аяклап карыштым. Шулай да җиңә алмадым. Өлкә комитеты әмере белән вуз укытучысы иттеләр. Икенче курста җенем сөймәгән морфология фәненнән лекцияләр укырга куштылар. Нишлисең, башыңа төшсә, башмакчы буласың.
Менә беренче лекция. Керәм. Аягөсте басып каршы алалар. Иң арткы парта артында телеграмм баганасы буйлы Вазих Исхаков басып тора. Мин куркып калам. Үткән көнне генә якын дуслар идек, ә бүген мин — укытучы, Вазих — минем студентым. Киләчәктә ни булыр? Дуслыкны югалтумы бу? Әллә моның без көтмәгән башка серле ягы килеп чыгармы?
Лекциягә нык әзерләнәм, әлбәттә. 15-20 бит чамасы язам. Вазих алдында йөзне кызартмаска тырышам. Мәгәр көн-төн какланып утырам. Студентлар һәр сүземне яза бара. Бу мине шатландыра. Димәк, лекцияне яраталар.
Менә имтихан. Иң беренче кереп, Вазих билет ала. Утыра. Уйлана. Мәгәр язмый. Кергән алты студент арасыннан иң башта ук чыгып җавап бирә. “Отлично” чәпәдем тегеңә. Имтиханнан соң очрашкач, кочаклашып күрешеп, көлешеп алдык.
— Ну, әй, Суфиян, морфологияңдәге һәр грамматик күрсәткечеңне чәйни-чәйни ашаудан язып бетсәм — беттем, төн йокыларым качса — качты, “отлично”ңны барыбер чәлдердем, — дип елмайды Вазих.
Икенче курстан соң Вазих башкорт бүлегенә күчте. Радио комитетында эшли башлады. Көндезге вакыты — төп хезмәте өчен. Кичен укырга килә. Бер уйласаң, язарга вакыты бөтенләй юк. Барыбер яза иде ул. Кайчан? Төнләме? Җитмәсә, безгә шахматын күтәреп килергә дә вакыт таба иде ул. “Моның эчендә әллә Прометей уты бармы?” — дип уйлана идем.
Диплом алгач, янә татар бүлегенә күчте Вазих. Бу юлы инде укытучы булып. Бераздан соң ул мине лекциясенә чакырды. Кулында кош теле зурлык та кәгазь юк. Ике сәгать буе сөйләде. Безнең арада 10-15 ел укытып та кәгазьдән (шпаргалкасыннан) аерыла алмаган укытучылар һаман бар иде әле. Вазихны андыйлар рәтенә һич тә куеп булмый. Чөнки намуслы кеше иде ул. Студентка кеше фикерен генә чәйнәп бирү — вуз укытучысы өчен үзе бер намуссызлык. Вазих хисле кеше иде. Бу аның язучылык һөнәренә бәйле. Күп яза иде ул. Революционерлар турында язды. Бармак очыннан бал тамызырга тырышмады. Икенче төрле әйтсәк, Мулланур Вахитов, Хөсәен Ямашев кебек иле, ватаны, халкы өчен янып яшәгән революционерлар кызыксындырды аны. Хәтта аның үзен дә “революционер язучы” дип йөртә башладык. Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышында көрәшкән райондашы (Чакмагыш) Бәхтизин турындагы “Кыннан суырылды кылычлар” дигән романы Вазих Исхаковның туган җиренә, аның кешеләренә булган олы мәхәббәтен дә күрсәтте.
Җәмәгать эшләрендә йөзеп йөрде Вазих. Бервакыт аны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Хәким Гыйләҗевның ярдәмчесе итеп куйдылар. Эшне нык оештыра белә иде ул. Эчми. Тартмый. Ачык йөзле, шаян табигатьле, үткер сүзле дустым Вазих Исхаков тормыш авырлыкларына күкрәген куеп, шат күңел, күтәренке рух, изге ният белән яшәде. Тормыш иптәше Земфира ханым дөнья куйгач, Наилә исемле бик акыллы, чибәр, зирәк күңелле ханыма өйләнде. Тик Вазихның көтмәгәндә авыр чиргә юлыгуы гына нык тетрәндерде безне. Шулай да кат-кат операциягә дә артык бирешеп бармады ул. Утырып язу кадәресе бөтенләй бетте хәзер. Ниндидер бер биек өстәл ясатып, басып язу мөмкинлеген булдырды. Соңгы операциясеннән өенә кайткач, хатыным Рәхимә белән без Вазихның хәлен белергә үз фатирларына да бардык.
Нык ябыккан иде Вазих. Авыр тын ала. Шулай да моны сиздермәскә тырыша. Йөгерә-йөгерә табын әзерләгән Наилә ханымга берәр кызык әйтеп куя, безне көлдерердәй мәзәк тә сөйләп ала.
Вакытсыз алып киткән өчен газраилгә үпкәм бик зур, әлбәттә. Вазихның тууына яңа 80 ел тулды әле. 80 яшенә хәтле 80 китап чыгарырлык көч-куәт бар иде анда. Шулай да үкенү кебек хис-тойгыларга бирелергә ярамый. Бу гөнаһлы фани дөньяда кеше абруе еллар саны белән түгел, кылган хезмәте илаһилыгы кодрәте буенча исәпләнә. Батыр — үлеме белән дә матур.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Киләчәккә карыйм, акча саныйм...
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Киләчәккә карыйм, акча саныйм...
Ил иминлеге өчен тырышабыз!!
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Ил иминлеге өчен тырышабыз!!
Төбәкнең хокук сакчысы
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Төбәкнең хокук сакчысы
Киләчәгең ничек, авылым?
23-03-2017 :: Җәмгыять
Киләчәгең ничек, авылым?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»